ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 18.06.2019/

Кем син, татар кешесе?

 

Татар халкының үсеш стратегиясе бу сорауга җавап табу өчен дә кирәк. Билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ханов, республика парламентына еллык Юллама белән мөрә­җә­гать иткәндә, әнә шул мөһим документны әзерләү бурычын куйды. “ВТ” хәбәрчесе Татарстанның Премьер-министры урын­ба­сары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәй­хразиев белән әңгәмә корып, Милли стратегиянең ничек төзелүе һәм ни рәвешле тормышка ашырылачагы турында белеште.

1-7

– Васил әфәнде, күптән түгел Казан Кремлендә узган утырышта милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр турында фикер алышу булды. Әлеге чара барышында игътибарны җәлеп итәрлек мәгълүматлар да телгә алынды. Әйтик, Татарстанда яшәүче татарларның 87 проценты үз милләтен якын күрүен әйткән. Бу санны ничек бәяләр идегез?

 
– Беренчедән, минем бу санга ышанасым һәм аны объектив дип саныйсым килә. Килешәм, бер караганда, 100 процент булырга тиеш әлеге күрсәткеч. Тик чынбарлык башкачарак: кайбер татар гаиләләрендә тел югалып бара. Егетләребез-кызларыбыз, гаилә корганда, үзенә пар итеп башка милләт кешесен сайлый. Ассимиляция килеп чыга. Гаиләдә татар теле икенче телгә әйләнә. Икен­чедән, бу сан безне уйландырырга да тиеш. Әнә шул 87 процентны ничек киметмәскә, ни рәвешле сак­лап калырга, арттыру юлы бармы? Табиблар кебек дөрес диагноз куя белергә дә кирәк. Тагын бар әле андый саннар. Әйтик, 90нчы еллар башында татарлар арасында мәктәптә уку өчен татар телен сайлаучылар 91 процент булса, быел ул 69га калган. Моны әти-әниләр үзләре эшләгән бит.

 
– Инде, мәгариф мәсьәләсен телгә алгансыз икән, татар телен укытудагы үзгәрешләр, бер елдан артык дәвам иткән шау-шуның башка төбәкләрдә яшә­гән милләттәшләребезгә ничек йогынты ясаганы турында сорыйсы килә. Алар белән еш аралашасыз, кәефе ничек татар­ның?


– Дөресен әйткәндә, күп тө­бәк­ләрдә татар телен укыту бездәге кебек системага салынмаган, бу эш нигездә якшәмбе мәктәп­лә­рендә, мәчетләрдә оештырылган. Аларга бу үзгәрешләр турыдан-туры артык йогынты да ясамады. Әмма күзләре Татарстанга төбәл­гән. Бездәге вакыйгаларны күңел­ләре аша уздырдылар, борчылып тордылар. Бу хәлләр безне көч­лерәк итәргә, берләштерергә тиеш, дигән фикерләр ишетелә. Казан – безнең башкалабыз, татар иле­нә кайткач татарча аралашасы, татарча яшисе килә, дип безгә хәер-фатихаларын бирәләр һәм монда ныклабрак эшләүне тели­ләр.


– Шул ук вакытта җитәк­челәр авызыннан “тел гаиләдә өйрәтелсен” дигән сүзләр дә еш ишетелә. Тел мәсьәләсендә җаваплылык әти-әни җилкә­сенә генә йөкләнмиме?


– Җәмгыятьтә бөтен нәрсә матур итеп бүленгән. Аларның һәр­берсе эшләргә тиеш. Әйтик, менә син – татар егете. Өйләнергә ки­рәк, парны үзең эзлисең бит. Дәү­ләттән барып сорамыйсың. Дәүләт бары документ кына бирә. Балага исем сайлаганда да, дәүләттән сорамыйбыз. Ул балага нинди телдә дәшәсен дә дәүләттән сорамыйбыз. Әнә шул этапта балага әти-әнисе, әби-бабасы татарча тәрбия бирә алса, аннары инде татарча бакча таләп итсә, дәүләт аның те­ләген үтәргә тиеш. Мәктәп белән дә шул ук хәл. Әти-әниләр­нең 69 проценты гына татар теле дәресен сайлаган. Бер караганда, шөкер дә итәргә була. Икенче яктан, кайда калган 31 процент? Бөтен нәрсә гаиләдән башлана. Әмма дәүләт­нең дә эше зур. Мәсь­ә­ләнең финанс ягын, программасын, мөм­кинлек булдыруны кайгыртырга тиеш. Җаваплылыкны әти-әнигә генә тапшыру дөрес түгел.


– Кайгырту димәктән, Татар халкының үсеш стратегиясе дә әнә шул мөмкинлекләрне булдыру һәм аларны тәртипкә ки­терү өчен кирәк булачак. Бу документны әзерләү эше ничек бара?


– Еш кына Стратегияне план белән бутыйлар. Бу документ исә безнең өчен юнәлеш булачак. Берничә төркем белән эшлибез. Әлеге Стратегия һәрбер татар кешесен исәпкә алырга тиеш, аның рухын күтәрү, халыкны саклап калу өчен кирәк. Кабул ителгәч, анда язылганнарны үтәү өчен планнар корылачак. Өч план булачак. Беренчесе – кыска, 2020 нче елга кадәр булган вакыт өчен. Икенчесе – уртача вакыт өчен, 2030 елларга кадәр булырга тиеш. Өчен­чесе үз эченә 2050 елга кадәр вакытны алыр дип уйлыйбыз. Анда без телгә алган гаиләнең дә, дәүләтнең, әлбәттә инде, кешенең дә ниләр эшләргә тиешлеге язылачак.


Документ әзерләү өчен бер­ничә төркем төзелде. Татарстан Фәннәр академиясе төркеме бар, Мәрҗани исемендәге Тарих институтыныкы бар. Калганнар да тик утырмый. Аларда төрле юнә­леш буенча белгечләр җыелды, олысы бар, яшьрәге бар. Хәзер төп бурыч: шуны төркемнәрне бергә утыртып, фикерләрне берләш­те­рү.


– Ике татар булган җирдә өч оешма барлыкка килә, гадәттә. Берләштереп булырмы?


– Булыр, әлбәтә, бәхәсләр дә. Ләкин бу төркемнәр белән генә эш бетми бит әле. Үзбәкстан, Казахстан, Россия төбәкләреннән тәкъ­дим­нәр килә. Татарстан районнарын да онытмыйбыз. Килешәм, үз фикерен генә алга сөреп, башкаларны тыңламаучылар да юк түгел. Бездә демократия. Һәрбер кеше үз фикерен әйтә ала. Дөнья үзгәреп тора. Барысын да исәпкә алырга туры киләчәк. Эш бара, ә 30 август, ягъни Татарстан Республикасы көнендә, Стратегияне кабул итү планлаштырыла.

 
– Бездә шәп законнар кабул ителә. Тик аларны тормышка ашыра башлагач, еш кына мә­шәкатьләр килеп чыга. Әйтик, финанс ягы үтәлми.


– Стратегияне без татар кешесе өчен язабыз. Ә ул күп төрле. Бар Татарстанда яшәгәне, бар Сахалинда көн күргәне, бар Монреаль­дә торганы. Татарстанда үзебез­нең бюджет бар. Теге яки бу эшне башкарганда, муниципаль, республика һәм федераль бюджетлардан акча алабыз. Милләт өчен дә акча тотыла. Китап чыгарумы ул, клуб төзүме, бәйрәм уздырумы, башкасын эшләүме – бюджет бар. Миллиардлаган сум акча турында сүз бара. Стратегия барлыкка кил­гәч, әнә шул акчаның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тотылуын да аңлый алачакбыз. Россия күләмен­дә эшлә­гәндә, Татарстан бюджеты кулланыла алмый. Әмма төбәк­ләрнең үз акчасы бар. Татарлар анда актив-бердәм яшәсә, үзен күрсәтә алса, араларында депутатлар, җитәк­че­ләр, эшмәкәрләр булса, шул төбәк башлыкларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чит илләрдә дә мил­ләт­ләргә акча бүлеп бирәләр. Әлбәттә, Татарстаннан да ярдәм булачак. Шул ук китаплар бастыру, ТНВ-Планета каналы, “Ана теле” программасы, татар басмаларын интернет аша уку мөмкинлеге – болары да ярдәм бит.


Икенчедән, барысын да акчага гына кайтарып калдыру дөрес түгел. Идея, команда, мөмкинлек кирәк. Аннары менә шул финанс белән ныгытылырга тиеш. Иң элек акчаны алга куйган кеше белән сөйләшеп тә торасы юк. Башта теләк, аннары вакыт кирәк.


– Бу документ төзелгәндә, Россиянең дәүләт милли стратегиясе исәпкә алынамы?


– Татарлар – Россия күләмендә сан ягыннан икенче халык. Татарны саклап калабыз икән, илне дә саклап калабыз дигән сүз. Үзебез өчен генә түгел, Татарстан, ил өчен дә эшлибез. Монда бернинди каршы килү юк.


– Ничек уйлыйсыз, татарны бүген нәрсә берләштерә?


– Дөньяда 10 миллион татар яши. Бар татарча белгәннәре, бар белмәгәннәре дә. Аның каравы, рухы бар. Икесенә дә ярдәм итәргә кирәк. Мөселманнар бар, православлар, атеистлар бар. Берсен дә аерып калдыра алмыйбыз. Төп баганабыз нәрсә? Иң элек Казан белән Татарстан. Безнең Президентыбыз – бөтен татарларның президенты. Мондагы татарлар телебезне, гореф-гадәтләребезне сак­лап калып, читтә яшәүчеләргә үрнәк булырга тиешбез. Икенчесе – гаилә. Җиде буынны белергә ки­рәк. Әгәр синең җиде буын бабаң татар булган икән, нигә синең буында татарлык өзелергә тиеш? Әниең сине дөньяга китергән, өметләнеп, сиңа улым яки кызым дип дәшкән. Ничек инде син әти-әниең, әби-бабаңнар телен югалтырга тиеш? Бар, әлбәттә, читкә сибелгән кешеләр дә. Әйтик, кайдадыр читтәге бер төбәктә аралашырга бер татар да юк. Булса да, очраша алмыйлар. Ә безгә татар булып калырга нәрсә комачау итә?


– Кем ул татар кешесе? Формуласы бармы?


– Стратегия язганда әнә шул сорауларга җавап табып, халыкка аңлатырга тиешбез. Татар кешесе ул милләте өчен янып, милләте белән гоурланып яшәүче кеше. Телен белмәгән кешеләр арасында да милләткә бик зур файда ките­рүчеләр бар. Мәчетләр төзи, мәк­тәп оештыруга акча бирә. Икен­чесенең, бәлки, төртеп күрсәтер­лек бер эше дә юктыр. Аның каравы, ул балаларын татар итеп тәр­бияли алган. Икесенә дә рәхмәт, ике­се дә тырышкан. Әйтәм бит: без­гә татарларны аерырга ярамый. Киресенчә, берләшергә кирәк.


– Әлбәттә, конгресс барлык татарлар белән дә эшләргә тиеш. Шулай да, татарлар әле үз­аңын җуймаган, күбрәк яшәгән төбәкләргә зуррак игътибар бирергә кирәк түгелме? Һич югы, булганны саклап калу өчен.


– Кулда биш бармак бар. Кайсын тешләсәң дә, барысы да бертигез авырта. Ерак Көнчыгышта 46 мең татар яши. Әйтергә була, әл­бәттә, анда ук барып йөрмик, Башкортстандагы бер миллион белән эшлик дип. Юк, без беркемне дә ташлый алмыйбыз. Һәрбер татар кешесенә, татар җанлы кешегә яр­дәм кулы сузып яшәргә, бергә булырга кирәк. Килешәм, татарлар күп яшәгән төбәкләр бар. Аларның мәктәпләре дә бар, мәдәниятне, гореф-гадәтне саклау мөмкинлеге зур. Күбрәк кеше булгач, аларга игътибар да үзеннән-үзе зуррак килеп чыга инде.


– Татар конгрессы турында сөйләгәндә, Сабан туйлары уз­дыручы оешма дип атаучылар да юк түгел. Сезнең фикерегез ничек?


– Бу эшне бераз аңлап бе­тер­мәү аркасында чыккандыр ул сүз­ләр. Без бит Сабан туен елга 365 көн уздырмыйбыз. Татарстан­ның һәр районы һәм авылында, тө­бәкләрдә уза ул. Федераль Сабан туйлары икәү, Европаныкы бар, Ык буе районнары аерым оештыра. Безнең өчен гадәти вакыйга кебек ул. Әлбәттә, артык мавыгу булырга тиеш түгел. Бәлки без аны артык зур итеп күрсәтә­бездер. Ләкин бу бәйрәмнең Татарстан өчен – бер, ә чит төбәкләр өчен икенче мәгънәсе булуы турында да онытырга ярамый. Бардык, җырладык, биедек, ашаттык та кайтып киттек кенә түгел. Сабан туе аша милләтебезнең спортын, ризыгын, тормышын күрсәтәбез. Әйтик, федераль дәрәҗәдә оештырылачак киләсе бәйрәм Новосибирскида узачак. Ул бит – җирле җитәкчеләргә татарларны күрсәтү дигән сүз. Шул рәвешле әлеге төбәктә көн күргән милләттәш­лә­ребезгә ярдәм итү мөмкинлеге дә табыла. Бу бәйрәмне башкачарак итеп оештыру теләгем бар. Әйтик, Сабан туе буласы төбәкне актарып, анда татар тормышын эз­ләргә була. Барсын галимнә­ребез, шөгыльләнсен шуның белән.


– Сабан туе ярдәме белән Татар елын уздыру кебек килеп чыга инде.


– Әйе, теләк шундый. Энциклопедия әзерләргә мөмкин. Төбәк­ләр арасында килешүләр бар. Шуның кысасында хезмәттәш­лек­не дә арттыра алабыз. Сабан туе әнә шул чараларның төп вакыйгасына әвереләчәк.


– Елга нинди нәтиҗә ясый аласыз?


– 2018 елга рәхмәт. Татар халкы, конгрессы өчен эшлекле, актив һәм сыйфатлы булды. Эш алымнарын үзгәртә башладык. Очрашулардан соң кая барып җитмәгәнне, нәрсәнең читтә калганын күрәбез. Хаталар өстендә эшлибез һәм эшләячәкбез. Бергә эшләгән өчен барыбызга да рәхмәт. Киләсе елга планнар бар, Яңа елдан соң бу эш дәвам итәчәк.


– Ел татары дип кемне сайлар идегез?


– Милли Шура җитәкчесе өчен 10 миллион татарның барысы да – ел кешеләре.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 1, 01.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр