ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

//

“Санлы” икътисад могҗизалары

 

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россиянең санлы форматтагы сәнәгате индус­триясе – 2018” конференциясе кысасында “Санлы форматтагы кооперация. Дәүләт һәм бизнесның үзара хезмәттәшлегендә яңа мөм­кин­лек­ләр” дигән пленар сессиядә катнашты. Конференция Иннополис шә­һәрендә узды.

 
Белгечләр өчен тармакның көчен бергә туплау, сәнәгать, оборона комплексы тармаклары һ.б. вәкилләренең санлы форматтагы икътисадны, чимал булмаган экспортны үстерү проблемалары буенча үзара аңлашуларын тәэмин итү максатында булдырылган тармакара мәйданчык бу. Президент, чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, конференция кысаларында белгеч­ләрнең үзләре өчен файдалы фи­керләр белән уртаклашуына, конференция мәйданчыгының парт­нерлар табу өчен бик яхшы мөмкинлеккә әйлә­нүенә ышанычын белдерде.

 
Рөстәм Миңнеханов “санлы” икътисадка күчү кысасында республика сәнәгать предприятиелә­ре тарафыннан тормышка ашырылып килә торган кайбер юнәлеш­ләрне билгеләп үтте. “Әйтик, Түбән Кама “Шин”да продукция сыйфатын яхшырту өчен көпчәкләргә сенсорлы “санлы” чиплар урнаштырыла башлады, – диде Рөстәм Миңне­ханов. – Кайчандыр көпчәкләрнең “энә”ләре дә юк иде, ә хәзер аларның “сәла­мәтлеге” торышы турында хәбәр итеп торырдай сенсорлы датчиклар урнаштырыла! Бу процесска вуз­ларыбызның кушылуы да кү­ңелдә канәгатьлек хисләре тудыра. Бүген икътисадны санлы форматка кү­черүгә бәйле кызык кына бик күп юнәлешләр бар”.

 
Сүз уңаеннан, конференциядә Казан егете – Россиянең элекке элемтә министры Николай Никифо­ровның да катнашуын һәм кон­фе­ренциядән соң журналистлар бе­лән әңгәмәсендә Иннополисның ­кү­зәтчелек советында калуы турында әйтүен дә искәртеп үтик.

 

Котлыйм, дустым!”

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия хоккейчысы Александр Овечкинны Стэнли Кубогын яулау уңаеннан котлады. “Дус­тым Овечкин Стэнли Кубогына ия булган! Аны әлеге лаеклы җиңүче белән котлыйм”, – дип язып куйган ТР Президенты Instagram сайтындагы сәхифәсенә.

 
Лас-Вегас шәһәрендә узган Стэнли Кубогы финалында Овечкин уйный торган “Вашингтон”ның “Вегас Голден Найтс” командасын 4:3 исәбенә җиңеп, тарихта беренче тапкыр НХЛның иң абруйлы бүләген яулавын искә төшерик.

 

Пермь үрнәк итеп куелды

 

Пермьдә Идел буе федераль округына керүче Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте законнар чыгару (вәкил­лекле) органнары ассоциациясе утырышы булып узды.

 

Анда Дәү­ләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Идел буе төбәгенә керүче 14 төбәкнең закон чыгаручылары кадетларга белем бирү мәсьә­ләләре, шулай ук медицина яр­дәменең сыйфаты буенча фикер алышты.

 
Утырышта сәламәтлек саклау өлкәсендә Пермь крае тәҗрибәсе игътибар үзәгенә алынды.

 

Яңа автобуслар көтәбез

 

Казанда газ ягулыгы белән эш­ләү­че 20 автобусны лизингка алу өчен 238,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Заказчы – 2 нче ПАТП. Тендер дәүләт сатып алулары порталына урнаштырылган. 

 

Кызыл төстәге автобусларның ба­рысы да түбән идәнле булырга, газ баллоннары  түбәсенә урнаштырылырга тиеш. Транспорт чарасының кимендә 110 кеше сыйдырышлы булуы шарт.
Автобуслар быел 30 октя­брьгә кадәр кайтарылырга тиеш. Аренда срогы – 5 ел.

 

Биектауда – өй туйлары

 

Биектау бистәсендә 24 фатирлы яңа йортка күченү тантанасы булды. Сыйфатлы ишек-тәрәзәле, сантехникалы, гомумән, бөтен уңай­лык­лары булган фатирларның ху­җалары – социаль ипотека программасында катнашучылар һәм авария хәлендәге торактан күченү­челәр.

 

Һәр фатир­ның индивидуаль җылыткычларга ия булуын, йорт­ның инвалидлар өчен махсус кү­тәрт­кечләр белән җиһазланылуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Ел башыннан республикабызда ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан тормышка ашырылып килә торган торак программалары буенча барлыгы 101 йорт файдалануга тапшырылды инде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 09.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр