ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 91, 27.06.2017/

//

Сез нәрсә белән горурланасыз?


Россия халкының 67 проценты илнең хәзерге торышы белән горурлана. Респондентларның 25 проценты исә киресенчә, илдәге бүгенге вәзгыятьтән канәгать түгел. «Левада” үзәге тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Россиядәге тормыштан канәгать булучыларның 40 проценты – илнең табигый байлыклары һәм тарихы белән, 36 проценты кораллы көчләре белән горурлана. Респондентларның 29 проценты исә илнең зурлыгын, мәдәниятының байлыгын телгән алган. Россиянең спорт өлкәсендәге уңышлары (24 процент), халыкара мәйданда  тоткан урыны (23 процент), фән өлкәсендәге заманча казанышлар (14 процент) белән горурланучылар да бар. Ә сез нәрсә белән горурланасыз?
1-2
Резеда ТӨХФӘТУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты:


– Мин бүген үзем белән горурланам. Мин үз-үземә хыянәт итмәдем. Тырышдлыгым, өрес, тәртипле юлда булуым белән, авылдан килеп, Татарстан тарихында үз исемемне булдырып, ниндидер өлеш кертүем белән горурланам. Мин үземнең илемнең патриоты дип санамыйм. Бәлки, башка илдә яшәп карамаганга шулайдыр. Дөрес, ил бөтен кешегә шәхсән якын килеп, һәркемне кайгыртып бетерә алмый. Шулай да кеше илендә үзен хокуксыз, яклаучысыз тойган шартларда мин аның белән горурланам дип әйтә алмыйм. Сүз дә юк, Татарстаныбызга бик сокланам. Соңгы елларда күзгә күренеп алга китте. Тик аның да күңелгә тия торган җитешсезлекләре шактый.


Әбри ХӘБРИЕВ, “Татар радиосы” ди-джее:


– Горурлык хисе бар, әлбәттә. Әйтик, илебез белән Ельцин идарә иткән вакыт белән бүгенгесен чагыштырсан, аерма гаять зур. Ул вакытта халык ничек яшәгән дә хәзер ничек яши! Аерма сизеләдер. Советлар созы таркалгач, дөньякүләм мәйданда Россияне изсәләр, сүз әйтергә ирек бирмәсәләр, хәзер киресенчә, илебезнең үз урыны бар һәм ул исемлек ахырында түгел. Барысы да идеаль түгел, әлбәттә. Җитешсезлекләр дә күп. Тик алар өчтендә эшләрләр, миңа калса. Бу – вакыт күрсәткече. Моннан тыш мин иң беренче чирата татар булуым, авыл баласы булуым белән горурланам. Гади булуым да горурлык хисе уята. Яраткан эшем, гаиләм, дусларым, торыр җирем, әнием һәм туганнарым исән булу, аларга ярдәм итә алуым, миңа калса, иң зур горурлык хиседер.


Лидия КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районының Усали мәктәбе
укытучысы:


– Без – октябрят, пионер, комсомол баскычын узган балалар –  туган илебезнең чын патриоты булып тәрбияләнгән буын бит. Безгә бу горурлык хисе сабый чактан салынган. Үзебезнең илдә яшәп, үз илеңне сөйми мөмкин түгелдер ул. Россия белән горурланам, билгеле. Табигый байлыгы белән дә, спорттагы уңышлары белән дә, хәрби көче белән дә горурланам. Хәрби яктан көчсез булса, башка көчле илләр санламас иде, анысы да кирәк. Тик сугышларда гына күрсәтергә язмасын ул көчне. Горурлык хисләрен данлы үткәнебез тагын да арттыра. 1612, 1812 нче Ватанны яклау сугышлары, Бөек Ватан сугышынды җиңүләр сокландыра мине. Без, гомумән, ватанпәрвар халык бит. Шулай булмаса, зур җиңүләр яуларлык халык була да алмас идек. Укытучы буларак максатым да хәзерге буында ватанпәрварлык хисләре тәрбияләү. Бу хисләрне яшь буында да юк дип әйтә алмыйм. Аларның бу хисе бераз үзгәрәк билгеле, ләкин аларда да горурлану хисе бар. Кирәк булганда алар да Ватаныбызны сакларга әзер дип уйлыйм.


Рәзинә СИБГАТУЛЛИНА, Нурлат районының 5 нче номерлы “Камыр Батыр” балалар бакчасы тәрбиячесе:


– Мин иң беренче чиратта әби-бабамның исән-сау булуы белән горурланам. Шуннан да зур бәхет юк. Россиягә килгәндә, мин үземне илнең табигый байлыклары һәм тарихы белән, аның зурлыгы, мәдәни байлыгы белән горуланучылар рәтенә кертер идем.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 65, 06.05.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр