ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 176, 25.11.2017/

Ишле гаилә – ишле бәхет

 

“Күп балалы гаилә дигәч, ничә сабый күз алдыгызга килә? Өч – аннан да күбрәк булса, гаилә бер машинага сыймый...” Чынбарлыктан алынган мисал бу! Тормыш авырлаша, дип ух-пух килгән заманда, бәби алып кайтуны да кичектереп торырга туры килә хәтта. Бәхетнең иң олысы – ишле гаиләдәме? Бу атнада билгеләп үтелгән Халыкара гаилә көне уңаеннан “Яңа Гасыр” каналы зур проект башлап җибәрүе турында хәбәр итте.

g1

Ул итәк тутырып бәби үстерүче гаи­ләләргә багышланачак. “Күп балалы гаиләләр җәмгыятьтә ничек яши? Без әнә шул сорауга җавап табарга телибез. Проектның төп бурычы – чын бәхет зур гаиләдә булуын күрсәтү, республикада яшәүчеләргә тормыштагы иң төп кыйммәтләрне исләренә төшерү­дән гыйбарәт”, – ди “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы җитәкчесе урынбасары Мәдинә Тимерҗа­нова. “В объективе ТНВ – большая семья” проекты сентябрь ахыры–октябрь башына кадәр дәвам итәчәк. Аны зур тамаша белән төгәлләргә ниятлиләр.

 
Бүген гаилә, гомумән, бала тәр­бияләү турында күп сөйлә­шәләр. “Ана капиталы” тирәсендә дә имеш-мимешләр тынмый. Әле күптән түгел генә интернетта бәби алып кайтырга теләмәүчеләргә салым сала башлаячаклар дигән хәбәр зур шау-шу уятты. Гаиләдә икенче һәм аннан соңгы булып туган балага “Ана капиталы” белән бергә ирекле рәвештә тоту өчен 250 мең сум акча түли башлаячак­лар, дип тә “сөендерделәр”. Уйланырлык җирлек бар, әлбәттә. Икътисадый кризис яки башка сәбәпләргә карамыйча, итәк тутырып бала тәрбияләргә батырчылык итүчеләргә ярдәм кирәк. Әлеге юнәлештә законнар үтә­ләме? Ишле гаиләләр нинди кыенлыклар кичерә? Алга таба бу сорау­ларга җавапны бергәләп эзләя­чәкбез, дип фаразлана.

 
Татарстанда иң зур гаиләдә 12 бала исәпләнә. Республикада шундый бер батыр әти-әни бар. Тагын бер гаиләдә 11 ул-кыз үсә. Статис­тика мәгълүматларына караганда, 700гә якын гаиләдә – биш, 2,7 мең гаиләдә  дүрт бала тәрбия­ләнә. Арада иң күбесе – өч балалылар. Республикада андыйлар саны 27 меңнән дә артык икән.


“Ишле гаиләдә үскән бала хез­мәт сөючән була. Гадәттә, абый-апалар, эне-сеңелләрнең һәркай­сының үз бурычлары бар. Эштән качып котылам димә! Зур гаилә ул – бер-береңә ярдәм итү, күрә һәм ишетә белү, кояш астында үз урының булсын өчен көрәш тә әле. Әти-әнинең бердәнбер баласы еш кына үз-үзен генә яратучан булып үссә, ишле гаиләдә бу мөмкин түгел. Болар хакында ник сөйләмәскә? Бәлки, бер бала гына үстерергә теләүчеләр дә үз фи­кереннән кире кайтыр әле”, – диделәр матбугат очрашуында.
Әлеге проект кысасында 18 үрнәк гаиләне күрсәтергә ният­лиләр. Алар арасында тугыз балалы гаиләдә тәрбияләнгән Та­тар­станның Беренче Президенты – Татарстан Дәүләт киңәшчесе Мин­тимер Шәймиевне дә күрергә мөм­кин булачак. “Президент та нәкъ менә ишле гаиләдә үскән бит”, – дип ассызыклады “Татарстан – Яңа Гасыр” җитәкчесе Илшат Әми­нов. Минтимер Шәй­ми­евнең республика җитәкчесе дә­рәҗәсенә ирешүгә бәйле сөй­ләгән кайбер серләрне дә чиште. “Ул, абый-апа­лар эш­ләгән арада, безгә, төпчек балаларга, укырга мөмкинлек күбрәк иде, дип әйтте”, – ди Илшат Әминов. Те­ле­ка­нал җи­тәкчесе фи­керенчә, һәр ке­ше­нең күңелендә күп бала тәрбияләү теләге яши, аны уятып җибәрергә генә кирәк. “Тормышка карашны аз гына үз­гәртә алсак та, әйбәт булачак. Дөрес, тормыш­та бар да ал да гөл бармый. Проб­лемаларны бергәләп хәл итәргә тырышачакбыз”, – ди Илшат Әми­нов.


Татарстанда яшәүче ишле гаиләләр махсус бәйгедә дә катнаша ала. Балалар арасында инша бәйгесе игълан иткәннәр. Җиңү­челәрне телекомпания сайтында тавыш бирү рәвешендә ачыклаячаклар. Ә җиңүчеләрне “Яңа Гасыр” каналыннан махсус бүләк көтә. Бүләк дигәннән, моннан ары күп балалы гаиләләр “Яңа Гасыр” каналы белән бергәләп ял көнен үткәрә алачак. Ишле гаиләне Казанга алып килергә, тарихи урыннарга алып барырга, рәхәтләнеп күңел ачарга вәгъдә иттеләр. Бәхетлеләрне оештыручылар үз­ләре сайлап алачак.

 

Белешмә өчен:
Татарстанда 31 меңнән артык күп балалы гаилә бар. Өч һәм аннан да күбрәк сабый тәрбияләүчеләрнең 18,2 меңе республика шәһәрләрендә яши. 12,9 мең ишле гаилә авылда көн күрә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 72, 19.05.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112