ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 117, 17.08.2018/

Онытырмын димә... Хәниясез бер ел узды

 

30 еллык сәхнә гомерендә 700дән артык җырны халыкка таныту һәм 6000гә якын концерт кую өчен нинди булырга кирәк? Хәния Фәрхи кебек, ди иҗатташ дуслары. Димәк, ихлас, самими, ярдәмчел, кеше борчуын үз борчуың кебек кабул итүчән... Хәер, аңа хас сыйфатларны бер язмада гына санап бетереп тә булмас. Ә менә ихласлык ихласлыкны тарта. Берьюлы өч калада – Казанда, Уфада, Чаллыда узган концертларына халык зал тутырып килгән. Тамашачының күбесе – өлкән яшьтәге апалар. Аларга 1500 – 3000 сумлык билетлар кыйммәт­рәк, билгеле. Яраткан артистыбызның концертына килмичә булдыра алмадык, ди үзләре. Шулай, Хәния Фәрхи бакыйлыкта булса да, арабызда кебек һәм кассага эшләвен дәвам итә.

18-1

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина да шул фикердә:
– Ул – безнең эстрадада иң популяр җырчы. Күпме яңалык кертте, татар артистлары бармаган урыннарга иң беренче ул барды, яңа форматтагы альбомнарны ул чыгарды. Мин Хәнияне туксанынчы еллардан беләм. Ул “Бәйрәм” ансамбле белән зур стадионнарны тутырып концертлар оештыра иде. Беренче күрешүдән үк ихласлыгы, яр­дәмчеллеге белән истә калды. Авариягә очрагач, хәлне белешеп, ярдәм кирәкмиме, дип сорап шалтыратты. Юкса бит без аның белән ул кадәр үк якын кешеләр дә түгел. Хәния менә шундый киң күңелле, аның игътибары бөтен кешегә җитте. Аның сәхнәдә эшләгәнен читтән күзәтергә яраттым. Кояш иде ул. Чыгып басуы белән үк сәхнәне тутыра, бөтен залны биләп ала һәм җылылык тарата... Менә хәзер эстрадада бушлык. Дө­ресен әйтик, аның шикелле кеше юк бездә.

 
“Онытылыр димә” концерты үзенчәлекле иде. Анда Хәния апаны чын күңелдән хөрмәт иткән җырчылар чыгыш ясады. Дөрес, парковкада урын юк, минем фәлән кешедән соң җыр­лыйсы килми, диючеләр дә табылган. Мондый борчылуның сә­бә­бе – күңел тарлыгыдыр, мө­гаен. Концерт артистның туган көненә туры килгәнлектән, сәхнә артында аңа бәйле бик матур истә­лек­ләр белән уртаклаштылар. Әйдә­гез әле, бәйрәм рухын куәтлик, елау-сыктаулар булмасын, диеште алар. Дуслар дигәннәрем, татар филармония­сендә чыгыш ясаучылар – Рамил Миндияр, Фи­лүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Гөлдания Хәйрул­лина, Алсу – Азат Фазлыевлар, Радик Юлъякшин... Истәлекләр төрле, әмма фикер уртак. Хәния Фәрхи тамашачысын сердәше иткән, ул алар белән аралашырга яраткан. Ихласлыгы белән 45 яшьлегенә чакырган кунаклары бер табынга гына сыймаганын аңлагач, барысын да туган ягына алып кайтып, сабан туе үткәргән. Бу вакыйганы алып баручылар – Искәндәр Хәй­руллин белән Гөлназ Сәфә­рова да искә алдылар. Аларга җыр­чының берничә юбилей концертын алып бару насыйп булган икән. 50 яшьлеген, 55 яшьлеген... Ә менә 60 яшьлеген үткәрү язмаган... Яраткан җырчыбыз 57 яшендә бакыйлыкка күчте...

 
57 дигәннән, алып баручылар җырчының гомерендә 7 саны­ның күплегенә игътибар иттеләр. Бер әңгәмәдә үзе дә яраткан саны 7 булуын искәрткән ул. Саннар исә менә нәрсәләр сөйли: Хәния Фәрхинең телефон номеры саннарын бергә кушсаң, 57 саны килеп чыга. Ул үз гомерендә татар җырының 17 “барс”ына ия була. Соңгы концертыннан соң 57 көн үткәч вафат була. Кабе­ре­нә һәйкәл 27.07.2018 числосында куелачак. 58 яшенә атап өч калада оештырылган концертта җәм­гысы 57 артист катнашты.


Күбесендә Хәния Фәрхидән ядкәр саклана. Илсөя Бәдретди­новада, мәсәлән, бәләкәй сумка бар. Ләкин хикмәт анда түгел, хикмәт – иң авыр вакытта ярдәм кулы суза белүендә, ди ул:
– Минем бик каты сыналган, хәтта ки сынган вакыт иде. Хәния апа белән теплоходта бергә эшләргә туры килде. Бәләкәй генә каютада әзерләнәбез. Бер мәлне икәү генә калдык. Хәния апа гомерендә дә кеше сөй­лә­мәде, гайбәткә игътибар итмәде. Безнең арада менә мондый диалог булып алды.
– Авырмы?
– Бик авыр, Хәния апа... 48 килога калдым менә...
– Аның саен бәргәлиләрме?
– Ничек кенә әле.
Шул чакны ул мине каютадагы кечкенә генә, түгәрәк көзге каршына дәште. Башта көзге каршына үзе басты.
– Кемне күрәсең?
– Хәния Фәрхине...
– Хәзер кемне күрәсең?
– Үземне...
– Мин дә көзгедән үземне күрәм. Әмма син Хәния Фәрхине күрәсең. Теләсә нәрсә булсын бу дөньяда, баштан нинди генә хәл­ләр узмасын, ни генә сөйләмә­сен­нәр, мин барыбер Хәния Фәрхи булып калам. Башкача булырга хакым юк. Син үзеңне күргәндә, мин Илсөя Бәдретдинованы күрәм. Нәрсә генә булмасын бу тормышта, син барыбер Илсөя Бәдретдинова булып калачаксың. Шуңа күрә сыртыңны күтәрәсең дә алга барасың. Әле моннан да авыр хәлләр булырга мөмкин. Һәрбер авырлык саен сына баш­ласаң, син озакка җитмәячәксең.


Менә шушы гап-гади сөйләшү бик көчле тәэсир итте миңа. Һәм бу сүзләрне гомер буе онытасым юк. Хәния апа күзәтүчән, кайгыртучан булды. Уфада концертта чакта сәхнә артына сумка сатучы керде. Берсенә күзем төште генә бит. Алып өлгерә алмадым, сәх­нәгә чыгар вакыт җитте. Мин җыр­лаган арада ул сумканы Гү­зәл Әхмәтова алган икән. Хә­ния апа, әй, менә бу бала бик кызыгып калды бит инде, дип борчылып калган икән. Шуннан сатучы кыздан, тагын бер шундый сумкаң булса, алып кил, алам, дигән. Тегесе алып килгән икән. Ә мин боларны белмим, җыр­ладым да кайтып киттем. Берзаман, шактый вакыт узгач, Зөһрә апа Шәрифуллина шалтырата. Сиңа Хәния сумка җибәрде, ди. Мин аптырап киттем. Ул вакыйга да, сумка да истән чыккан бит инде. Иң кызыгы: Хәния апа да күптән оныткан. Бер җае туры килеп, рәхмәт әйткәч, мин сиңа бернинди сумка да җибәрмәдем, дип шаккатып калган иде. Аннан өчәүләп көчкә искә төшердек тә көлештек инде. Яхшылык кыл да суга сал, дигән әйбер Хәния апага хас иде. Ә бер тапкыр туган ягым Лениногорскида концерт куйганда, сез эстрадага менә дигән кыз үстереп бирдегез, дип мине халык алдында күтәргән. Әле ул чакта сәхнәгә чыгып кына киләм. Гомумән, миңа гына түгел, һәрбер кешегә әнә шундый яхшылыклар кыла иде ул. Аны онытырлыкмы...


Сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина исә тамашачыны гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Беренчедән, апасы белән бер тамчы судай охшавы тәэсирләндерде. Аннан тавышының матурлыгы белән. Аннан апасы кебек үк гадилеге белән үзенә каратты. Гримеркадагы өстәл түренә кара күзлек куйган. Юкса 30 май давыллы, шыксыз көн булды. Күзлеккә карап алуымны җәһәт эләктереп алды да киң итеп елмайды. “Апам истәлеге ул, сеңлем. Кимим мин аны, әмма үзем белән гел йөртәм. Соңгы тапкыр авылга шушы күзлеген киеп кайткан иде”, – диде. Аннан хәл-әхвәлләре белән бүлеште:


– Бер ел үтеп бара, әмма без­нең кайгыдан чыга алганыбыз юк. Әние­без бер килеш, әмма апаның җырларын ишетсә, сыгыла да төшә... Без бит эшләп йөр­гәч, гел кеше күз алдында. Һаман саен килеп хәл сорашулары бик авыр. Ме­нә хәзер берәр кешенең якыны мәрхүм булса, хәлең ничек, дип сорамыйм. Үз-үземә шулай сүз бирдем. Иңеннән генә сөеп китәм, шул җитә... Әмма алга таба яшәргә ки­рәк. 18 майда Хәния апаның туган ягында аның исе­мендәге фестиваль үткәрдек. Бик матур үтте. Ел саен оештырырбыз дип күңелгә салып куйдык.


– Сез бит шундый матур җырлыйсыз, нишләп эстрададан читләштегез?

 
– Белгечлегем буенча филолог мин, татар теле укытучысы. 7 ел укыттым, укыткан дәвердә дә чакырган җирләрдә җырлый идем әле. Аннан бертуган абыебыз мәрхүм булды. Шул кайгыдан тавышым кисәк кенә бетте. Ә инде бала ялыннан чыккач, авыр хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм итү үзәгендә эшләдем. Безнең холык шундый: кешенең борчуын, кайгысын күңелгә бик якын алабыз.


– Хәния апа репертуарындагы җырларны сорап килү­челәр бармы?


– Бик күпләр килә. Менә бу фестивальдә дә минусовкаларын сораучылар шактый булды. Рәхәт­ләнеп җырлагыз, дим. Җыр – җыр­лар өчен бит инде ул, аны сандыкта бикләп яткызып булмый. Миндә булганнары тик ятмый.


– Хәния апага багышланган китап нинди тәэсирләр калдырды?


– Без аның белән һаман бергә идек. Бөтен хис-кичерешләр уртак булды. Ара ерак дип тормадык, тормышта берәр яңалык булса, телефоннан булса да сөйләшә идек. Аның белән шалтыратышмый калган көнебез булдымы икән, юктыр, мөгаен. Китапны кулга алгач та, шатлыгым белән уртаклашасым килде. Шулхәтле матур булган бит китабың дип шалтыратасым килеп, телефонга үрелдем...


Әлеге китап тамашачыга бушлай таратылды ул көнне. Халык экраннан Хәния Фәрхи җыр­ларын җибәргәндә аягүрә басып кул чапты. Җырчылар Хәния Фәр­хи репертуарыннан җыр башкарганда да нәкъ шундый ук көчле алкышларга кү­мелде. Арабыздан вакытсыз киткән җырчы җырларына озын гомер бүләк иткән икән...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 77, 01.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр