ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 157, 24.10.2017/

Алда гомер бар әле


Хәния Фәрхи башкаруындагы “Сиңа”, Вәсилә Фәттахованың “Кыз ба­ла” җырларын белә­сезме? Башкортстанда яшәп иҗат итүче Алик Локманов язган җырлар ул. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә булыр иде, әмма Алик ага Казанда узган иҗат концертында үзен мактамаска кушты. “Кичәне үзенчәлекле итеп уздырырга булдым. Җыр­ларымның язылу тарихын бәян итәчәкмен. Юбилей кичәләрендәге мактауга килгәндә, минем яхшы кеше икәнлегемне болай да белә­сездер”, – диде ул, елмаеп. Зал, җавап итеп, дәррәү кул чапты.

4-2
Чыннан да, бик үзен­чә­лекле булды аның бәйрәме. Алып баручы Зөлфия Шәм­суарова белән бергәләп, үтелгән иҗат дөньясының кайбер серләрен ачтылар. Башкортстандагы Балтач районының Каргалы авылында туып үскән Алик, безнең авылда гармунда уйнамаган, җырламаган кеше юк иде, дип хатирәләрен яңартты. Туган авылында гармунчылар шулкадәр күп була, бәйрәмнәрдә өч-дүрт рәткә тезелеп уйный, җыр­лый торган булганнар. Менә шундый җирдә туып үскән егет ничек инде җыр язмасын! Көчле шигырь – ярты музыка, ди Алик Локманов. Бу сүзләрне әйтүе юкка түгел. Ул күңеле кушкан, бер кат уку белән көй сораган шигырьләргә генә яза. “Заказга җыр язганым булмады, яза да алмыйм”, – диде ул. Күбесенчә Гәрәй Рәхим, Илдар Юзеев, Равил Фәй­зул­лин, Роберт Миңнуллин ши­гырьләрен күңеленә якын иткән. “Әнгам Атнабаев бе­лән аеруча тыгыз элемтәдә эшләдек. Аның вафатын әле дә авыр кичерәм”, – ди композитор.


– 1970 нче еллар уртасы иде. Әнгам абый шалтырата. Филармониядә “Каз канаты” дигән тамаша булачак, сценарийны миңа язарга куштылар. Җырның ничә куплетын беләсең, язып бир әле, ди. Бирдем. Бу гына аз булгач, ул үзеннән дә өстәгән. Мин кармак белән балык тотарга яратам. Башкорт­стан­ның Краснокама районындагы Сауз авылына йөрим. Анда Рәфит исемле дустым яши. 1999 елның октябрь аенда аның белән бер атна балык тоттык, күңел кушканча, рәхәтләнеп ял иттек. Ки­тәр алдыннан урманнан балан җыярга булдым. Исәбем Әнгам абый белән хатынын балан бәлеше белән сыйлау иде, чөнки алар аны бик ярата иделәр. Көн буе йөрдем, бер тәлгәш балан тапмадым. Ул елны кыш кырыс килеп, балан булмады. Юешләнеп, дусларыма кайтып утырдым да телевизорны ачтым. Аңым томалангандай булды: яңалыкларда Әнгам Атнабаевның үлем хәбәрен җиткерделәр. Бу хәбәрне ишеткәч, бик авыр булды, йөрәк ярсуын басарга тырышып, халкыбызның һәм Әнгам абыйның сүз­ләрен кулланып, “Каз канаты” җырына яңа көй яздым.


Берсендә Алик Йосыф Гәрәй сүзләренә язылган “Алда гомер бар әле” җырын үз репертуарына керткән Хәйдәр Бигичевка шалтырата. Җырны ничек тә тасмага яздырырга иде, ди ул җыр­чы­га, күңеле сизгәндәй. “Яздырырбыз әле, алда гомер бардыр бит әле”, – дип җа­вап бирә ул, җыр сүзләрен кушып. Бу сөйләшү 1998 елның 12 ноябрендә була. Икенче көнне олпат җыр­чыбыз мәңгелеккә китә. Җыр язылмыйча кала. Хәер, яздырылмый калган әсәр­ләре бер бу гына түгел аның. Фәридә Кудашева башкарган җырлары да алтын фондка керми кала.


Роберт Миңнуллин сүз­ләренә язылган җырның бар­лыкка килүе дә тетрән­дергеч. Әнисенең үлем тү­шә­гендә яткан көннәрендә кулына “Әниемә” шигыре килеп керә. Үзеннән-үзе кү­ңеленә моң агыла башлый. “Бу дөнья белән хушлашып ятучы әниемнең соңгы бү­ләге иде”, – дип искә ала ул бүген.
Алик Локмановның иҗа­тында сугыш темасына багышланган җырлар да шактый. Концерт барышында Римзил Вәлиев сүзләренә язылган “Кыңгыраулар” җы­ры моның ачык мисалы иде. Алик авторның поэмасын күреп, бер өлешеннән үзәк өзгеч җыр тудыра. Бу әсәрне Филүс Каһиров башкарганда өлкән буынның күзендә яшь иде.


– Балаларның туган телебезне оныта баруы йөрә­гемне әрнетә, – диде ул, залдагыларга мөрәҗәгать итеп. – Тупланган мирасны бу­ын­нардан буыннарга тапшыра алыр­бызмы, менә шул сагайта. Яшьләребезне телгә өйрәтергә иде.
Гаиләсе, хатыны турында әйткән сүзләре тамашачы күңеленә аеруча хуш килде. “Минем хатыным – татар. Тормыш күзәтүләреннән чы­гып шуны әйтә алам: хатыны татар булган иргә ат кирәкми. Татар хатыны кебек уңган, тырыш, дөнья кө­тә торган  хатыннар сирәк. Моны ир-егетләр аңласын иде, – дип, тамашачы арасында утырган Роза ханымга чәчәкләр бүләк итте. – Хатынымның тагын бер матур сыйфатын әйтим әле – көнләшә белми. Көнче хатын игәү белән бер, үзен дә, ирен дә “кимерә”.


Кем соң ул Алик Локманов? Җырлары аша таныш булган әлеге кеше Башкортстанда иҗтимагый эш­ләр­нең башында тора. Татарларны бер йодрыкка туп­лап торучы, ике респуб­лика ара­сындагы багланышларны кайгыртып яшәү­че шә­хес, дип бәялә­деләр аны. Төрле конкурслар оештырып, башкаларны сәхнәгә, дөньяга чыгарса да, үз җыр­ларына артык игътибарлы булмаган. Җыр язылгач, шул җитә дип уйладым, аны җә­мәгать­че­леккә чыгару ту­рын­да уйламадым, ди. Менә шуңа күрә дә бу кичә аның исемен олылау, татарстанлыларга күрсәтү өчен оештырылган иде. “50 дә, 60 яшем дә узып китте. Әмма мондый зур иҗат кичәсен гомеремдә беренче тапкыр үткәрүем. 70 яшьлек юбилеемны да болай зурдан кубып үткәрә алмас идем, Татар конгрессы үзенең эш планына керткән, аларга рәхмәт”, – диде композитор.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 13.05.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112