ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

Өйдә чүп булып ятканчы... Казанның хәерче базарыннан репортаж


“Без монда рәхәтлектән чыкмадык, оялып кына басып торабыз”. Казан­ның Жилплощадка бис­тә­сендәге хәерче базарында сатучы ике кешенең берсе шулай ди. Аз дигәндә, көнгә – 100–200, күп дигәндә, 3–4 мең сум акча эшләргә була икән. Базар мәш килә: сатучылары, сатып алучылары кемнәр?

11
Байларга нәрсә калган?

Атнаның ял көнендә ярты көн дәвамында эшли торган хәерче базарына барырга җитәкче булып эшләүче Дамир абый кызыктырды дисәң дә була. Районда яшәгән танышым атна саен йөри икән анда. Акчасызлыктан түгел, психология тарта, ди ул. Моны үзенчә чир дип тә атый.


– Әллә нинди затлы машиналарда килеп туктыйлар. Совет чорын сагынып барабыз. Кибеттә булмаган сыйфатлы әйберләр дә очрый. Борынгы тәңкәләрне акчага алыштырырга да җай чыга. 150 сумга күгәрми торган шөреп боргыч сатып алдым әле. Кибеттә андыйны күргә­нем юк, – дип бик тәмләп сөй­ли Дамир ага. Аның сүзенә кызыгып, без дә урыс телендә “блошиный рынок” дип йөртелгән базарга юл тоттык.


Чү, әллә мин хәерче базарына түгел, Сабан туена эләктемме? Халык агыла да агыла, белеп баралармы икән? Колакны көчле гармун тавышы “ерта”. Дамир абый арттырмаган, затлы машиналарда килеп туктаучылар да аз түгел. Чирәм өстенә җәел­гән җәймәләр күзгә ташлана. Һәркемнең – үз кишәрлеге. Анда ниләр генә юк. Урын өчен акча түләргә кирәкми. Иртә торсаң – ит пешә, соңга калсаң – бит пешә, диләрме әле? Төнлә килеп, урын сак­лаучылар да бар икән.


Борынгылыкны иснәнеп йөрүчеләр шактый булып чыкты. “Кызыклырак әйбер­ләр, антиквариат табылмасмы дип, атна саен киләм. Менә күзем борынгы картинага төште әле”, – ди Дмитрий, шәһәр тормышын чагылдырган картинага күрсәтеп. Кем­нәрдер пионер, комсомол заманыннан калган медаль­ләр, значоклар янында чуала. Моның ише әйберләр белән күбрәк коллекция туплаучылар кызыксына икән. Бәяләре 100 –150 сум тирәсе. Базарга байлар да йөри димәктән, бер Мәскәү кешесе бер капчык стакан, агач кашыклар җыеп киткән. Кызык, бу аңа нигә кирәк икән? “Ялт итеп киенгән, үзеннән затлы хушбуй исләре аңкып тора. Хәзер кырлы стакан модада бит. Аны бездән гел сорап торалар. Бер да­нәсен 30–50 сумга сатам”, – диде ак яулыклы татар апасы. Сөйләшә торгач, Татарстан­ның танылган халык дәвалау­чысы кил­гәләвен дә белдек. Берьюлы 200 банка алып киткән. Элек салкын тигәндә, аркага куя торган банка бу. Аңа да сорау зур икән базарда.

Кемгә – гармун, кемгә – самавыр

Базарның иң кыйммәтле әйберләре шулдыр, мөгаен. Әнә кулына кечкенә малаен иярткән бер ир-ат иске самавыр күтәреп кайтып килә. Үзе капкачсыз, үзенең эченә юшкын тулган тагын. Аннан ничек чәй эчмәк кирәк?


– Самавырларны хәзер дачага дип юнәтәләр. Бик искеләрен 800 сумга алалар. Безгә дә шундыйларны тәкъ­дим итәләр. Аны ремонтлап, 3–4 мең сумга сатабыз. Әнә теге ялтырап торга­нының бәясе – 10 мең сум. Бу – кибетнекеннән ике тапкыр очсызрак дигән сүз. Мин бик күп самавыр саттым инде. 6 меңгә сатып алам да, ремонтлап, 10 меңгә җибәрәм. Самавырларны интернеттан табам, – ди Садыйк абзый.

12
Гена дәдәйдән дә рәхәт кеше юк. Гармунда уйнап-җырлап сату итә ул. Тик сәүдәсе җырлап тормаган атналар да шактый була икән. “Кайбер көнне бер­нәрсә сатылмый. Сәүдәнең уңышлы дигәне дә көнгә 1 мең сум гына ки­терә. Баян – ипи түгел, аны көн саен алмыйлар, – ди гармунчы абзый. – Өч бүлмәле фатирым музыка уен кораллары белән тулган. Җыр-моңга һәвәс кеше мин. Балаларым музыка белән кызыксынмый, үзем картаям, әкренләп сата башладым. Ипилек-тозлык булыр дип, вак-төяк әйбер­ләр дә саткалыйм”.

Апа, сәгать тек-тек итә...

Хәмидә апа, чират алырга дип, ире белән төнге сәгать 1дә үк килеп баскан. Яңа Савин районында яши­ләр икән. Аларның “сату мәй­даны” шак­тый сузылган. Әйтерсең көнкүреш әйбер­ләрен сату кибете. Гаражларын сүткәч, “кара” көнгә булыр дип җый­ган запасны урамга чыгарып атасылары килмәгән. “Бер “КамАЗ” машинасы киемне мохтаҗлар­га дип социаль як­лау бү­ле­генә тапшырдык. Кү­бесе – шуннан калганы. Кыз­лар­ның, туганнарның бер киеп салган киемнәрен дә алып киләм. Бер-ике тапкыр югач, башка кияселәре килми. Алтыга алабыз, бергә сатабыз. Барыбер өйдә чүп булып ята бит”, – ди ул. Хә­мидә апаның аягы авырткач, күбрәк утырып сату итә. Кеше үз кирәк әйберен үре­леп ала. “Апа, бу сә­гатегезгә күзем төште. Ни­чә сум тора?” – ди күлмәк итәген җилфер­дәтеп торган кыз. “Кызым, йөрми ул, 100 сум”, – ди сатучы, ватык сә­гать­ләр тартмасына таба иша­рә ясап. “Юк, апа, тек-тек итә. Минем хыялдагы сәгать бу, мин моны алам”, – ди бәхетле кыз, акчасын сузып. Монда кеше юк-барга да куана белә. Менә шуны күрер өчен генә булса да килергә кирәк бу базарга.


“Пенсия аз булгач, ипи­лек-тозлык булмасмы дип, аптырап йөрү инде бу”. Ха­тын-кызлар шул сүзне әйтә. Ә ир-атлар бензинга акча эшли. Тик күпләр, таныш-бе­леш­ләр күрмәсен дип, ка­ча-поса сата.Үзләре әйтмеш­ли, адәм көлкесенә каласылары килми. Ирләр базарга күбрәк – тимер-томыр, ә асыл затлар чүпрәк-чапрак, табак-савыт өчен килә. Парлашып килгән егет-кызлар, сабыйларын ия­рткән әбиләр, фырт кына киен­гән гламур хатыннар да күренә. Таҗик-үзбәк халкы барыннан да күбрәк, ахры. Аларны арзанлы кием-са­лым, табак-савыт кызыксындыра, ир-атлар, тырыша-ты­ры­ша, аяк киеме сайлый. Га­җәплә­нерлек хәлләр дә бар анысы. Ямьшәеп беткән туфли, балалар аяк кием­нәрен киеп караучылар бармы икән? Бөтенләй рә­веш­ләре калмаган бит. Кү­гәреп беткән кәстрүл, та­бак-савыт­лар да кешенең игътибарын җәлеп итә аламы икәнни? Аяк киемен үзбәк­ләр күбрәк төзе­леш­тә кияргә ала. Өр-яңа күн итекләрне 1–1,5 мең сумга алырга була.


Майны урлаганнар...

Базарның икенче башында чәчәк, яшелчә, җи­ләк-җимеш үсентеләре саталар. Теләчедән сөт-май, эрем­чек сатарга килүчеләр дә бар икән. Мунчасы булган кеше 50 сумга каен миллеге дә юнәтә ала. Базарның бу очы искелектән, хәер­челектән ераграк кебек тоелган иде. Тик алай булып чыкмады.


Нәрсә дип торалар икән монда дип килсәм, бер төр­кем мохтаҗлар ризыкка чират тора. Касыйм дигән ир кефирны – 5, ипине – 10, сокны 20 сумнан сата. Әллә хәйрия акциясеме? Яшьләр чиратка тәмле су эчәсе килеп баскан. Яньчелгән зур помидорның берсе – 10 сум. Берничә төр азык-тө­лек алганнарга ташлама да ясыйлар. Шул арада хуҗа­ның шоколадлы мае юкка чыккан. Урлаганнар, дип башын кашый ир. Бәясе 25 сум торган булган икән. Бик мескен күренүче әби-ба­бай­ларга ипи-майны бушлай да бирә юмарт хуҗа. Тик ризык­лар­ның күбесе­нең куллану вакыты чыккан икән.


– Моны кайдан аласыз? – дип сорыйм сатучыдан.
– Чүплектән. Тик аны да көн буе сагалап торырга ки­рәк. Югыйсә сукбайлар шундук ташып бетерә. Ашар­га ризыгы булмаган кешеләр дә бар бит дип, кызганып, ба­рысын җыеп, базарга алып ки­ләм. Үземә исә 500 сумлап акча керә, – дип җавап бирә Касыйм.

13

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 83, 08.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр