ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 91, 27.06.2017/

//

Кешегә күрсәтерлек сәләтегез бармы?

 

Узган атнада барлык телеканаллар Владимир Путинның рояльдә уйнавын күрсәтте. Пекинда узган зур халыкара чара вакытында Кытай башлыгын көткән арада Россия Президенты “Московские вечера” көен уйнады. Путинның бу һөнәрен беренче тапкыр гына күрсәтүе түгел инде. Моннан тыш, без аны дзюдо остасы буларак та беләбез. Соңгы елларда ул хоккей белән дә мавыга. Әйтик, узган атнада Сочида узган бер очрашуда ил башлыгы көндәш капкага алты алка кертте. Белгечләр исәпләп чыгарган: Путин бер матчта, уртача алганда, 3,6 алка кертә икән. Ә дөньяның иң танылган һөҗүмчеләреннән саналган Александр Овечкинның күрсәткече 0,6 гына. Ә сезнең кешегә күрсәтерлек һөнәрләрегез, сәләтегез бармы?

3-1

Ирек ШӘРИПОВ, “Дуслык йорты” директоры, Татарстан Дәүләт Советы
депутаты:

 
– Үз гомеремдә төрле шө­гыль­ләрне үзләштереп карадым. Миннән балыкчы килеп чыкмады, аучылык турында хыялланмыйм да. Ә менә эшемне яратам. Кешеләр, милләтара, динара мө­нәсәбәтләр, иҗтима­гый һәм дәү­ләт эшчәнлеге кызыксындырды һәм шуның эчен­дә кайныйм да. Машинаны шәп йөртәм, техникага кулым ята. Фикеремне телдән дә, язма рә­вештә дә җиңел җиткерә алам. Берьюлы югары дәрәҗәдә ике телдә дә сөйләшә алуымны да казаныш дип саныйм. Мин аңа тырышлык, үҗәт­лек белән иреш­тем.

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА, язучы:

 
– Төп эшем, ашым, шөгылем – ул язучылык. Язарга утырганда: “Кая әле шаккатырыйм, га­җәп­лән­дерим, кешеләр алдында горурланырлык булсын!” ди­гән максат куймыйсың. Күңел тула, интегәсең, газапланасың. Каләм алып йөрәктә булган бө­тен хис­ләрне, фикерләрне түгә­сең, чөн­ки ул таша, язмый мөмкин түгел. Мактанып әйт­мим, әмма төрле газета-журнал­лар минем хикәя, повестьла­рымны көтеп тора. Басылып чыккач, барысы да яза, шалтырата. Тырышлыгым юкка чыкмаган икән дип канәгатьлек хисен кичерәм. Кызым белән төрле ризыклар пешерергә яратабыз. Тәмләп ашыйлар, мактыйлар. Әмма бу һөнәр белән һәр татар хатын-кызы мактана аладыр.

Илфат БӘДРЕТДИНОВ, Апас районының Морзалар мәктәбе директоры:

 
– Мәктәп белән идарә итү, балаларны укытудан тыш, тальянда уйный беләм. Күккә чөеп мактамыйлар, “виртуоз” дип тел шартлатмыйлар, әмма үземне начар уйныйм димим. Уйнаганда күңе­лем була, якыннарыма ошый – миңа шул җитә. Сүз уңаеннан, мин дә бер кул, ике бармак белән фортепиано һәм рояльдә уйный беләм, көйләр чыгарам. Көйне, моңны тоемлау бар. Мин Президент булсам, миңа да сокланырлар иде, бәл­ки. Путинның хоккей уйнаганын мин дә карадым, 60 яшьлек кешенең кулына кәшәкә тотып шундый тизлектә шуганына га­җәпләндем. Безгә дә шундый булырга язсын. Үзем хоккей түгел, волейбол яратам.

Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА, җырчы:

 
– Җырлый беләм дип кеше­ләрне шаккатыра алмыйм, сәхнә – төп эшем, кәсебем. Минем кебек тагын меңләгән җырчы бар. Минем рәсем ясарга кулым ята. Мәктәптә өйрәндем, Казанда укыганда лекция вакытында укытучылар, группадаш­ларым­ның портретларын ясап бүләк итә идем. Әле дә рәсемнәремне күргән кешеләр гаҗәпләнә. “Ник яшереп ятасың?” – диләр. Вакыт җитми, әмма бу шөгылемне үс­терү теләге зур.  

Юто ХАШИЯМА, Токио шәһәре, студент:

 
– Яраткан шөгыльләрем бар, ләкин кешегә күрсәтерлек түгел. Гап-гади алар: фотосурәтләр ясау, тауга менү һәм велосипедта йөрү. Фотосурәтләрем күр­гәз­мәләр оештырырлык түгел әле. Минем татар телен өй­рә­нүе­мә күпләр сокланды. Берни­кадәр горурланырлык та, әмма мин аны камил беләм дип санамыйм, аны үзләштерүне дәвам итәм. Путин татарча сөйләшә беләме? Юк, ә мин беләм! Татар халык ашларын пешерәм, һәр­хәлдә әзер­ләргә яратам. Менә шул һөнәрем дә бар, әмма осталыкка җитеп булмады.

 

“ВТ” кайнар линиясе

 

Сорау юллаучылар игътибарына! “ВТ” кайнар линиясе көн саен бик күп шалтыратулар кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8(843) 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@­vatantat.ru электрон адре­сына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.

 

Ташлама тиешме?

 

Мин – “Блокадалы Ленинградта яшәүче” дигән күкрәк тамгасы белән бүләкләнгән II төркем инвалид кеше. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү артып китте. Минем кебекләргә берәр төрле ташлама бармы?

 
Җ. Сабиров.

Казан

 

 Әгәр фатирның хуҗа­сы булып саналасыз икән, сезгә ташлама каралган. “Блокадалы Ленинградта яшәүче” дигән күкрәк билгесе булган ке­шеләргә торак-коммуналь хез­мәт­ләр өчен түләгәндә 50 процентлы ташлама каралган. Гаилә әгъзалары өчен бернинди ташламалар да юк.

 

Үземнеке итеп буламы?

 

2000 елда дача сатып алдым. Хуҗасына акча бирдем, ә ул миңа бакча документларын тапшырды. Җирне үз исемемә күчертеп тормадым. Ел саен  тиешле взносларны түләп бардым. Бер ай элек дача саткан кеше үлеп китте. Мин бакчамны үз исемемә күчертә аламмы?

 
Сәкинә

 

 Әлеге бакчаны үлгән ке­шенең варислары гына рәс­миләштерә ала. Үлгән ке­шенең туганнарын табып, әлеге бакча турында сөйлә­шегез. Бәлки, алар каршы да килмәс. Әмма  бу очракта бар­лык документ эшлә­рен­дәге кирәк­ле чыгымнарны сез күтәрәчәксез.

 

Ана капиталы артамы?

 

Ана капиталын арттырып түли башлыйлар икән дип ишеттем. Шул хакта аңлатып бирсәгез иде.

 
Римма

 

 Россия вице-пре­мье­ры Ольга Голодец бел­дерүенчә, 35 яшькә кадәр икенче бала тапкан яшь аналарга Ана капиталы гына түгел, ә 250 мең сум кү­ләмендә өстәмә акча түләү дә күздә тотыла. Бу акчаны әни кеше үз максатында да тотарга мөмкин. Әлеге ярдәмне киләсе елдан би­рә башларга мөм­кин­нәр. 2007 елдан бирле гамәлдә булган Ана капиталы акчасын хә­зерге вакытта торак шартларын яхшыртуга, ипотека тү­ләүгә, бала укытырга яисә ана пенсиясен тәэмин итү­гә тотарга ярый.

 

Агачны нишләтергә?

 

Йортыбыз каршында бер агач үсте. Киңәеп китеп, хәзер ул өйдәге яктылыкны каплый. Үзем яшәгән район хакимиятендәгеләргә әйткәч, агач карт түгел, авып төшү куркынычы тудырмый, кисмибез, ди­деләр. Миңа хәзер кая мөрәҗәгать итәргә?

 
Ландыш

 

Иң элек сезгә үзегез яшә­гән фатирдагы якты­лык­ның дәрәҗәсен ачык­ларга кирәк булачак. Аны Татар­стан­ның гигиена һәм эпидемиология үзәге билгели. Әм­ма белгеч­ләрне чакырган­чы, фати­р­ның шул бүлмә­сен алдан әзер­ләп куярга кирәк. Бүлмә җиһазлар­сыз, тәрә­зә рамнары төзек, пыялалар чис­та булырга тиеш. Яктылык нормада булмаса, сез кулыгыздагы язу белән район хаки­миятенә мөрә­җәгать итә аласыз.

 

“Хезмәт ветераны” исеме кемнәргә бирелә?

 

Ирем озак еллар бер урында эшли. Төрле  Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары бар. Шулар белән генә “Хезмәт ветераны” алып булмыймы? Ул исем кемнәр­гә бирелә һәм хезмәт ветераны исемен йөртүчеләргә нинди социаль ярдәм каралган?

 
Гәүһәрия

 

“Ветераннар турында” Фе­­дераль законның 7 нче маддәсе нигезендә хезмәт ветераннары булып түбән­дәге затлар санала:
1) “Хезмәт ветераны” таныклыгы булганнар;
2) хезмәт юлын балигъ булмаган яшьтән Бөек Ватан сугышы чорында башлап, кимендә 40 ел (ир-ат өчен), 35 ел (хатын-кызлар өчен) хез­мәт стажы булган затлар;
3) орденнар яисә ме­даль­ләр белән бүләклә­нү­че­ләр, СССР яки Россия Фе­де­рациясенең мактаулы исем­нәренә лаек булып, пенсия билгеләү өчен кирәкле хез­мәт стажы булганнар;
4) хезмәттә казанышлары өчен ведомство бил­геләре белән бүләк­ләнү­че, пенсия билгеләү өчен ки­рәкле хезмәт стажын булдыручылар;
“Хезмәт ветераны” исемен биргәндә эштәге казанышлары өчен дәүләт идарә хакимияте һәм СССР, РСФСР, Россия Федера­циясендә кат­нашучы (катнашкан) дәү­ләт эшләрен гамәлгә ашыручы органнар бил­геләре бе­лән бүләк­ләнүчеләр дә кабул ителә.
Татарстан Республикасында “Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибе һәм шартлары ТР 30.06.2011 № 33-ТРЗ Законы буенча билгеләнә.
“Хезмәт вете­ранна­ры”­на ай саен акчалата түләү, тулай торак, коммуналь хез­мәт, радио, күмәк антенна, телефон элемтәсе өчен тү­ләгән чыгымнарыннан 50 процент ташлама каралган.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 70, 19.05.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр