ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 91, 27.06.2017/

“Мин килешүне үтәргә әзер”

 

Хави Грасия Казаннан китәргә җыенмый. “Рубин”ның үз кырында ЦСКАга оттыруы белән тәмамланган уеннан соң булган матбугат очрашуында әнә шунысы аңлашылды. “Казан-Арена”да сезонның соңгы очрашуына җыелган халыкка Грасия командасы уен да, нәтиҗә дә күрсәтә алмады. Өмет дигәннәре исә күптән юк инде. Футбол сөючеләр аны башка кешедән көтә.

1-4  
rubin-kazan.ru

Якшәмбе көнне тәмамланачак быелгы чемпионатның соңгы уеннары “Рубин” өчен бернинди әһәмияткә ия булмаса да, ЦСКАга каршы узасы очрашу турында күп шауладылар. Ник дигәндә, бу матч барышында Казанның Кон­фе­дерацияләр Кубогына әзерле­ген дә тикшерделәр. Халыкны алдан ук кисәтеп куйдылар: 17 май кичендә стадион тирәсендә гади машиналар өчен юллар ябыла, шәхси автомобильләрне ерактарак калдырып килү хәерле булачак. Автобус һәм трамвайлар исә “Казан-Арена” янында туктамаячак. Шуңа күрә футбол сөю­челәргә стадионга кадәр тәпи-тәпи атларга туры киләчәк. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенең ике тукталышны ишеге ачык трамвай бусагасына басып баруын исәпкә алмаганда, юллар ябылуның әллә ни куркынычы юк икән. Аның каравы “Ветеринария академиясе” белән “Казан-Арена” тукталышлары арасын төгәл 13 минутта узарга һәм моның өчен 554 адым атларга кирәклеге ачыкланды. Монысы – җәй көне Конфедерацияләр Кубогы уеннарына килергә җыен­ган тамашачылар игътибарына.

 
17 июнь көнне кертелгән чик­ләүләрнең максаты халыкны җәяү йөртүдән гыйбарәт түгел иде, әлбәттә. Бу көнне футбол матчында иминлек чараларын да тик­шерделәр. Алдан хәбәр ителгәнчә, моның өчен 2,5 мең полиция һәм Росгвардия хезмәт­кәре, тагын 1 мең тирәсе контролер җәлеп ител­де. Әйте­р­гә ки­рәк, өстәмә чаралар халык өчен әллә ни кома­чау­лык тудырмады. Волонтерлар стадионга килүче­ләргә ярдәм итәр­гә тырышты.  Әмма барысы да сәгать ке­бек көйле булсын өчен өйрә­нергә кирәк әле. Сак өчен җаваплы кешеләр­нең, мә­с­ә­лән, кайбер сорауларга җа­вапны үз­ләре дә белмәве ачык­ланды. Әй­тик, фә­кый­регез иске аккредитация бе­леш­мәсе белән стадионны рәхәт­лә­неп айкап чыкты. Та­тарс­танның яшьләр эш­ләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүз­ләренә караганда, чәршәмбе ки­чендә узган сынау вакытында вак-төяк ким­челекләрне исәпкә алмаганда, зур җитешсезлекләр ачык­ланмаган. “Әлеге очрашуга ФИФА вә­килләре дә килгән иде. Алар тамашачыны теркәү һәм стадионга кертү тәртибенә уңай бәя бирде. Без бу сынауны уздык һәм алдыбызга куелган бурычны үтәдек”, – дигән министр.

 

Владимир Леонов узган атнада әлеге очрашуга 40 мең чамасы тамашачы киләсен фаразлаган иде. Билгеле булганча, халыкны бу уенга бушлай кертте­ләр. Әмма моның өчен аерым сайтта теркәлергә һәм тамашачы паспортын алырга кирәк иде. Алган кешеләр әйтүенчә, бу эшнең бернинди кыенлыгы да булмаган. Әмма “Рубин” белән ЦСКА арасындагы уенны күрергә 21 мең кеше генә җыелды. Гаҗәп түгел. Беренчедән, тамашачы пас­портын өстән кушылган өчен генә алучылар да булды. Шуңа күрә килми калучылар да булгандыр. Бу очракта халыкны махсус җыюның да гөнаһы юк кебек – кеше күбрәк булган саен ста­дионның әзерлеген тикшерү дә нәтиҗәлерәк булачак. Икен­че­дән, “Рубин” үзе дә “Казан-Аре­на”­ны тамашачы белән тутырырлык уен күрсәтми.

 

ЦСКАга каршы узган очрашуда Казан командасы моны тагын бер кат раслады. Беренче таймда Хави Грасия уенчылары турнир таблицасында икенче урын өчен көрәшүче көндәшенә җитди каршылык күрсәтергә тырышса да, үз мөмкинлегеннән файдалана алмады. Очрашуның икенче өле­ше башлангач исә “Рубин” бер кешегә азрак калды һәм өстенлек тулысынча кунаклар кулына күчте. Уенның иң нәтиҗәле уенчысы булып ЦСКА һөҗүмчесе Виктор Витиньо танылды. Башта ул үзе туп кертте, ахырда исә Дзагоевка нәтиҗәле пас бирде. Бездә дә бар Бразилия уенчысы. Тик Жонатасның быел бер туп та кертә алганы юк. Чемпионатның көзге өлешендә рәттән алты очрашуда уңышка ирешкән, барлыгы сигез гол иясе булып танылган Бразилия һөҗүмчесе язгы уеннарда бер тапкыр да сөендерә алмады. Хәер, башка уенчылар да Жонатастан калышмый.

 

Ә менә команданың баш тренеры Хави Грасия футболчыларына тел-теш тидерми. “Команда тырышты, уенчыларга дәгъва белдереп булмый.  Уен башы начар булды димәс идем. Әмма мондый көндәшне җиңү өчен туп кертергә кирәк. Ә без булдыра алмадык”, – диде баш тренер һәм бу юлы да хөкем­дарлардан зарланып алды. Журналистлар түзмәде, Грасиядән аның Казанда калу-калмавы турында сорадылар. “Команданың унынчы урыннан түбән төшкәне юк дисезме? Мин күрәзәче түгел, ләкин без әле тугызынчы урында да булырга мөмкинбез, – дип гаҗәпләндерде испан белгече. – Мин килешүем нигезендә эшләр­гә әзер. Хәзерге вакытта башка төрле сөйләргә сәбәп күрмим”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 71, 19.05.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр