ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 74, 26.05.2017/

Көтүегез чыктымы?

 

Авыл кешесенең үзе генә белгән үзгә бәйрәмнәре, сөенечләре байтак. Әле хө­күмәт карары белән бил­геләп үтелә торган рәсми бәй­рәм­нәр аларның кайберләре янында бөтенләй төссез­ләнеп, кечерәеп кала кебек. Моңа аптырыйсы да түгел. Бердән, әлеге рәсми көннәр­нең күбесен авыл халкы бәйрәм итеп тә мәшәкать­ләнми. Икенчедән, авыл ке­ше­сенең үз бәйрәме дигәне аның йөрәге аша үткән ниндидер бер мәшәкать белән бәйле.

4-2
Әйтик, язга чыгуга, авылныкылар дүрт күзләп көтә торган шундый бәйрәмнәрнең берсе – көтү чыккан көн. Шул да булдымы бәй­рәм, дияр шәһәрнекеләр. Нинди генә әле! Тик аның рәхәт­леген, матурлыгын тояр, аңлар өчен авылда яшәп, бу көнне түземсезләнеп көтеп алырга кирәк шул. Көтәрсең дә, язга таба кыш өчен дип тә­гаенләп әзер­ләгән печән-салам, фураж такырая башлый, сатып алган терлек азыгының һәркайсы исәплегә әйләнә. Бик-бик хасиятле хуҗа­лар гына аны җиде айга җитәрлек итеп туплап куя ала. Әнә быел да бездәге ничә кеше печән бетте дип аптырап йөрде. Ярый ла, безнең “Татарстан” хуҗалыгы аны колхозчыларына һәм пенсионерларга ел әйләнәсе сатып бирә ала (быелгы кебек печән табу бик проб­лемалыга әйләнгән бу язда да сатты әле), күп хуҗа­лыклар бу чорда үзләре печән эзли башлый бит. Кыскасы, терлек азыгы чамалы булганнар бигрәк тә көтә бу көнне.


Хәер, аны абзардагы мал-ту­ар да көтә әле – кырга чыгар көннәре якынлашканны ук сизә, үзләренчә әзерләнә, “уяна” баш­лый. Ә инде бе­ренче көн кырга чыкканда карт сыерлар да җилбәзәк танага әй­ләнә – һич тыяр, туктатыр әмәл калмый үзлә­рен. Бер-берсен сагынышып, үткән көтүдә бергә йөргән “дусларын” табышып һәм күп очракта шул зур болынга сыя алмый сөзешеп-төрткәләшеп мәш килә алар. Бу көнне мөгез сындырулар да, су эчәргә төшкән җирдә батып калулар да була, беренче көн “истәлекләре” булган корсактагы мөгез эзләре, җәрәхәт­ләр дә байтакка җитә.


Элегрәк бездә көтү 1 майларда ук чыга иде. Соңгы елларда май азагына таба күчте. Моның бер уңай ягы бар, көтүлектәге печән-үләннәр шактый күтәре­леп өл­ге­рә. Тик... ничә айлар си­нең кулда булган эре маллар кайсы көтүгә, кайсы арканга чыгып киткәч, абзар гына бушап калмый, кулдан эш тә китә шул. Шуңа да башкасын уйлап тормастан, майга чыгуга, малларны иркенгә җибәрәсе килә башлый.


Дөрес, мал-туарны өйдә то­туның кечкенә генә бер плюсы бар: хуҗалыктагы эшләрне үз җае­ңа эшлисең. Ягъни иртән һәркем үзе ничәдә тели, шулай тора. Ә менә көтү чыга башлагач, авыл бер ритмда яши башлый, бигрәк тә иртән. Һәммә эш көтүгә кадәрге режимга көйләнә. “Көтү кугач, көтү кайткач”, – дип сөй­ләшә башлыйбыз. Ар­канга дигән терлекне дә вакытында илтеп өлгерергә кирәк – ни чарадан бичара дигән­дәй, күнегел­гәннән иртәрәк торырга туры килә.


Шунысы сөендерә: авылда сыер малының баш саны соңгы елларда тагын арта башлады. Быел гына да ничә хуҗалыкта өчәр сыер асрауга күчтеләр. Сөткә бәяләр күтәрелү, тотрыклырак тору (кызганыч, быелга чыккач кына да инде биш мәртәбә бәяләре кимеде, әмма барыбер әле үткән елгы дәрәҗәдән бераз артыграк) нә­тиҗәсе бу. Димәк, көтү чираты да озаграк “әйләнә” дигән сүз. Бу да сөенергә бер сәбәп.

P.S. Ә сездә көтү чыктымы? Чыбыркыны чират буенча үзегез шартлатасызмы, әллә инде кешегә акча түләп чыгарасызмы? Авыл тормышының иң романтик мизгелләреннән берсе саналган көтүгә чыгу турында сездән язмалар көтәбез.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 71, 19.05.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр