ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

Гадилек бәласе


Чираттагы “туры элемтә”– тарихта. Бу язмада, кирәкме ул, кирәкмиме, ише сорау куясы килми. Кремльдә андый чараның халык күңеленә хуш килгәнен беләләр. Гавам ярата икән, димәк, кирәк. Шушы принцип – миңа калса, чараны уздыруда беренчел. Нәтиҗәлелек исә – икенчел. Ягъни “кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт” кебегрәк хәл килеп чыга.

2-3
Гәрчә соңгысы бераз тоныграк узса да, “туры элемтә”дә икмәк тә, тамаша да, психотерапия дә бар. Хәлгә керү, җылы сүз дә – азык, җан азыгы бит. Илбашыбыз, Аллага шөкер, телгә оста. Сүз эзләп, ке­сәгә керми. Кирәк икән, мәзәген дә кыс­тыра, дошманнар турында сүз чыкканда, тоз-борычны да кызганмый. Теләсә нинди четерекле мәсьәләне көнендә-сә­гатендә чишәргә сәләтле тылсым иясе дә ул. (Мең проблеманың берсе генә хәл ителсә дә.) Хисле сөйләм өстенә үз-үзенә нык ышанганлык, тапкырлык, тәвәк­кәллек. Гипноз сеансы дип атап булмаса да, шул рәвешчә ул авызын ачып экранга баккан гади халыкны тынычландыра, өметле итә, сокландыра да...


Биредә “гади” сүзенә өстәмә басым ясыйсы килә. Беренче карашка гаепсез тоелган ул сыйфат бездә артыграк, хәтта мөлдерәмә түгелме? Урысларда үзлә­ренә дә бик аңлашылып җитмәгән “Гадилек урлашудан яман” (“Простота хуже воровства”) дигән мәкаль бар. Тел бел­гечләре аның мәгънәсен элекке заманнарда “гади” кәлимәсенең гадидән биг­рәк миңгерәүлекне, тилемсәлек, ясалып бет­мәгәнлекне аңлатуы белән бәйли. Тулыр-тулмаслыкны белдерүче кимсетү сүзе булган ул. “Юллар һәм юләрләр иле”ндә яралган, исәрлекнең һәрчак зыянга икәнлеген аңлаткан мәкаль бүген дә, аңгы-миңгелекнең җиңелчә формасы – гадилек белән беркатлылыкны күздә тотканда да бик актуаль. Чөнки беркатлылык өчен иртәме-соңмы түлисе. Гадилек андый сыйфат иясен төп башына утыртучылар, шунда тотучылар өчен генә яхшы. Кеше артык гади икән – намуссыз елгырлар һәрчак отышта. Халык гади булганда,  аның белән идарә итүчеләр, ягъни хакимият отышта.


Хакимият белән халык арасында бүгенге дөньяда ике төрле багланыш яши. Беренчесе – архаик һәм начар багланыш: халык – власть өчен. Ягъни гавам (башкача – гражданнар булып җитлегә алмаган халык) – властьның хезмәтчесе, ялчысы: аннан рәхәтләнеп файдала-налар, хакимият кулы һәрдаим аның кесәсендә, тынычта ул – эш аты, сугыш-фәлән чыга калса – туп ите. Икенче багланыш – алдынгы, заманча һәм дөресе – власть халык мәнфәгатьләре, аның лаек­лы яшәеше өчен (мәсәлән, шул ук Европадагыча). Дәүләт стратегиясе халык тук булсынга гына түгел, ул хөр, ирекле, фикерле, якланган халәттә яшәсенгә дә юнәлтелгән. Бу очракта хакимият – чын-чынлап халыкның “ишәге”. Россиядәге бәлаләрнең зур өлеше, гавамның ышанучанлыгы, гадилеге сәбәпле, шушы фор­муланың зарурлыгын, аңа вакыт җит­кәнен аңламауда түгелме икән?


Бездәге сайлау нәтиҗәләрен игътибар белән караганда, бер кызыклы закончалыкны сизеп була. Кеше никадәр начар яшәсә, ул шулкадәр ныграк хакимият яклы. Ә баерак катлау исә власть ягына күбрәк тәнкыйть күзлеге аша карый, үзгәрешләр көтә. Ә бит мантыйк буенча нәкъ киресе булырга тиеш: үз­гәрешләр фәкыйрь тормыштагыларга күбрәк кирәк. Мондый хикмәтне белгеч­ләр россиялеләрдә бүген дә сакланган мәдәни код белән аңлата. Бит ничә гасырлар буе халык, “Аллаһы үзе тәхеткә куйган” патша хәзрәтләре дип, аның өчен яшәгән. Властьны ничек ялчы сыйфатында күрмәк кирәк? Россияле затка андый хәл – оятсызлык белән бер. Читтәге хәбәрчеләребезнең берсе май башындагы инаугурация хакында: “Бөтен дөнья, телевизор экраннарына текәлеп, ва­кыйганың бөеклегенә һәм купшылы­гына сокланды”, – дип язды. Дөньяның сокланганына нык шик­ләнәм. Үзебездә исә андый мөкиб­бән­лек бар. Күпләр “патша” һәм яран­нары­ның зиннәтле сарайларга, халыкның ярлы “алачык”ларга берек­кәнен дө­рескә чыгара, шулай тиеш дип саный. Шәхсән минем, ул купшылыкны, анда җыелган тук чырайларны күргәч, җиде меңгә җан асраучы пенсионерлар һәм Ключевский билгеләмәсе исемә төште: “Дәүләт симерә – халык бетәшә” (“Государство пухло – народ хирел”).


Әйе, “Гадилек урлашудан яман”. Әле тагын “Кошны – бөртек белән, кешене сүз белән алдыйлар” дигән мәкаль дә бар. Анысы “туры элемтә”дән дә бигрәк, мәгълүмат чаралары, андагы “төтен”гә кагыла. Билгеле бер өлеше фәкыйрьлек чигендә яшәгән халык артык мәгърифәтле, аңлы була алмый. “Ачның күзе – икмәктә”. Экрандагыны алар тиз, чәйнәмичә йота. Тышкы дош­маннар да алар өчен – чып-чын дош­ман. “Башкасына түзәрбез, сугышлар гына була күрмәсен!” Беренче карашка мәгънәле тоелган шушы сүзләр дә чиктән ашкан гадилекне, Россия хал­кының шуңа бәйле бүгенге мескенлеген чагылдырмыймы?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 09.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр