ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

Аек башта – аек авыл. Ураза аенда аракы сату кимегән, ә сыра – юк

 

Белгечләр әйтүенчә, бүген Рос­сиядә яшәүче һәр өч кешенең берсе генә хәмер белән дус түгел. Калганнар вакыт-вакыт кына булса да “капкалап” куя. Татарстанда андыйлар Лаеш районында күбрәк, ә менә Кукмара районының Аш-Буҗи авылында берәү дә юк. Хәмердән тыелып буламы? Әлеге сорауга җавапны “ВТ” хәбәрчесе эзләде.

71  
Берәү, икәү... җидәү

Хәмердән тыелу өчен күп ки­рәкме? Узган айда башкала кибет­ләрендә спиртлы эчемлекләр сату күләме кимегән. Сатучылар әнә шулай ди.


– Елдан-ел ураза вакытында хә­мер чагыштырмача азрак сатыла, – ди Казандагы гипермаркетларның берсендә директор урынбасары булып эшләүче Лилия Вәлиева. – Барыннан да бигрәк аракыга сорау кими. Халыкны төрле ташламалар да артык кызыктырмый хәтта. Хәер, бу аңлашыла да. Гадәттә, ташламалар чорында туй, юбилей ише мәҗлесләргә күпләп “акбаш” сатып алсалар, Рамазан аенда хәмерле бәйрәмнәр бик үткәрмәскә тырышалар бит. Сыра сату күләме генә кимеми диярлек.


Билгеле булганча, быел бер төркем җәмәгать эшлеклесе, Рамазан аенда республикада хәмер сатуга чик куюны сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Бу уңайдан җитәкчелек фикере дә билгеле.


– Татарстан – күпмилләтле рес­публика, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова. – Без барлык халыкларның да дини карашларына зур хөрмәт белән карыйбыз. Теге яки бу карар кабул иткәндә Татарстан Президенты фәкать республикада яшәүчеләр мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә. Әлеге мәсьәләдә бөтен җәмәгать­челек фикере мөһим.


Кыскасы, халык үзе хәл итсен. Актаныштагы кебек, мәсәлән. Район­ның берничә авылында ура­зада хәмер сатуны тыйдылар. Моны халык үзе сораган.


– Барысы җиде авыл җирле­гендә хәмер сатылмады, – ди Актаныш районы матбугат хезмәте җи­тәкчесе Ләйсән Тимерова. – Бер­ничә ел дәвамында авыл җирлек­ләре башлыклары халык белән сөйләшеп, Рамазан аенда шундый мөрәҗәгать белән чыга, һәм кибет хуҗалары хәмер сатмый. Бу матур традицияне Иске Айман җирле­генең элеккеге башлыгы Мулланур Кашапов башлап җибәргән иде. Алар халык белән сөйләшеп, үзлә­рен “хәмерсез авыл” дип игълан итте. Баштарак берничә генә авыл шулай эшләсә, тора-бара аларның саны артты. Быел Иске Айман, Әтәс, Түке, Кәзкәй, Усы, Аккүз, Теләкәй җирлекләрендә хәмер сатмадылар.


“Бии дә йокларга ята”

 
Бу атнада Татарстан районнарында Сабантуйлар гөрләячәк. Шөкер, республикада бәйрәмне хә­мерсез уздыру да гадәткә әве­релде. Хәзер Сабантуйда элеккеге кебек аракы сатмыйлар. Мәй­дан­нан салмыш кайту, өелешеп сугышу кебек күренешләр дә онытылып бара.


– Бүген бу хакта әйтеп, искә төшереп торасы да юк, – ди Арча районы башкарма комитеты җи­тәк­чесе урынбасары Рамил Гариф­җанов. – Сабантуй гына түгел, райондагы бик күп кенә бәйрәмнәр хәмерсез уза. Җирлек башлыклары бу хакта хәбәрдар, үзләре белеп эшлиләр. Моңа бәйле бернинди проблема килеп чыкканы юк. Халык ияләште. Сатучылар да аңлады. Аракы сатып кына бизнес ясап булмый. Сабантуй башланыр алдыннан сату нокталарын тагын бер кат карап, күзәтеп чыгабыз, әлбәттә. Әлеге мәсьәлә даими контрольдә тора. Тик районда тәртип бозган кешеләрне күргәнебез юк. Читтән килгән сатучылар арасында хәмер сатарга теләүчеләр, сирәк булса да, очраштыргалый. Андыйларга каршы шунда ук тиешле чарасын кү­рәбез. Хәмерсез дә матур итеп бәйрәм оештырып, кешенең күңе­лен күреп була. Исерткеч эчем­лекләр  бәйрәм күрке булырга тиеш түгел. Моны онытырга кирәк. Ә эчәсе килгән кеше барыбер җаен таба ул.


Канун коткарырмы?


Илнең иң күп эчә торган тө­бәкләре дә билгеле. Узган ел нәти­җәләре буенча, Ненец автоном округы (җан башына – 28,6 литр), Сахалин (28,3 литр) һәм Магаданда (26,5 литр) хәмер белән дус булучылар күбрәк. Исемлек ахырында – Чечня, Ингушетия һәм Дагыстан.


Татарстан исә – алтын урталыкта (15 литр). Тик бу очракта, моңа сөенергә дә, көенергә белмәссең. Республикада эчүчеләр Лаеш районында күбрәк. Биредә җан башына уртача 18 литр хәмер туры килә. Икенче урында – Казан (17 литр). Беренче өчлеккә Бөгелмә районы (16,9 литр) да эләккән. Ә иң аек халык Аксубай районында (7 литр) яши.


Ярар, өлкәннәр аңлы рәвештә хәмер куллана, ди. Ә менә яшь­ләрне “яшел елан”нан канун ярдә­мендә коткармакчылар. Илнең Сә­ламәтлек саклау министрлыгы 2020 елдан башлап спиртлы эчем­лекләрне 21 яшьтән соң гына сатарга рөхсәт итмәкче. Яшьләр арасында хәмер куллану – аларның сәламәтлегенә генә түгел, килә­чәктә аларның эчкечегә әйләнеп китү ихтималына да турыдан-туры тәэсир итә, дигәннәр министрлыкта. Илдә үткәрелгән соңгы сораш­тыруларның берсеннән күренгән­чә, россиялеләрнең 60 проценты алкогольле эчемлекләргә бәйле кануннарны кырысландыруны хуп­лый. Тик Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәр­рахов алар сафында түгел, ахры. “Мин артык чикләүләргә каршы. Хәмер куллану начар, әлбәттә. Әм­ма без яңа канун китерергә мөмкин булган барлык нәтиҗә­ләрне дә исәпкә алырга, каршы якның фикерен ишетергә тиеш”, – дигән ул шушы көннәрдә генә журналистлар белән аралашканда.


Хәмергә бәйле тагын бер канун проектының көймәсе комга те­рәлде. Хәтерләсәгез, узган ел ахырында Дәүләт Думасы депутатлары Владимир Сысоев һәм Вадим Деньгин спиртлы эчемлекләрне кибеттә ташлама белән сатуны, гомумән дә, тыярга тәкъдим иткән иде. Әйтү­ләренә караганда, 40–50 процентка җиткән ташламаларга кызыгып, халык өйдә булып торсын дигән уй белән генә дә хәмер сатып ала. Димәк, эчкечелек тә арта. Тик акча исе чыккан җирдә тиз генә уртак фикергә килә алмадылар.


Аек акыллы авыл


Теләк булса, бернинди канун кирәкми. Кукмара районының Аш-Буҗи авылында инде ун елдан артык хәмер сатмыйлар. Сала мәхәл­ләсе шулай хәл иткән.


– Авылда 700дән артык кеше яши, дүрт кибет эшли, – дип сөй­ләде “ВТ” хәбәрчесенә Аш-Буҗи мәчете имам-хатыйбы Мансур Тимеров. – Бөтен хикмәт – иманда. Ара­кыдан котылу да авыл хал­кының дингә кереп китүенә бәйле. Аракы – бозыклыкның анасы. Ә иман булса, хәмер кирәкми. Салада яшәү­челәрнең күбесе диндә дисәм, ялгыш булмас. Аракы сатуны ничек бетерергә икән дип, мә­четтә бер­гәләп уйлаштык, ки­ңәш­тек. Хәрам­га халык каршы чыкмады. Бөтенесе риза булды. Кибет хуҗалары да – иманлы кешеләр. Кайберсе үзе сатмады, икенче­ләре, сөйләшкәч, каршы килмәде. Баштарак югарыдан кибеткә аракы куярга кыстап та караганнар. Шөкер, бүген авылдагы дүрт ки­бетнең берсендә дә хәмер сатылмый. “Ник сатмыйсыз?“ – дип сорап керүче дә юк. Без тырышлык кылдык, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән үзе бетте, әлхәмдүлилләһ!


Мансур Тимеров әйтүенчә, Аш-Буҗи элек-электән укымышлы, дини авыл булган. Совет хакимияте заманында да салада гает, җомга намазлары туктап тормады дип искә алды ул. Дөрес, берара мә­четсез яшәгәннәр.


– Җимерелеп төшәргә мөмкин дип, мәхәллә манарасын төшерер­гә туры килгән. 1991 елда яңа мәчет салып чыктык. Җомга көнне мәчет­кә 70–80 кеше йөри. Аракы сатуны туктатканнан бирле, авылда үзгә­решләр шактый. Урамда исе­рекләр калмады. Бозыклык күренми, урлау юк. Урамнан узып баручы кечкенә генә балалар да: “Әссәламе­га­ләй­кем!” – дип исәнләшә.


Исереккә диңгез тубыктан


Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, былтыр республикада 5,8 миллион декалитр (1 декалитрда – 10 литр) алкогольле продукция сатылган. Чагыштыру өчен, алдагы елны да шул ук күләмдә хәмер эчкәнбез. 2018 елда Татарстанда сыра чөмерүчеләр 8 процентка арткан. Сату күләме 17,2 миллион декалитрга җиткән.


Хәмер базарында канун бозуга бәйле очраклар да күбрәк сыра сатучыларга туры килә, ди белгечләр. Штрафларга карамастан, сәүдә вакытына бәйле таләпләрне үтәргә теләмиләр. Былтыр 8 меңгә якын сәүдә ноктасын тикшергәннәр. Барлыгы 506 очракта, ягъни һәр 17 нче кибеттә иртә таңнан да, төнлә дә хәмер сатулары ачыкланган. Канун бозучыларның 95 проценты нәкъ менә сыра тәкъдим итә. Узган ел намуссыз сатучыларга 50 миллион сумлык штраф салынган.


Хәмер сатучыларга гына түгел, аны сатып алучыларга да моның өчен кыйммәт түләргә туры кил­мәгәе. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе мәгълүмат­лары­на караганда, быелның беренче чи­регендә генә дә республикада 133 кеше ялган аракыдан агуланган. Ни кызганыч, 57 кешенең гомерен коткарып кала алмаганнар. Былтыр ел дәвамында хәмер­дән агулануга бәй­­ле 547 очрак теркәлгән. Татарстанда яшәүче 187 кеше ялган аракыдан җан тәслим кылган. Ни дисәң дә, эчкән кешегә диңгез тубыктан. Ул хәмернең сыйфатына да, бәясенә дә карап тормый. Кулына ни эләксә, шуны эчә. Бигрәк тә очсызрагы булса.


Рәсми мәгълүматларга караганда, илдә 2 миллион чамасы эчкече исәпләнә. Белгечләр исә, аларның саны дүрт-биш тапкыр күбрәк, дип тәкрарлый. “Акбаш”­ның якын дус­тына әйләнгән бөтен кеше дә табиб­лар янына барып егылмый бит. Татарстан Сәламәт­лек саклау ми­нистр­лыгы хәбәр итүенчә, былтыр рес­публикада 27980 эчкече тер­кәл­гән. Алдагы елны диспансер исә­бендә торучылар саны 1,8 процентка күб­рәк булган.


Табын “бизәге”

 
Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру барышында исә ил халкының тагын да күбрәк эчә башлаганы ачык­ланган. Әле узган ел гына хәмергә “юк” дип әйтүчеләр саны 40 процент тәшкил итсә, быел андыйлар 33 процент кына калган. Калганнар егылганчы эчә дигән сүз түгел, әлбәттә. Әмма авызга бер эләккәч, тиз генә туктап буламыни? Сораштыруда катнашучыларның 67 проценты вакыт-вакыт кына булса да хәмер куллануын әйткән. Рес­пондентларның 18 проценты – атнага бер-ике, 16 проценты – айга бер тапкыр кабып куя икән. Дөрес, кайберәүләр фикеренчә, сораштыру нәтиҗәләренә саграк карарга кирәк. Хәмернең кайсы төрен кулланучылар саны күбәюе аңлашы­лып бетми: илдә югары градуслы спиртлы эчемлекләр кулланучылар кимегән, ә сыра ише аз градуслыларын эчүчеләр арткан булырга мөмкин, дигәннәр.


Тик саннар үзенекен сөйли. Бө­т­ендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, илдә, яңа туган балаларны да исәп­кә алып, җан башына 11,7 литр алкогольле эчемлек туры килә. Былтыр Россиядә хәмер куллану күр­сәт­кече 8,3 процентка, ягъни 1,1 литрга арткан. Ни өчен эчәләр икә­не дә билгеле. Сораштыруда катна­шучыларның 73 проценты, бәйрәм табыны хәмердән башка тулы түгел, дип саный. Болай фикер йөртү­че­ләр арасында ир-атлар күбрәк. Көч­ле затларның 81 проценты әнә шулай дип белдергән. Хатын-кызлар арасында андыйлар 66 процент тәшкил итә. Сораштыруда катнашу­чыларның өчтән беренә шампан шәрабы йә булмаса аракы “тотып кую” канәгатьлек хисе китерсә, тагын дүрттән бере шул рәвешле тынычлана икән.


Кайда ничектер, ә без телгә алган Аш-Буҗидә бүген күпчелек үз эше белән шөгыльләнә икән. Кайсы итек баса, кайсы суган үстерә. Зур хуҗалыклар тоталар. Авылда бер буш пай җире дә юк, ди. Кыскасы, аек башта – аек акыл.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 83, 07.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр