ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 180, 12.12.2018/

Кычытмаганда кашынумы?


Белүебезчә, шушы айда Чечня парламенты Дәүләт Думасына канун инициативасы белән чыкты. Россиядә Президент үз постында өченче тапкырга, хәтта күбрәк вакытка да кала алу мөмкинлеген кертергә, законлаштырырга кирәк икән. Имеш, Кытай андый үзгәрешләрне кертте һәм ул әлеге гамәлдән бары отачак гына.

2-3
Өченче срокмы, әллә бишенчеме? Президент срокларында инде бутала да башладык кебек. Шушы ай башындагы инаугурациядән соң Россия Илбашының кәнәфигә дүртенче тапкыр утырганын беләбез. Ә 2008 – 2012 еллардагы тәнә­фес­не искә алып санаганда, аның алты елга сузылачак икенче срогы башланды. Һәм менә постка басуга ук шундый тәкъдим.


Чынлыкта тәкъдимнең Мәскәүдән, Президент Администрациясеннән тө­шерелү ихтималын да бөтенләй читкә какмастан, аны каты авторитар республикасында үзе баш та, үзе түш тә булган Рамзан Кадыйровтан дип аңларга кирәктер. Чөнки парламент дигәннәре аларда чып-чын бер декорация һәм Думадан да өлгеррәк “принтер”.


Чечня 2006 елда ук Россия Конс­титуциясенең 81 маддәсен, аның 3 пунк­тын үзгәртү, ягъни Илбашына өч яки аннан да күбрәк срокка юл ачу башлангычы белән чыккан иде инде. Ул вакыттагы Дума, әйтергә кирәк, Кремльнең юридик бүлегенә әле әйләнеп бетмәгән, күпмедер үз йөзе булган парламент, ул башлангычны кире кагарга үзендә көч тапты. Әмма тагын ике елдан Президентның идарә срогы 4тән 6 елга кадәр озынайтылды. Ягъни алда күрсәтелгән маддәнең 1 пунк­ты үзгәртелде.


2010 елда Чечня җитәкчелегенең янә кычытмаган җирен кашып: “Илдә бер ге­нә Президент булырга тиеш”, – дип сөрән салуын хәтерлибез. Шул ук елны Дума республика җитәкчеләрен Президент дип атауны тыйган законны кабул итеп тә куйды. Җыеп әйткәндә, Кадыйров Мәскәүгә йөз процент кына түгел, ике йөз процент лояльлек күрсәтеп, җае чыккан саен кой­рык болгап кына калмый, Кремльнең теләкләрен алдан сизәргә һәм үтәргә дә тырыша. Болай кылануның төп сәбәбе – Үзәкне киләчәктә дә моңарчы сауган кебек савып, аласын алып килү, аннан ясак каеру. Халкы бер миллионнан аз гына арткан төбәккә ел саен ишелеп торган 40 – 45 млрд сум (кайбер чыганаклар 90 – 100 млрд, ди) бер дә артык түгел. Республикада нефть чыкканын, нефть эшкәртү пред­приятиеләре булганын да искә алыйк. Гроз­ный каласын күргәннәр аны бүген икенче Дубайга тиңли. Монысы бер яктан.


Икенче яктан, Чечнядагы халыкның 90 проценттан артыгы чеченнар булу белән бер рәттән, әлеге халыктагы көчле милли менталитетны, пассионарлыкны да билгелисе килә. Холык-фигыль татарныкыннан нык аерыла: кыю, тәвәккәл, язмышына битараф булмаган үҗәт халык. Ә инде телгә, мәдәнияткә, дингә һәм үз-үзләренә олы хөрмәт белән сугарылган милли аң яшәгәндә ассимиляция, инкыйраз дип һич кайгырасы түгел. Мәскәү алып барган бүгенге милли сәясәтнең тәэсире аларга аз. Кыскасы, Чечняга Россия эчендәге хәзерге тормыш, оҗмах ук булмаса да, бер дә зарланырлык түгел. Донор төбәкләр хисабына баеп ятканда, инкыйраз чабудан тартмаганда нигә әле аның саен Мәскәүнең салпы ягына салам кыстырып, режимга дифирамблар укып тормаска? Илдә власть, вәзгыять алышынган тәкъдирдә өстенлек, ташламалар әллә кала, акча яңгыры әллә ява, әллә юк. Әмма Чечня җитәкчелегеннән даими чыгып торган шикле ул башлангычларны башка милләтләр мәнфәгатьләренә каршы провокация, минминлекле оятсызлык дип атау да артык булмас кебек.


Чечнядан аермалы буларак, Татарстан өчен Россиядәге сәяси режимның консервацияләнүендә бер генә яхшылык та юк. Бүгенге перманент һөҗүм дәвам иткәндә, өченче срок азагына (2030 елга) Россия уртасында калып, таралып-сибе­леп яшәгән милләтләр нинди хәлдә булачак, күзаллау шактый кыен. Милли республикалар, федератив төзелеш ул дәвергә тарихта гына калырга да мөмкин. Ә чечен халкы республикасыз да юкка чыкмаячак. Ә аннары... Аерым лидерлар, кәнәфилә­ре­нә бүген күпме генә ябышсалар да, дөнья­да беркем дә мәңгелек түгел. Россиягә дә иртәме-соңмы Европа кыйм­мәтләре, хөр­лек киләчәк. Милләт сау, тел, мәдәният, гореф-гадәтләр сакланган икән, демократия шартларында милли субъектлык кына түгел, бәйсезлек тә ерак йөрми. Чеченнарның бу җәһәттән хәле өметле, ә менә безгә – татарга шул елларга кадәр аякта каласы иде...


Дәүләт Думасы Конституциягә кагылырмы? Сорау шактый урынсыз. Президент ни дип әйтсә, шулай булачак. Әлегә проект парламентта каралган формаль процедуралар аша үтә: аны теркәделәр, алдан карау да булды. 21 майдан документ Дәүләт төзелеше һәм законлылык комитетында. Аннары беренче укылыш. Шул укылыш, миңа калса, җилнең кая таба искәнен тәгаен әйтеп бирәчәк тә инде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 74, 26.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр