ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 22.06.2018/

Футбол яратсаң, тизрәк өйләнәсең!

 

Кияү һәм кәләшләр ЗАГСка гаризаны бер ел алдан тапшыра башларга мөмкин. Түрәләр гамәлдәге канунга үзгәрешләр әзерли башлаган да инде. Гаилә корганчы, барысын да яхшылап уйларга вакытлары күбрәк булсын, янәсе. Футбол җанатарлары гына тимерне кызуында сугачак. Дөнья чемпионаты матчларына килеп, Казанда насыйп ярын оч­ра­тучыларның мөнәсә­бәт­ләрен мөмкин кадәр тизрәк теркәргә вәгъдә иттеләр. Гаилә коруның ние бар?

g1
Быелның биш аенда Татарстанда 6 мең 666 пар өйләнешкән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, күрсәткечләр 8 процентка азрак. “Язылышучылар саны 2014 елдан бирле тот­рыклы рәвештә кими”, – ди Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе җи­тәк­чесе Альбина Шәвәлиева. Яшь­ләр, бердән, гаилә корырга ашыкмаса, икенчедән, 1990 нчы елларда туганнар өйләнешү яше­нә килеп җитте, ә алар күп түгел. Ел башыннан бирле Татарстанда 5 мең 562 пар аерылышкан. “Гаилә­ләрнең күбесе биш ел да бергә яшәмичә таркала”, – ди Альбина Шәвәлиева.


Түрәләрне дә әнә шул мәсьәлә борчый, күрәсең. Ил Премьер-ми­нистры Дмитрий Медведев “Гражданлык актлары турын­да”­гы федераль канун һәм Гаилә кодексына үзгәрешләр кертеләчәген хәбәр итте. ЗАГСка гаризаны туй көненә кадәр бер ел алдан тапшыру хокукын тәэмин итмәк­челәр. Хәзер исә кияү белән кәләшкә бер ай алдан дәүләт органына мөрәҗәгать итәр­гә кирәк. Гаризаны интернет аша тапшырган очракта, туй көнен ярты ел алдан сайларга мөмкин. “Яңа­лык гамәлгә кергәч, өйләнешергә те­ләүчеләр иркенләп эш итә алачак. Гаризаны ЗАГС бүлекчәсендә дә, интернет аша да тапшырырга мөмкин булачак дип фаразлана”, – дигән ил Хөкүмәте башлыгы.


Шунысы да бар: яшьләр арасында саннары кабатланган даталарда өйләнешү кәттә санала. Тик көне килеп җиткән саен, туйны 11.11.11 яки 12.12.12дә үткәрү ихти­малы кими. Чөнки истәлекле датада язылышырга теләүчеләр арт­каннан-арта бит. “Яшьләр алдан ук туй көнен билгеләп куйсын”, – дигәннәр. “Җәй туйлар ае булып санала. Быел 18.08.18дә өйләне­шергә теләүчеләр күп. Бу көнне республикада 500дән артык гаилә корылачак. Сигезле саннары аларга бәхет китерәчәк дип өметләнәбез”, – диде идарә җитәкчесе. Соңгы мәгълүмат­лар­га караганда, 18 августта язылышырга теләүчеләрдән барлыгы 464 гариза кабул иткән­нәр. Сүз уңаеннан: Татарстанда кияү һәм кәләшләрнең 90 проценты документларны интернет аша гына тапшыра.


Быел туйлар чоры футбол буенча дөнья чемпионатына туры килде. Кияү һәм кәләшләрнең иң яраткан урыны – “Казан” гаилә үзә­ген җанатарларга тапшырдылар. Билгеле булганча, касә янә­шәсен­дә дөнья чемпионаты кунаклары өчен махсус мәйданчык төзиләр. Биредә матчларны да карап булачак. Яшь парларга исә язылышу өчен өстәмә урын пәйда булды. “1 апрельдән 1 августка ка­дәр кияү һәм кәләшләр тантаналы чараны “Казан ярминкәсе” күргәз­мә үзә­генең төп залында үткәрә алачак”, – диде Альбина Шәвәлие­ва. Ә 1 августтан Гаилә үзәге га­дәти режимда эшли башлаячак, дип фаразлана. “Казанда дөнья чемпионаты матчлары узу яшь пар­ларга берничек тә комачау итми”, – дип тә ышандырырга тырышты идарә җитәкчесе. Футбол ярышларының файдасы да тимә­гәе әле. Чемпионат көннә­рендә ЗАГС идарәсе тагын да кызурак эшләргә риза. Ничек итепме? Канун нигезендә, язылышу турында гариза тапшырганнан соң, бер ай көтәргә кирәк. “Дөнья чемпионаты матчларын карарга килеп, Казанда насыйп ярларын очратучыларны мөмкин кадәр тизрәк тер­кәргә тырышачакбыз. Канунда андый искәрмә­ләр бар. Казанда өй­ләнешүчеләр саны артуына шат кына булачакбыз”, – диде Альбина Шәвәлиева. Очрашу урынын да билгеләделәр. Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә касә янында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәргә җыеналар. Бәй­рәмдә республикада яшәүче 70 гаиләгә медаль тапшырачаклар. Аларның исемлеге билгеле инде. Әнә кемнәрдән үрнәк аласы!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 08.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр