ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

//

Әй гөрләде Сабантуй! Милли бәйрәмебез кайда ничек узды?

 

"ВТ" хәбәрчеләренең Балтач, Арча, Азнакай, Нурлат, Балтач, Балык Бистәсе, Кайбыч, Мөслим, Мамадыш якларында күргәннәре.

41  
– Ничек сезгә быелгы Сабантуй? – дип сорыйм янә­шәмдә атлаучы кунактан.
– Рәхәт Сабантуй...

 
Бит очларыма елмаю куна, бу бәя­ләмә миңа нык ошады. Ике сүзгә бәй­рәмнең бөтен мохите, халәте сыйды да куйды. Чыннан да, Балтач районында бәйрәм быел үзгә бер җылылык белән үтте. Урыны, бизәлеше, оештыру һич тел-теш тидерерлек түгел. Иң мөһиме, ясалмалык, кирәгеннән артык купшылык, кемнедер нәрсә беләндер аптырату теләге юк.

 
Балтач районы халкы бө­тен республикага таш өстен­дә иген игүче, гөлләр үсте­рүчеләр буларак билгеле. Быелгы бәйрәмгә дә алар һәрвакыттагыча зур уңыш­лар, матур күрсәткечләр бе­лән килгәннәр. Район җитәк­чесе Рамил Нотфуллин олы хөрмәт белән хезмәт батыр­ларының һәркайсына бүләк тапшырды.

 
Кояш күпме генә кыздырмасын, мәйдан читеннән бер минутка да китәсе кил­мәде. Тамаша мәйданда гына түгел, күктә дә дәвам итте әле. Тыннарны кысып, һава­да берсен­нән-берсе катлаулы элмәк­ләр ясаучы очкычны карадык. Җирле аэродромда инструктор булып эшләүче егет икән очучысы. Сабан­туйның күрке – әлбәттә инде, көрәш. Ә иң-иң дигән миз­гелләр бил­ләргә сөлге салгач башлана, әлбәттә. Миңа калса, көрәш белән бик үк кызыксынмаучылар да мәй­данга якынрак килеп утыргандыр. Балтач районы Сабан туеның төп батыры булып Нөнәгәр авылы егете Рәдис Сәмигулин калды. Иң кызыгы, ул армиядә хезмәт иткән җиреннән, махсус ялын туры китереп, кө­рәшер өчен, җи­ңәр өчен кайткан һәм җиңде!

 
Гомумән, быелгы Сабантуйлар миңа бик ошады. Булыр-булмас ике тәүлектә районда үткән биш Сабан туен күрергә насыйп булды. Һәр бәйгедән күңел сандыгына салып куярлык матур миз­гелләр бар. Иң беренчесе – әлбәттә инде, авылдашларым, Арбор авылы егет­лә­ренең ти­рә-күрше авылларда батыр исеме алып кайтулары. Чутай авылында үткән бәй­рәм­дә тальянчылар әсир итте. Бер-берсен узды­ра-уздыра тальянда уйныйлар. Миңа калса, сәхнәдә дә болай итеп уйнап булмый торгандыр! Күпме кешенең күңелен кузгатты икән алар ул көнне?! Ә менә Куныр авылы Сабан туен оештырырга авыл яшь­лә­ре зур көч куйганнар. Әл­бәттә инде, саллы бүләкләр­не, чыгымнарны ху­җалык кү­тәргән. Шулай да Казанда эш­ләүче, укучы яшьләрнең, кунак булып кына кайтмыйча, бәйге­дә уеннар оештырып йө­рү­ләре сокландырды. Матур тәҗрибә!

 

Яшьләр яңалык та керткән­нәр, быел беренче тапкыр мо­тоблоклар ярышы үткә­рел­де. Замана атлары лабаса, шуның белән җир эш­кәр­тәләр, печән ташыйлар авылларда. Кичке уеннарны да зур итеп оештырганнар иде. Иң мө­һиме, хуҗалык җи­тәк­чесе бәйге­дән соң, үзе­гез­не үзегез карагыз, дип кайтып китмәгән, кич буе яшьләр белән булган. Яшьләрнең дә күңеле булган, димәк, бу эш килә­чәктә дә дәвамлы булачак.

 
Зөлфия Хәлиуллина

 
Азнакай  

 
Сабан туен барыбыз да көтеп ала. Чөнки тормышларын шәһәр белән бәйләү­челәр өчен ул беренче чиратта яшьлек дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары белән очрашу, туганнарны җыйнау өчен бер мәйдан булып тора. Быел да авылга (Азнакай районының Беренче Май авылы) кайтырга насыйп булды. Авылдашлар, туганнар белән күрешеп, табигать кочагында ял итеп, рухи көч туплап килдек.   


Сабан туен көтеп алсак та, мин үзем балачакта узганын сагынам, чөнки иң рәхәт, иң күңелле бәйрәм була иде ул. Ә соңгы елларда Сабан туе асылын югалта башлады. Иң яраткан күренешләрем – ат чабышы һәм көрәш. Һәм безнең авылда аларның берсе дә үткәрелми дисәң дә була. Көрәшер өчен – бил алышыр ир-егетләре, чабышыр өчен атлары юк. Әллә өйрә­теп, утырып чабышырлык кешесе дә калмаганмы? Бу бер безнең авылга гына хас күренеш түгел икән. Шактый авылның Сабан туйлары ат чабышларыннан башка гына уза. 


Аннан соң Сабантуй кем өчен үт­кә­релә? Һәм аның максаты нидә? Шә­һәр­дән кайткан кунаклар өченме, әллә көнне төнгә ялгап эш­ләгән хезмәт кешесе өченме? Күңелдә әнә шул сорау да тынгы бирмәде. Кунаклар кайтуы бик яхшы анысы. Гөр килеп торган мәй­данда бәй­рәм дә күңеллерәк уза. Тик елның дүрт фасылында мал арасында булган  алдынгы терлекчеләрне дә тел­гә алсыннар, кыр батырлары бе­лән бергә аларга да игътибар күрсәтелсен иде, дигән теләк туды. Башкалар бәй­рәм иткәндә, эш дип, алар хәтта мәй­данга да чыга алмый кала. Яхшы бү­ләк­ләрне уеннарда катнашкан һаман бер үк кешеләргә таратканчы, яңгыр, кар дими, намус белән тырышып көч куйган кешеләргә дә өлеш чыгарылса, ничек матур булыр иде.


Бер кайткач, Азнакайның Сабан туен да күрергә насыйп булды. Менә монда ичмасам чын бәйрәм рухы хөкем сөрә иде.


Район башлыгы Марсель Шәйдул­лин бәйрәмгә җыел­ган халыкны котлап, чәчү эш­ләренең уңышлы тәмамла­нуын билгеләп узды.


– Әлеге чара безне милли тамырларыбызга һәм гореф-гадәтләребезгә алып кайта. Милләтнең кунакчыллык, күңел киңлеге кебек асыл сыйфатларын чагылдыра. Олысын-кечесен, яшен-кар­тын, төрле милләт һәм дин вәкилләрен, районыбызның хөрмәтле кунакларын бер мәйданга җыя. Бәйрәм буыннар арасында рухи бәйләнеш булып тора, – диде ул.


Мәйдан түрендә авыл ху­җалыгы алдынгылары, кыр батырлары булды. Ә төп батыр исеменә Альберт Мамалимов лаек булды. Сабан туеның төп призы – машина батырлар арасында жи­рәбә уйнатып бирелде. Бәхет исә Алик Шәйдуллинга елмайды.


Зөһрә Садыйкова

42  
Нурлат

 
Район җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин  кыр батырларына  бүләкләр тапшырганнан соң, мәйданның һәр почмагында ата-бабалардан күркәм мирас булып калган  көч-куәт сынашу, җи­тезлек, өлгерлек, зирәклек үрнәге күрсәтү  кебек мавыктыргыч уеннар, меңәр еллык гореф-гадәтләрне яңар­ту тамашасы башланып китте.

 

Бала-чага да онытылмаган. Алар өчен аерым шәһәрчек: борынгы  татар бабалары кебек, күз­ләрен бәйләгән килеш чүл­мәк ватып, йомырка куелган кашык кабып йөге­решеп, аркан тартышып кө­нозын мәш килделәр, рәхәт чиктеләр. Аларга өл­кәннәр дә кушылды.  “Әти, әни һәм мин – спортчылар гаиләсе” шигаре әнә шул рәвешле га­мәлгә ашты. Рәт-рәт те­зелгән сәүдә нокталарында сыйланып кына эш бетми, рухи азыкка тансык җаннар өчен, рәхим итегез – кул эш­ләре, рәсем күргәз­мәләре, китап киш­тәләре, бүтән төрле кызыклы стендлар. Аннары  “Авыл урамы”нда үткән­нәр­не искә төшереп, татар ызбасына кереп чыгарга, сука белән җир сөрү, тегер­мәндә он тарттыру күре­нешләре белән хозурланырга мөм­кин. Тиздән Нурлат шәһәре­нең 110 еллыгы билге­ләп үте­­ләчәген ис­кәр­теп, аның тарихын да  җан­ландырырга тырышканнар.


Ул да түгел, бәйрәмнең та­җы – милли көрәш кызды. Яшел келәмдә гаделлек хакына, баһадирлар, авырлыгына карап, 10 төркемгә бүленеп алышты. Соңыннан мәйдан уртасында фәкать ике Гөзәеров – Рамис белән Марсель генә торып калды. Шактый тартышу соңында Марсель Гөзәеров баш батыр исемен яулады  һәм аңа симез сарык белән бергә  минитрактор тапшырылды. Са­бантуйның борынгы асылына  тач туры килә торган, чын мәгънәсендә шәрәфле бүләк! 


Быел Сабантуйның  алтын бизәге – ат  чабышында алдан килгән баш җай­дакка да, элекке еллардан аермалы буларак, искиткеч зур бүләк хәстәр­ләнгән иде. Ниндие генә әле! Әнә ул махсус киртә эчендә татар токымлы ат – ал­тынсу-көрән төстәге бер яшьлек тай­ның, үзен сырып алган халыкка исе дә китмичә, яшел чирәм чем­чен­гән көне. Аны яуларга омтылып әллә ни­кадәр җай­дак көч сынашты. 8 тапкыр старт бирелүен генә әйтү дә җитә. Ничек кенә сынашмадылар: чабышкы атлар да, юртаклар да. Хәтта гади арбага җигелгән гадәти авыл бахбайлары  да. Гаять кызыклы килеп чыкты мондый ярыш!


Илдус Диндаров

 
Әшнәк

 
Кайда ничек, Балык Бистәсе райо­нының Әшнәк авылларында тавыклар  Сабантуй аланын  “үз иткән”.  Мәй­данга  сибелгән йомырканы җыяр­га, әлбәттә инде, беренче чиратта апалар, әбиләр йөгерешеп чыкты. Ни дисәң дә,  хуҗа­би­кәләр бит. Рәисә апа Әхмәтҗанова  барысыннан да уздырды.

 

Күзләр яулык белән бәйлән­гәнгә (алып бару­чының туктарга әмер бирүен колагы да ишетеп бетермәде булса кирәк), “хезмәттәшләре”нең эшне туктатканын сизмәде. Башкалар инде бүләкле дә булдылар, ә ул  абалана-кар­малана  гел эзләнде дә эз­лән­де. Аның каравы аңа бүләк­нең зуррагы насыйп булды.


Әшнәк – гармунчыларга   бай авыл. Һәрхәлдә, элегрәк шулай иде. Шөкер, гореф-гадәтне сакларлык рәт калган икән әле. Олысы-кечесе – җиде гармунчы, мәйдан ти­рәли әйләнеп, бәйрәмне баш­ладылар. Аңа кадәр Кече Әшнәк авылының имам-хатыйбы  Мансур абый Хә­мидуллин   Сабантуйны ачып җибәрергә хәер-фатихасын биргән иде инде. Уеннарның иске­ләрен барлап, яңаларын уйлап, җыр­лап-биеп, бәйрәм шәп узды.   Моның берничә сәбәбе бар. Иң мөһиме – бу бәйрәмне халык үзе­неке дип таный. Бу исә  сөлге җыюдан башлана. Яшь­ләр чыксын, дип ялындырып тормаганнар, Рамил Мин­вәлиев, Рис­хәт Газизов, Ринат Вәлиев кебек район үзәгендә, Казанда яшәп ятучы ир уртасы якташлары, урамнарны гармун тавышына кү­меп, авылдашларын шатландырганнар. Бү­ләк бирер­гә чыгучылар бе­лән капка төпләре  тулган, урам җыр-моң тавышларына кү­мел­гән.  Монда апа-абыйлар, әби-ба­бай­лар бәй­рәмгә дә  мәй­дан тутырып ки­лә. Килү – бер нәр­сә, 80 яшь­лекләргә   кадәр сәхнә тота. 


Олы Әшнәк авыл җир­леге башлыгы Резидә  Хөс­нетдинова якташлары арасыннан иганәчеләрне дә бик оста таба. Үзе әйтмешли, сорап йөрү бер дә рәхәт түгел инде ул. Әмма, әйтми-нитми,  үзләре күчтәнәч күтә­реп кайтучылар  елдан-ел арта бара икән. Бу да – оештыра белүнең бер нәтиҗәсе. Олыны – олы, кечене кече итә белгән, авыл өчен янып яшә­гән  Резидә ханымның  аерым бер сәләте бар  бу эш­кә. Батыр да үзлә­ренеке. Дөрес, читтән килгәннәрне дә какмыйлар. Көчләрен сынарга мөм­кин­лек бирә­ләр. Балык Бистәсеннән Айназ Билалов  җиңү яулады.  Әмма тәкәне җил­кәгә салып, бары тик Әшнәк  батыры гына мәйдан әйләнә ала. Быел бу бәхеткә Кече Әшнәк егете  Айнур Хә­лиуллин иреште. Тагын бер үзен­чәлеге бар  бу авыл­ларның. Бә­лешне телне йотарлык итеп пешерәләр монда. Аның тәмле исе һәр йортка, Сабантуй мәйда­нына да таралган иде...


Фәния Әхмәтҗанова

Кайбыч

 
Кайбычка гына хас күр­кәм үзен­чәлекләрне әйтеп узмыйча булмый. Сабантуй байрагын күтәрү хокукы кыр батырына бирелә, аның иңе­нә симез тәкә салына. Быел бу хөрмәткә Кече Мәме авылыннан механизатор Николай Калдин лаек булды. Икен­­че тәкә – үсмерләр кө­рәшендәге баш батыр, ә өчен­чесе Сабантуйның абсолют батыры Владимир Токсаров иңенә менеп кунаклады.


Быелгы Сабан туеның үзенчәлекле бизәге – мо­ңар­чы галәмгә менеп төш­кән, Рос­сиянең күп тө­бәк­ләрен әйлә­неп, Кайбычка килеп җит­кән “World­Skills – 2019” байрагын мәйданга алып керү булды.


Яше-карты халык уеннарында актив катнашты. Чүл­мәк тә ваттылар, бодай тутырылган 70 килограммлы капчык күтәреп тә йөгерделәр, баганага да менделәр...


Сабантуйның йөзек кашы – ат чабышы булуы бә­хәссез. Кунаклар гади авыл атлары, ярым токымлы, чиста токымлы аргамаклар (арада татар токымлы ат та бар иде) чабышын дулкынланып кү­зәтте. Җайдаклар­ның иң яшенә  17 булса, иң олысы 50гә җитеп килә, ә йөрәге – 18дә! Быел да Динар Габсаттаровның Астраль кушаматлы чабышкысына тиңнәр булмады.


Кайбычка хас тагын бер күркәм би­зәк – Яшел Үзәндә яшәүче юмарт ига­нәче Рә­шит Ярхәмов призына кече марафон. Иң кызыгы шунда: марафонда катнашкан беркем дә (алар арасында 4, 6, 7 яшьлек сабыйлар да, 15-16 яшь­лек үсмерләр дә бар иде) бүләксез калмады.


Рәис ГАБДУЛЛА

 
Апаз

Арча төбәгендәге авыл бу. Исеме әб-әз дигән сүз тезмәсеннән алынган, әүвәл заманнарда күченеп килү­челәр, авылны күргәч, шундый фикергә кил­гән, дип сөй­лиләр. Хәзер авылда яшәү­челәр күп, йорт-җир­ләре төзек, таза-мул тормышта гомер итәләр. Сабантуйлары таулар, агачлар белән әйлән­дереп алынган, сокланып туймаслык үзән­лектә үтә.

 

Иң әүвәл хезмәт алдынгыларын бүләкләү – һәр­кайдагы кебек, биредә дә күптәнге күркәм гадәт. Тантанада төрле чагыштырулар, фаразлар бик еш кулланыла. Бу юлы язгы кыр эш­ләрендә катнашкан механи­за­тор­лар­ның башкарган хезмәтен алар үт­кән юл озынлыгын кү­череп, халыкка җит­кер­де­ләр. Раил Лотфуллин, әйтик, МТЗ тракторы белән 2240 километр юл үткән дип исәп­ләнә. Таһир Сабиров, Дамир Фәйзиев, Марат Сафин, Ришат Гафуров та аның үкчә­се­нә басып ки­ләләр.


Апазда туып үскән район хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин да авылдашлары хозурында иде, алар иң изге теләкләрен җиткерде. 


Габделбәр Ризванов

Мөслим

Кемгә ничектер, миңа беренче чиратта Сабан туе – хатирәләр, очрашулар мәй­даны ул. Әнә Чаллыда яшәү­че сабакташым Нәҗип Әхмә­дишин сөй­ли:

 
– Хәтерлисезме,  бер елны кичке Сабантуйда, малайлардан соң, агач аяклы фронтовиклар – Әсгать, Гыйз­дәтулла, Нурлыгаян абзыйлар йөгереште. Ул вакытларда сугышларны кичеп кайткан әтиләребез исән-сау, арабызда иде әле. Инде хә­зер ветеранна­ры­быз­ның бер­­се – Миңне­мөхәммәт абый Хә­лиуллин гына исән! Шө­кер, мәйданга тө­шеп, авыл­дашларны хал­кы­быз­ның иң яраткан бәй­рә­ме белән котлады ул. Аяклары тыңлап бетермәсә дә, зиһене яхшы әле. Быел да Мәл­лә­тамак авылы Сабан туе – авыл уртасында, Мәл­лә елгасы янәшә­сендә узды. Элек җәннәт почмагы кебек матур төштә – Ык буенда, Нарат-Асты ягындагы әрә­мәлектә уза иде олуг бәй­рәмебез.


Икенче гаҗәплән­дер­гә­не (әллә авылда көянтә-чи­ләк беткәнме): килен­нәребез иңнәренә көрәк сабы куеп кына узышты. Табигый, кө­рәк сабына сулы чиләк элеп булмый. Уен-ярышларны болай заманчалаштырсак, кая барып чыгарбыз икән...


Мөслим Сабан туенда иң кызыгы, иң мавыктыргычы, әлбәттә, көрәш булды. Былтыр батыр калган Илнар Сәетгалиев быел да (сигезенче мәртәбә) билен бир­мә­де, баш батыр исемен яулады. Нәсел­ләре белән көрәшче алар. Менә бер­ничә ел инде Мөслим җирендә аларга тиңнәр күренми.


Быелгы Сабантуйның яңа­лыгы талчыбыктан төр­ле фигуралар – сәнгать әсәр­ләре үрүчеләр ярышы булды. Каз оясы, бишек, читән генә түгел, әллә нинди җи­семнәр ясап була икән бит талчыбыктан! Сәнгать фес­тивалендә Италия, Испания, Казахстан осталары да катнашып,  атна буе дәвам итте бу ярыш. 17 команда, “Кояшлы Ык” паркында көн-төн дигәндәй тир түгеп, халыкка хезмәт җимешләрен тәкъ­дим итте. Халыкара бәйгегә Сабантуй вакытында йомгак ясалды. Район башлыгы Рамил Муллин киләсе җәйдә әлеге бәйгене тагын да киң­рәк колачлы итеп уздырачакларын җиткерде. Ул гына да түгел: киләсе елда Мөс­лим районы, Ык буе авыл­лары Сабан туен үзендә кабул итеп, берничә дистә мең кешене кунак итәргә җыена.


Рәшит Минһаҗ

Мамадыш

Сабынлап юылган сарык,  тә­гәрәшеп таяк тартышулар, яллап ки­терелгән җырчы­лар, татарча белмәүче кызлар... Быелгы Сабантуй кү­ңелгә әнә шулай кереп калды. Туган ягым Мамадышта һәр­кем җаны теләгән мәй­данда ял итә. Мин исә  “Татар кызы” бәйгесе уза торган урынны үз иттем. Өстәвенә авылдашым да көч сынаша.

 

Татар халкының милли йолаларын күрсәтә торган күңел­гә тиярлек чыгышлар бар. Кызлар бии дә, җырлый да. Үзләренең бу горур исемне ни өчен йөртергә тиеш­лек­ләрен раслый.  Шунысы да бар:  сәхнәгә чыккан бер генә кыз да бүләксез калмый. Но­ми­нацияләр җитәрлек. Барысы да тәр­типтә кебек, тик лаеклы урын алган бер ту­ташның татарча белмәве генә га­җәпләндерде.


 Районга уеннарда катнашыр өчен  махсус килүчеләр дә шактый. Ан­дый­ларның запас киемнәре дә, бүләк салырга капчыклары да әзер.
Авыл Сабантуйлары  бө­тенләй башкача уза. Монда кеше бер-берсен белә, уеннарда да теләп катнаша. Тү­бән Сон авылыннан ел әйлә­нәсе татар эстрадасы җыр­чылары китми  дисәң дә була. Атна саен концерт биредә. Сабантуйга  кунак итеп Нур­задәне чакырганнар.


 – Авыл халкына бүләк ясыйсы килде. Рәхәтләнеп ял итсеннәр, матур җырлар тыңласыннар, – ди җирлек башлыгы Равил Гатиятуллин. Биредә халык актив.  Рәхәт­ләнеп таяк тартышалар, кашыкка йомырка салып йөге­рәләр, мәйдан тутырып бии­ләр.


Туган авылымда  быел яңа төр уеннар барлыкка килгән.  Мәйдан читендә торган тәкәне күреп тә шаккаттым. Төсе бик матур,   йоннары бөдрәләнеп тора. Баксаң, сабынлап юганнар икән.  Бәй­рәмне мәктәп директоры Айрат Шә­рифуллин белән мә­дәният йорты хез­мәткәре Райлә Абдуллина алып барды. Үзешчән сәнгатьтә кат­нашу­чыларның зур шатлыклары бар: сәхнә костюмнары тектергәннәр. “Төрле җирләрдә чыгыш ясасак  та, кием табу зур проблема булды. Шөкер, быел район башлыгы безгә 6 пар кием тектерде”, – ди мә­дә­ният йорты директоры Миннекамал Гасыймова.


Бүләкләре шәп булгач, кул да кө­рәштерәләр, бер-берсен чанага утыртып,  тартып та  йөриләр. 13 яшьлек Адел Мусин быелгы бәйрәм­не күңе­лендә озак саклар, мөгаен. “Район Сабан туенда  көрәшеп, үз авырлыгымда беренче урында калдым. 7 мең  сум акча бирделәр. Авылда да беренче булдым. Баскыч бүләк иттеләр. Югары Якедә дә җиңдем. Юрган бирделәр.  Кече Сондә бү­ләкләр алдым. Анда биедем дә”, – ди ул. Әле туктарга исәбе юк – күр­ше-тирәдә узучы “Авыл көне” бәй­рәм­нә­ренә барам дип тора. Кө­рәшчегә – бүләге, безнең ише туган ягын сагынып кайтучыларга дуслар белән оч­рашу күңелле.


Гөлгенә Шиһапова

Субаш-Аты

Колхозлар таралгач,  Сабан туе безнең авылда да бер-ике ел узмады. Әм­ма  халык җитәкчеләрне сүгеп-сук­ранып утырмады, үзе акча җыеп, бәй­рәм итә башлады. Авылда яшәү­челәр дә, кайткан кешеләр дә кибет­чегә акча кертеп тапшыра. Аның “такса”сы юк, чөнки сә­дака түгел, кем күпме булдыра ала – шуның хәтле бирә. Кибетче исемлек төзи. Җыел­ган акчага бүләк­ләр алына. Сабан туеның көнен, вакытын халык белән киңә­шеп бил­гелиләр. Бала-чага­дан башлап, бар халык мәй­данга чыга.


Әтием Солтан, урыны оҗмахта булсын, Сабан туйларының президент күр­сәтмәсе белән уздырылуына риза-бәхил түгел иде. “Элек язгы кыр эш­ләрен кем кайчан тәмамлый – шул вакытта Сабан туе уза, ул ай буе дәвам итә иде”, – сөйли иде әти.


Мәйдан төрле вакытта узгач, авыллар да үзара йө­решкән. Яшьләр үз парларын тапканнар, гаилә корганнар. Шулай итеп, Сабан туе татарны бер итеп туплап тоткан. Ул, хәзер кайберәү­ләр әй­тергә яратканча, “интернациональ” бәй­рәм тү­гел. Сабан туйларын артык сәя­сәтләштерергә кирәкми, дип уйлыйм. Сабан туе мәй­даны – хал­кымның күңел көзгесе һәм “күгәрмәс вә тутыкмас” шушы раушан көзге­не халык саклый әле. Аны билгеле бер кысага куып кертмәскә кирәк, минемчә.


Мин Субаш-Атыга (Арча районы) ел саен кайтам. Авылда инде элекке кебек ат чабышлары юк, көрәшергә кеше дә калмады. Әмма иртәгә мәйдан дигән көнне, җигелгән атларда урам әйләнеп, чүпрәк җыялар әле. Аны “сөрән салу” дип тә йөртәләр, ә бездә “чүпрәк җыю” булып яши бирә.


Мәйдан көрәшчеләрсез дә шау килеп тора. “Утырганы-торганы, артында шуганы” дигәндәй, авыл халкы үзе төрле уеннарда катнаша, үзе җырлый, үзе бии. Еллар буе күрмәгән авылдашлары белән очраша. Һәм, ни гаҗәп, Сабан туе хәлләрен авыл халкы кызык итеп, мәзәк итеп, ел буе сөйли. Бәйрәм рухы алдагы ел мәйданына барып тоташа. “Хәзер Сабан туйлары да уздырмыйлар”, – дип зарланып йөрүчеләр элегрәк шактый иде, бүген бик ишетелми. Чөнки халык өстән кушканны, кемдер оештырганны көт­мичә, үз бәй­рәмен үзе уздырырга өйрәнеп ки­лә. Мондый халык озын гомерле була ул.


Риман Гыйлемханов

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 82, 11.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр