Предоставлено Gismeteo.Ru
USD = 66.70 RUR
EUR = 75.25 RUR
ВАКЫЙГАЛАР
ТӨП ТЕМА
Әмирхан Еникинең тууына – 110 ел: “Телне эшләтә белергә кирәк”
Гөлинә Гыймадова
Әмирхан Еникинең тууына 100 ел тулуны Г.Камал театры бинасында билгеләп үткән идек. Шактый соңарып, ел азагында гына искә алынганы хәтердә калган. Быел театр затлы тамашачысын әдипнең туган көненә берничә көн кала җыйды. Еникинең 110 еллыгы “Җиз кыңгырау” әсәре каһарманы – җиз кыңгырау чыңы белән башланды.
ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ
/№ 22, 15.02.2019/
Әйдә барыйк, чүплек карыйк!
Чулпан Гарифуллина
Яшьләрнең һәрвакыт башкалардан аерылып торасы килә. Эмо, гот, панк – әллә кемнәрне күрдек. Ә менә фриганнар турында ишеткәнегез бар идеме? Болары чүплектә казына. Шул рәвешле исрафлыкка каршы торуларын әйтәләр. Нәрсә бу? Әйбернең кадерен белүме, әллә чираттагы сәерлекме?
Милли стратегия: кем яза, ә кем укый?
Рәшит Минһаҗ
Татар халкын саклау һәм үстерү стратегиясен ничегрәк язу кирәклеге турында сөйләшүләр дәвам итә. Бу юлы БТК Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Конгресс бинасына, “түгәрәк өстәл” янында сөйләшүгә журналистларны җыйды.
Хыяллану зарары (фикер)
Наил Шәрифуллин “Независимая газета” Кремль идеологы, “суверен демократия” теориясенең авторы Владислав Сурковның “Путинның озак дәүләте” дип аталган мәкаләсен бастырып чыгарды. Анда бүгенге режимның гомере ким дигәндә шушы гасыр ахырына чаклы дип билгеләнә. Сурковка ышанганда, система Путин хакимияттән киткәч тә озак еллар яшәячәк икән әле.
Әфган сабаклары (фикер)
Рәшит Фәтхрахманов
1989 елның февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару төгәлләнде. Бөтен СССР киңлекләрендә уллары армия яшенә җиткән әти-әниләр җиңел сулап куйды, 9 ел да 1 ай һәм 18 көн барган мәгънәсез сугышка нокта куелды. Бу көннәрдә әлеге вакыйгага 30 ел тулды. Әфганстанның канлы сабаклары онытылмаска тиеш иде кебек, әмма тарих кабатлана.
Белгечләрне ничек авылга кайтарырга? (сораштыру)
Рөстәм Миңнеханов Россия вузлары рейтингында соңгы урында барганнары өчен Казан аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе ректорларын тәнкыйтьләде. “Уку йортларын тәмамлаучыларның унсигез проценты гына авылга эшкә кайта. Мәсьәлә район башлыкларына да кагыла”, – диде Президент. Яшьләрне ничек җәлеп итәргә?
“Болай булмый, эшләгез!”
Эльвира Вәлиева
Шәхси эшмәкәрләрне бетмәс-төкәнмәс тикшерүләр белән куркытудан кайчан туктаячаклар? Рөстәм Миңнеханов ни өчен социаль-икътисади яктан алга китешле территория статусын алган шәһәрләрне тәнкыйть утына салды? Әлеге һәм башка сорауларга Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының уртак еллык коллегия утырышында җавап эзләделәр.
Теләк кенә түгел, нәтиҗә дә кирәк
Камил Сәгъдәтшин
“Казан Экспо” үзәгендә узган авыл хуҗалыгы форумында күргәннәрне язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Президент чыгышында авыл хуҗалыгы буенча эленке-салынкы эшләүче районнарга шактый ук тәнкыйть сүзләре яңгырады. Кайбер районнар өстәп язулар белән мавыга. Андый хәлләрнең ахыры хәерле булмаячак, дип кисәтте Рөстәм Мижнеханов.
Тайсуган Рембосы
Нарим Ихсанов
Заманында американнар төшергән “Рембо” исемле фильм бик популяр булды бездә. Танылган актер Сильвестор Сталлоне берничә серияле фильмда башбирмәс каһарман ролен башкарды. Шулардан “Рембо – 2” дигәне үземә аеруча нык тәэсир итте. Чөнки анык кебек үк каһарманлык кылган авылдашыбыз бар.
Авылда инглиз теле кирәкме?
Сәрия Мифтахова
Балтач районындагы Ярак Чурма авылында яшәүче сигез бала анасы Җәмилә Абдуллина балаларына инглиз телен өйрәткән. Хуҗабикә инглиз теле белгече түгел. “Биш яшькә кадәр алар белән туган телдә генә сөйләшәбез. Аннан инде инглизчә өйрәтә башлыйм”, – ди ул. Авылда инглизчә нигә кирәк?
“Башкалардан бер җирем дә ким түгел” (гыйбрәт)
Гөлгенә Шиһапова
Әлки районының Әхмәт авылында туып үскән “бәллүр кыз” Гөлназ Вәлиуллина белән без күптәннән таныш. Моннан алты ел элек, командировкага баргач, газетабыз журналисты Фәния Әхмәтҗанова аның турында бик сокланып язма әзерләгән иде. Гөлназ белән янә Казанда очраштык.
Һәркемгә рәхмәт! Халыктан җыелган акчаны балаларга таратабыз
Декабрь аенда Азат Фазлыев әнисенә зур суммада акча кирәклеген хәбәр итте. Исегезгә төшереп китәбез: Зөлфирә апага 10 миллион сум кирәк иде. Кем ничек булыша алды, шулай ярдәм кулы суздылар. Җырчылар хәйрия концертларында катнашты. Сәдака бирүчеләр дә, Алсу һәм Азат Фазлыевларга акчалата булышучы кешеләр булды.
Нурбәк Батулла: Премияләр өлкән буынга кирәгрәк
Гөлинә Гыймадова Калебчеләр барыбызның да ирекле, хөр булуыбызны тели. Моның өчен үз-үзебезгә корган киртәләрдән арынырга кирәк. Юкса күңелдә бөреләнгән идеяләрне тормышка ашырып булмаячак. Әбиләр ни әйтер, әти ни уйлар, җитәкче башка сукмасмы дигән киртәләр, калебчеләр әйтүенчә, театрга да, тамашачыга да зыянга. Иркенәер өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
“Гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим”
"Яңа Гасыр" каналы
Быел “Болгар радиосы”нда эфирга чыгучы “Нокта” тапшыруына 5 ел тула. Аның алып баручысы радиодагы иң чибәр, зирәк һәм җаваплы хезмәткәрләрнең берсе – Гөлназ Фәйзрахманова. “Нокта” тапшыруында ул радиотыңлаучыларның юридик сорауларына җавап-киңәшләрен бирә. Гөлназ белән радио һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.
“Мин исән, шуңа сөенәм”
Мәскәүдәге үзәк каналларның берсенә барып кайткач, Казанда яшәүче Айгөл Фазылова хакында сораучылар, кызыксынучылар күбәйде. Хәтта, редакциягә шалтыратып, ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен әйтүчеләр, хәлен сораучылар, баласын тәрбиягә алырга теләүчеләр бар. Айгөлгә хәзер түрәләрнең дә, табибларның да карашы үзгәргән.
Электр щеткасы яхшырак, әмма...
Фәния Фәизова
Бала чакта мәктәпкә теш табибы килгән көн бер дә истән чыкмый. Табиб абый авызны ачтырып кына карый да: “Кариес”, – дип, икенче укучыны чакыра. Һәркемне караган саен, шул серле сүзне әйтә. Сыйныфтагы 20дән артык бала барыбыз да кариеслы булып чыктык. Аның хакында теш табибы Диләрә Дәүләтгәрәева белән әңгәмә кордык.
"Каядыр мари карчыгы эзләп барганчы, үзебезнең хәзрәтләргә барсыннар"
Тотрыксыз заманда яшәгәнгәме, җәмгыятебездә һәртөрле авырулардан интегүчеләр артты. Кайбер чирләрне адәм баласы үзе уйлап, гөманлап китереп чыгара. Шул ук вакытта кешенең үз эчендә “казынуларына” бәйле булмаган авырулар да байтак, шуларның берсе – бозым, диләр. Бозымның барлыгына ышанасызмы? Аннан дәваланып буламы?
On-line хәбәрләр
17.02.2019 17:26
Татарстанда һава торышы бозыла
ЮХИДИ вәкилләре ерак юлга чыкмаска киңәш итә.
17.02.2019 17:18
Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 оборона күргәзмәсе экспозициясе белән танышты
Татарстан Президенты Абу-Даби шәһәренә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәре кыла.
17.02.2019 16:05
Мәскәүдә Муса Җәлил истәлегенә тагын бер көрәш бәйгесе узды
Турнирда төрле регион укучылары, Олимпик резервка керүче спорт мәктәпләре вәкилләре катнашкан.
16.02.2019 18:30
Журналист Венера Ихсанова вафат
Венера Ихсанова элеккеге "Яшь ленинчы" газетасының һәм "Азат хатын" журналының баш мөхәррире булып эшләгән.
16.02.2019 13:26
“Ак Барс” уенчылары Рөстәм Миңнехановка рюкзак бүләк иттеТатарстан Президенты плей-офф алдыннан хоккейчылар белән очрашты.
16.02.2019 13:16
ТР Хөкүмәте Йортында сәламәтлек саклау өлкәсен белгечләр белән тәэмин итү турында сөйләштеләр
Татарстан Президенты табиблар җитмәү бик кискен булуын ассызыклады.
Архив
Котлыйбыз!
Фотохәбәр
Акча тота беләсезме?
Видеохәбәр
Үзмәшгульләргә киңәш
Хәзрәт дигәч тә, без дә фәрештә түгел
“Ватаным Татарстан” газетасы 12нче хәйрия концертын уздырды
“Концертка киләләр, мәчеттә күренмиләр”
Әйбәт булсаң, әни диярмен!
Балтачны онытмагыз! Муса Җәлил турнирын кем отар?
Фарит 25.01.2019 10:44АФӘРИН
Фарит 25.01.2019 10:44
АФӘРИН
Гульгена 11.01.2019 12:40Туганнары җибәргән үтенечтә 7 миллион диелгән иде....
Гульгена 11.01.2019 12:40
Туганнары җибәргән үтенечтә 7 миллион диелгән иде....
Лейсан 11.01.2019 09:17Исәнмесез!Бөтен чыганакларда 45 миллион дип...
Лейсан 11.01.2019 09:17
Исәнмесез!Бөтен чыганакларда 45 миллион дип...
Әйтер сүзем бар
Кайсыгызның кулы җылы?
Безгә хәзер нишләргә?
Мамадыш шәһәрендә яшәүче Фирая һәм Минневәрис Мингалиевлардан редакциягә хат килеп төште. Минневәрис әфәнде – район газетасында мөхәррир урынбасары, Фирая ханым бизәлеш-биткә салучы булып эшли. “Бар өметебез – сездә”, – ди алар. Гаилә авыр хәлдә калган.
Сораштыру
Сез Яңа елны каршы алырга әзерме?
Әйе. Бүләкләр алынган, планнар корылган
Яңа Ел исә килә. Инде бер атна кибеттән кайтып кергән юк
Әлегә юк. Барысы да кесәдәге акчага бәйле
Бәйрәм кәефе сизелми әле. Эштән баш чыкмый
Нинди Яңа ел ул – бәйрәм итәргә бер теләк тә юк