ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

Әлегә тавыксыз калдык

 

Питрәчтәге кошчылык фабрикасыннан тавык алырга җыенган идек. Лаеш районында кош гриппы табылганнан соң, аптырашта калдык. Алыргамы, юкмы? Фабрикага шалтыраткач, карантин игълан ителүен, тере тавыкларны сатмаячакларын җиткер­деләр. Июнь аенда белешергә куштылар.

4-1
Авыл халкының нәкъ тавык-чебеш, каз-үрдәк ала торган вакытында “Лаеш” кошчылык фабрикасында кош гриппы табылды. Май башында әлеге комплекстан Нурлат, Балык Бистәсе, Ютазы районнары һәм Казан шәһә­ренең Дәр­вишләр бистәсендәге шәхси хуҗа­лыклар да тавык алып кайта. Аларда да кош гриппы табыла һәм карантин игълан ителә. Ютазы райо­нының Әб­сәләм авылы да менә шушы “кара исемлек”кә эләккән. Авыл җир­леге башлыгы Резеда Ибра­һи­мова белән элемтәгә кереп, хәлләрен белештек.


– Авыл халкы пошаманга төш­те, дип әйтә алмыйм. Чир бер генә шәхси хуҗалыкта табылды, – ди Резеда Ибраһимова. – Ул ху­җалыкта дезинфекция үткә­рел­де, тавыкларны утта яндырдылар. Әлеге җирлектә яшәүчеләр билгеле бер вакытка кадәр кош-корт алмый тора. Бездә генә түгел, авылдан биш-ун чакрым ераклыкта урнашкан салаларга да кайбер чикләүләр кертелде. Бераз сабыр иткәннән соң, рөх­сәт бирерләр дип өметләнәбез. Ветеринарлар тикшергән кош-корт алырга мөмкин булачак.


Ничек кенә булмасын, халык барыбер шикләнә икән. Россельхознадзор идарәсенең республика бүлегенә бу көннәрдә мөрәҗәгать итүчеләр күбәйгән. Халыкны бер генә сорау борчый: тавык-чебеш алырга ярыймы?


– Шәхси хуҗалыкларга кош-корт алмагыз, ярамый дип куркытып, күңелләренә шик уятырга кирәкми, – ди идарәнең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге мөдире Идрис Гатин. – Һәр районда ветеринар идарәләр бар, сораулары туа икән, иң беренче аларга чыксыннар. Райондагы хәлне белгечләр күз уңында тота. Кош-корт, мал-туарны гына тү­гел, терлек азыгын да тикшерә.


Идрис Гатин әйтүенчә, урамда сатып йөри торган, уенда бары тик акча эшләү булган ке­ше­ләрдән кош-корт алмау хәерле. “Соңгы елларда алыпсатарлар күбәйде. Аларның кайдан алып кайтуын, нәрсә эшләвен белеп бетереп булмый. Кайберәүләр акча эшләү юлын гына карый, сак­лык чаралары турында уйламый. Менә шуңа күрә дә эпизотик хәл кискенләшә”, – ди белгеч.


Идарәдә әйтүләренчә, респуб­ликада эшләп торучы барлык зур кошчылык фабрикаларында те­реләтә сатуны вакытлыча чик­ләгәннәр. “Белгечләр тарафыннан кош-корт асраучы һәр фабрика, фермер хуҗалыгы ныклы тикшерү астына алынды. Алар­да хәл тотрык­лы. Теләгән кешегә әлегә фермер хуҗалык­ларында үсте­рел­гән, ветеринар тикшерү узган тавык-чебешне, каз-үр­дәк­не сатып алырга мөмкин. Әмма шунысын онытмасыннар: быел бары тик ябык шартларда гына асрау рөхсәт ителә”, – ди Идрис Гатин.


Кош-корт үрчетү һәм үстерү бе­лән шөгыльләнүче берничә фермер хуҗалыгына шалтыратып хәлләрен белештек. Тукай рай­о­ны­ның Шилнәбаш авылында эш­ләп килүче “Хөснуллин” фер­мер хуҗа­лыгында әлегә че­бешләр үсеп җит­мәгән, кечкенә икән. Йомырка салучы тавыклар 4 июньдә генә бер айлык була, диделәр. Ябык режимда асрауларын, сату июнь-июль аенда гына булачагын әйттеләр.


Ә менә каз-үрдәк үрче­тү­челәргә быел авыррак. Соңгы елларда Мөслим районы фермер хуҗалыклары каз-үрдәк, тавык-чебеш асрау белән махсуслашып беткәннәр иде. Бу җирлектә шундый берничә фермер бар. Быел каз бәбкәләрен сату кыенрак икән. “Йомырка тавыкларын күп­тән сатып бетергән идек инде, – ди фермер Рәиф Мортазин. – Ә менә каз бәбкәләре белән кыенрак. Башка елларда чит өлкә­ләр­дән килеп, күпләп ала иделәр. Быел исә кош гриппы ачыклангач, куркалар, алмыйлар. Иң мөһиме – чире безгә килеп җитмәсен. Бәбкәләрне ничек тә сатарбыз әле”.


Сүз уңаеннан, илнең кайбер төбәкләре Татарстанда җитеш­те­релгән продукцияләрне сатып алыр­га 15 ноябрьгә кадәр чик­ләгән. Исемлеккә азык-төлек ке­нә түгел, терлек азыгы да кер­тел­гән. Белоруссиядә дә Татарстан продукциясен алмаска киңәш итәләр. Шул ук вакытта, авыру тагын да таралмасын өчен, бел­гечләр республика авылларындагы тавык-че­беш сатып йөрү­челәрне дә тик­ше­рә. Әлмәт районында, мәсәлән, бернинди рөх­сәт документлары булмаган тавык сатучыларны тоткарлаганнар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 70, 19.05.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр