ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

Казанда “Кечкенә Токио” төзиләр. Фатирлар биш елдан әзер булачак

 

Петербургта узган халыкара икътисади форумда Татарстан 75 млрд сумлык 31 килешү төзегән. Узган атнада булган чара турында Министрлар Кабинетында узган очрашуда сөйләделәр. Татарстан Премьер-министры урынбасары Альберт Кәримов әйтүенчә, әлеге форумда барлыгы 19 мең кеше катнашкан, шуның 3,5 меңе – чит илләрдән.

51

Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бу зур чараны Россиядә узганнары арасында иң файдалысы дип бәяләде. Инвестициянең шактый өлеше заманча җитештерүгә корылган Haier “акыллы  завод”ына туры килә. Талия Миңнуллина әйтүенчә, тора-бара бездә көнкүреш техникасы һәм электроника җитештерүче 12 “акыллы” индустрия паркы булачак. Инвестиция җәлеп итү буенча Татарстан соңгы елларда гел макталды, ә быел исә Мәскәүдән 3,5 баллга гына калышып, II урынны алды.

 

Димәк, Татарстан җирендә эшләр өчен уңай шартлар бар дигән сүз. Японнар да юкка гына бездә “кечкенә Токио” торак комплексы төзергә ашыкмыйлардыр. Бу эшкә тотынучы “Иза Санге Рус” компаниясе – аз катлы йортлар төзүдә әйдәп баручы компания, диделәр. Димәк, йортларның сыйфаты яхшы булыр. Гарантияләренең 10 гына ел булуы бераз шикләндерә үзе. Бездә чирек гасыр шып та итмичә утырган йортлар бар. Японнар төзегәненең ни дәрәҗәдә сыйфатлы икәнен яши-яши күрербез әле. Безне аның бәясе кызыксындырды. Төгәл генә сан ишетмәдек үзе, һәрхәлдә, “кечкенә Токио” йортлары Казан үзәгендәге ике бүлмәле фатирдан кыйбат булмас диделәр. “Токио” Совет районы җирлегендә төзелә һәм 2024 елда анда безнекеләр яши дә башларга мөмкин.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 82, 11.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр