ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 74, 26.05.2017/

Айзат үзе безгә ярдәм итә

 

“Ватаным Татарстан” газетасы авыр хәлдә калган гаиләләр, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, төрле авырудан интегүчеләр турында мәкаләләр генә язып калмыйча, татар эстрадасы җырчылары белән берлектә хәйрия концертлары уздыруны да матур бер гадәткә кертте. Газетабыз коллективы журналистлары быелгы матбугат бәйрәмен игелекле гамәлләр кылып каршы ала.

17-3

Казанның “Сәйдәш” мәдәният йортында узган чираттагы хәй­рия концерты озакламый җиде яшен тутыручы Айзат Шәмиев­нең сәламәтлеген ныгытыр өчен акча җыю максатыннан узды­рыл­ды. Айзат вакытыннан алда туа. Әнисе Лилия улының үсе­шендә тайпылышлар күреп, са­быйны табибларга йөртә баш­лый. Малайга ДЦП диагнозы куялар. Карап торышка Айзатны бер дә авыру дип булмый. Елмая, кү­ңеленә ошаган кешеләргә яра­туын сиздерә, аерым җөм­ләләр төзеп әйтә белмәсә дә, ишарә белән аңлата.

 
Без Айзатны бер күрүдә яраттык. Ниндидер бер ягым­лылык белән үзенә тартты ул. Моннан өч ел элек газетабызда аның турында бер язма чыккан иде. Үзебез язган кешеләр ту­рында онытмаска, аларның хәл­ләрен белешеп торырга тыры­шабыз. Айзатның әнисе белән дә кабат элемтәгә кердек. Ул­ларын тернәкләндерү үзәкләре­нә йөртү өчен Тәтештән Казанга күченеп, кеше фатирында гомер итүче бу гаиләнең хәлләре мак­танырлык түгел икән. Гаилә башлыгы Фәнис үзе генә эшли, Лилия Айзат белән өйдә утыра. Шуңа күрә Айзатны яхшылап дәваларга матди мөмкинле­к­ләре җитми икән. Башта бу хак­та “Кайсыгызның кулы җылы?” сәхифәсендә язып чыктык, ә аннары инде Айзат өчен хәй­рия концерты уздырырга бул­дык.

Без уздырган хәйрия чарала­рының максаты бик гади: халыкны ял иткәндә дә игелек кылырга өй­рәтү. Дуслар, танышлар аша билетлар таратып, аларны бу чарадан баш­ка яши алмас иттек инде. Үз туганына хәйрия чарасы уздырганда актив катнашкан Лилия Әскарова, мәсәлән, хәзер бер генә концерт­ны да калдырмый. Ире Хәниф бе­лән бергәләп булышалар. Билет сатумы, сәдака салу өчен тартма табумы, афишалар ясатумы – барысын да алар башкара. Билет тарату дигәннән, Хәмдия исемле тамашачыбыз аеруча күңелгә кереп калды. Газета укучылар арасыннан кон­цертка билет сорап шалтыратучылар күп булды. Беркөнне телефон бөтенләй тынмады. “Исән­ме­сез, сез кайда яшисез, билетны каян алырга була?” – диләр. Адресны аңлаткач: “Ә, Хәмдияләр йортымыни?” – диләр. Икенче шалтыратучы да Хәмдияне белә булып чыкты. Өченчесе дә Хәмдиянең танышы икән. Җитмәсә, ул вакытта ангина белән авырып та ятам. Дүр­тенче шалтыратучы: “Хәзер Хәм­дия кереп билетны да алыр, үзеңне дә терелтер. Керосины бар аның”, – ди. Шулай итеп, 7 ел яшәп тә, бел­мәгән күршебез белән таныштык. Хәмдияне дә үз сафларыбызга алдык хәзер. 

 
Ә беркөнне Чистайдан 85 яшьлек Роза апа шалтырата. “Гәҗите­гезне яратып укыйм. Бу кәнсирт турында шуннан укып белдем. Әби­зәтелне киләм. Миңа иң кыйммәтле билитны калдыр, балам. Файдам тисен. Иртән юлга чыгармын”, – диде ул. Шөкер, Роза апа Чистайдан килеп җитеп концерт карады. Мәгълүмати ярдәм күрсәткән өчен “Татар радиосы” һәм “Яңа Гасыр” каналының “Манзара” тапшыруына, билет таратуда ярдәм иткән “Се­тевая компания”гә рәхмәт бел­дерәбез. 

17-2
Татар эстрадасы җырчылары ту­рында бушка җырлаучы юк ди­гән сүзләр ишетергә туры килә. Шө­кер, безгә андыйлары туры кил­гәне юк. Бу юлы катнашырга теләк белдерүчеләр күп иде. Хәтта кай­бер­ләре белән сүзгә дә килеп беттек. Җырчылар арасында дан ка­зан­ган олпатлар да, танылып ки­лүче, әле исемнәре бик үк таныш булмаган яшьләр дә бар иде. Исем­нәре, дәрәҗәләре төрле, әмма барысын да ярдәм итәргә ашыгып тору һәм изгелек кылу теләге бер­ләштерә. Киләчәктә дә бергәләшеп эшләргә насыйп булсын. Ә менә алып баручылар икәү генә. Алар турында язмый мөмкин түгел. “Рес­публиканың иң абруйлы газетасы оештырган бу концертны бик теләп алып барырга булдык. Нинди зур эш эшлисез! Бер уйласаң, журналистның эше язу-сызу гына кебек. Әмма сез моның белән генә тукталып калмыйча, газета укучы­ларның һәр гозеренә колак салып, аларга ярдәм итәсез”, – ди алып баручылар Гөлүсә Ахунова белән Илнар Галәвиев.

 
Концерт мизгелләрен тарихка кертергә дип фотограф Гөлназ Фәйзрахманова килде. Ландыш Гарифуллина тамашага килгән ха­лык­ның кулына кына белән бизәк тө­шереп, җыелган акчаны Айзат­ның әнисенә тапшырды. Саба районында эшләүче коллегабыз За­мирә Сәмигуллина “Кайда син, насыйп яр?” дигән китапларын җи­бәрде. Китап сатудан кергән акча да авыру сабыйга ярдәм итәр дип өметләнә­без. “Ил төкерсә – күл булыр”, – дип тикмәгә генә әйт­миләр. Бу чарадан 142 мең сум акча җыелды.


Сүз уңаеннан, 17 майда Шә­миев­ләрнең олы уллары Айнур­ның туган көнен дә билгеләп үттек. Егетне бөтен халык тәбрик итте. Туганнары, дуслары да би­регә җыел­­ган иде. Сәхнәгә менгәч, әниләре Лилия күз яшьләрен тыя алмады. “Күрәсеңме, улым, безгә күпме кеше булыша. Син дә үсеп җитеп, игелекле бала бул. Энеңне ташлама, ярдәм кирәк кешеләргә булыша бел, – дип сөйләде ул. – Гаиләбездә авыру бала туу безне бөтенләй үзгәртте. Дөньяга башкача карарга өйрәндек. Баланы аякка бастыру үз көчебездән генә килми. Шуңа да “Ватаным Татарстан” газетасыннан бу чараны оештыруларын сорадык. Журналист Гөл­генә Шиһапова безгә Украинага барып дәвалан­ган­да да ярдәм кулы сузып, акча җыярга булышкан иде. Инде менә тагын ярдәм итәсез”.


Хәйрия – һәркемнең күңел эше. Беркемне дә мәҗбүриләп сәдака бирдертеп тә, концертка алып барып та булмый. Яхшылык эшләр өчен күңелеңдә игелек кенә түгел, ниндидер бер китек тә булырга тиештер ул. Янәшәсендә ярдәмгә мохтаҗ кешесе булганнар авыр хәлдә калганнарның хәлен яхшырак аңлый.  Концерт тәмам булуга телефонга шалтырата башладылар: киләсе концерт кайчан була, безне чакырырга онытмагыз!


Бар, әлбәттә, төрле кешеләр! Концерт башланырга берничә минут кала яныбызга ашыга-ашыга бер ир килде. “Өч минутым бар. Концертка керә алмыйм. Акчамны  кире бирегез”, – ди бу. Янәшәдә торган ханым әлеге ирне кызганды булса кирәк, кулында билеты булса да, кесәсеннән акча чыгарып, аны ашыккан кешегә сузды. Сатып алынган түгел, ә бер бәйге аша бушка таратылган билет иде ул. Әлбәттә, ул ир кеше белән хәйрия һәм игелек турында сөй­ләшеп тора алмадык. Бу чараларны уздырыр өчен урын табу, җырчылар чакыруның берние юк. Күбрәк кешегә яшәүнең асылын, тормышның кадерен аңлатасы иде. Күңелне пакьләндерер, җан­нарын җылытыр өчен, булган тормышыңа, кул-аякларың йөр­гән­гә, гомумән, бу җирдә яшәвеңә шөкер итү өчен бер мөмкинлек мондый чаралар. Бу концертка халык Айзатка ярдәм итү теләге белән җыелды. Әмма бу бер сәбәп кенә. 7 яшьлек кечкенә малай үзе җыелган тамашачының күңеленә яңа игелек орлыклары салды. Игелек җирдә ятмый, бер әйләнеп кайта ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 73, 19.05.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр