ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

Барлык уйлар “Ватаным”га илтә


“Ватаным Татарстан”га беренче тапкыр хәбәрче булып эшкә килгәч, мин адашым Фәния Арсланова урынын биләдем. Әлбәттә, монда сүз өстәл-урындык турында гына бара. Ул бу вакытта икенче баласы белән декрет ялында утыра иде. Студент эскәмиясеннән шушындый олпат басмада эшләргә батырчылык иткән Фәниянең, сүз дә юк, газетада үз урыны бик саллы.

31
Кайчак, тормышка азрак үзгәртүләр кертү җә­һәтеннән, күрәсең, бу теманы алыштырырга талпынып караса да, җитәкчеләр аңа яңадан үз урынына кайтырга тәкъдим итәләр, чөн­ки социаль мәсьә­лә­ләрне, биг­рәк тә медицина темасын Фәния биш бармагы кебек белә. Ярдәм сорап килүче­ләрне дә кире бормый ул. Кирәкле табиблар белән очрашырга ярдәм итә, хәл­ләрен гел сорашып тора. Бу җәһәттән: “Кеше минем янга тиктомалга килми бит инде”, – дип фәлсәфә кора.

Язмыш

– Язмыштыр инде, – ди ул, бу хакта сүз башлагач. – Мин кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыялланган идем. Дүрт апам, өч абыем (икесе мәрхүм инде) янына әнием Сәлимә белән әтием Насыйбулла мине олыгайган көннәрендә генә алып кайталар. Шуңа гаиләдә наз да, игътибар да миңа күбрәк эләкте кебек. Әниемнең: “Кызым, миһер­банлы, шәфкатьле бул. Ке­шеләргә ярдәмең тисен”, – дигән сүзләре аеруча хә­тергә сеңеп калган. Шул әманәтне үтәү йөзеннән дә шәфкать туташы һөнәрен сайладым кебек. Үзгәреш­ләрне Лаеш районындагы туган авылым Хәерби мәк­тәбендә татар теле укытучысы Роза апа Кушмина кертте. “Син иншаларны бик яхшы язасың, сөйләм те­лең дә әйбәт. Татар теле укытучысы булырга кирәк сиңа”, – дип өздереп әйтте.


Документлар илтә баргач, Фәния журналистика бүлеге турында ишетә. Кызыксынуы чиксез була. Газеталарда басылган язмалары, шигырьләре дә әллә никадәр бит. Тиз генә районга юл тота да, иҗади имтихан бирергә дип, барысын да туплап килә...

Уфага барып кайтырга кирәк

Фәния журналист һөнә­ренең рәхәт мизгелләрен дә, ни дәрәҗәдә җаваплы икәнен дә студент елларында ук татый. Аны практикага Ульян шәһәрендә нәшер ителүче “Өмет” газетасына җибәрәләр. Якын кешеләре кебек каршы алалар, урнаштыралар, эшләр өчен шартлар тудыралар. Кыскасы, шунда ул журналистның бик кирәкле һөнәр икәненә тәмам инанып кайта. Ә менә Яшел Үзәндәге картлар йор­тына барып, үзе әйт­мешли, бер яклырак кына өйрәнелгән язмасы чыккач, аны судка бирү белән өр­кетәләр.


– Әле ярый шул чакта кафедра җитәкчесе Флорид Әгъзамов, газетаның ул вакыттагы мөхәррире Мөнир Әһлиуллин кебек олпат остазларым булды. Ачуланмадылар да, әрләмәделәр дә. “Андый хәлләр була инде ул”, – дип юаттылар да әле. “Уфага барып кайтырга кирәк”, – диделәр. Язма ге­роеның туганнары шунда яши иде. Дус кызым журналист Роза Нургалиева белән киттек. Аң­лаштык. Гафу үтен­дек. Кит­кәндә хәтта күчтәнәч тә бир­деләр. Тик алырга гына курыктык. “Журналистка әйбер алырга ярамый” дигән гый­барә ул вакытта ук башка сеңгән иде. Үзләре күрмә­гәндә, карават астына тыгып калдырдык. Шунда мин бө­тен нәрсәне тәгаен ачыклап язарга кирәк икәнлегенә тагын бер кат төшендем.


“Акылга утырта” торган андый мизгелләре күп була әле Фәниянең. Сабада да юлыга ул мондый хәлгә. Шулай бервакыт ике күрше арасындагы низаг турында язып чыга. Эш зурга китә. Алдында көмәнле хатын утырганын күреп, район­ның ул вакыттагы башлыгы Фәрит Гыйльмиев аның хәленә керә: “Сеңлем, дөнья күргән кеше буларак әйтәм, күршеләр, туганнар, ир белән хатын арасына бервакытта да кермә”, – ди.

“Ватаным”

Фәния үзе: “Үткәннәр турында уйласаң, барлык уйлар “Ватаным”га илтә”, – дип әйтергә ярата. Монда, үз ягымны кайгыртам да аннары китеп барам, дигән кеше эшли алмый, ди. Коллективка килеп керүе дә кызык кына була аның. Бервакыт шулай аңа төркем­дәше Лилия Ибниева мөрә­җәгать итә. Фәнзаман Баттал хакында курс эше яза икән бу. Үзе аның янына барырга курка: кызларны ярата икән, дип сөйләгәннәр. Фәния белән икәүләп ки­тәләр. Баксаң, бер дә куркыныч кеше булып чыкмый Фәнзаман ага. Бу очрашудан соң ул аларны балаларыдай якын күреп, гел булышып яши. Мөхәррир бе­лән сөйләшеп, Фәнияне “Ва­таным”га эшкә дә урнаш­тыра.


– Ул вакытта редакциядә хатын-кызлар берничә генә иде. Барысы да – зыялы, олпат ир-атлар. Бүгенге күз­лектән бәяләгәндә, һәр­бер­се – шәхес. Мин “Совет тө­зелеше” дигән бүлеккә, Мирхәт абый Хөснуллин бе­лән бер бүлмәгә эләктем. Ул бик күп нәрсәгә өйрәтте. “Халыкка хезмәт итсәң генә яхшы журналист буласың”, – дигән сүзләре хәтергә нык уелып калган. “Журналист кыю фикерен көн саен әйтеп тора алмый, әмма кирәк булганда әйтә”, – дигән сүзләр дә аныкы.

Нинди абый белән сөйләштең?

– Безне хәзер кыюсызлыкта гаепләүчеләр күп. Әмма каныма сеңгәндер инде, мин үзем һәр гамә­лемне, кешегә зыян китер­мәсәм ярар иде дип кылам, – ди Фәния, фикерен дәвам иттереп. – Бу гаилә тәрбия­сеннән дә киләдер дип уйлыйм. Әтием ятим үскән, әниләремне кулак дип йортларыннан куып чыгарганнар. Алар гомер буе бик сак булып яшәделәр кебек тоела миңа. Туганнар белән дустанә аралашып яшәү дә – әти-әни тәрбиясе. Төп нигездә Фәрит абый белән киленебез Гүзәлия үзлә­ренә гел кунакка чакырып тора. Шөкер, балаларыбызга да күчкән игелек­ле сыйфатлар. Олы кызым Гөлнара Төркиядә укып кайтты. Кечесе Алия дә, мәктәпне тәмамлагач, татар дөнья­сы­на хезмәт итүдән ерак кит­мәс дип уйлыйм.


Гомумән, Фәния “журналист яшәгән гаиләдә аерым бер мохит пәйда була” дигән фикердә. Шул уңай­дан бер истәлек тә сөйләп алды.


– Өйләнешкәч тә, тугыз ел буена тулай торак бүлмәсендә яшәдек. Ирем Илгиз: “Нишләп төн буе утырасың?”, “Нишләп балаларны ташлап командировкаларга чыгып китәсең?” – дип, ник бер сүз әйтсен. Бервакыт шулай ирем үзе командировкага киткән иде. Кызымны йоклаттым да төн буе диктофон тыңлап (колакчыннар дефицит чак) язып утырдым. Иртәгесен кызым: “Әни, кичә төн буе өстәл янында нинди абый белән сөйләшеп чыктың син?” – дип сорады...

 

  • Хезмәттәшебез Фәния Арсланованың шушы көннәрдә – түгәрәк юбилее. Аңа исәнлек-саулык, гаилә тынычлыгы, балаларының игелеген күреп, тигезлектә яшәвен телибез. Иҗаты белән барыбызны да сөендереп торсын!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 79, 04.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр