ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 22.06.2018/

Чүп җыйганнар бүләк алды


Республикада әйләнә-тирәлекне чистарту икеайлыгына нәтиҗә ясадылар. “Эковесна – 2018” акция­сен­дә катнашкан балалар бакчасы, мәктәп, оешма, югары уку йортлары, студентларны, жур­налист­ларны бил­геләп үттеләр. Ә иң актив гаилә, алдан вәгъдә ител­гәнчә, Кырымга ял итәргә юлламага ия булды.

2-1

Ике ай эчендә респуб­ликаның төр­ле шәһәр-район­нарында яшәүче миллионнан артык кеше тирә-якны чистартуга үзеннән өлеш кертте. – Бүләк­ләнү­челәр арасында балалар булуы күңелне сөендерә. Димәк, табигатькә булган сакчыл караш килә­чәктә дә дәвам итәчәк. Тирә-ягын яраткан, яшәгән шәһә­рен чиста итеп күрергә телә­гән кешеләр генә үз артыннан тагын бик күпләрне ияртә ала. Икеайлык тәмам­ланса да, республикада чистарыну эшлә­ре төгәлләнми әле. Алда зур эшләр – футбол буенча чемпионат тора. Без  кунакларны матур итеп каршы алырга, алар киткәч тә, чиста шәһәрдә яшәргә тиеш, – дип, Татарстан­ның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашучыларга үз рәхмәтен җит­керде. 

 

Экология өлкәсендә зур уңышларга ирешкән укучылар да читтә калмады. Алар өчен Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов махсус премия булдырган. Экология олимпиадаларында җиңү яулаган, та­бигатькә сакчыл карашта булган яшь­ләр Кырымда ял итә хәзер. Бәйгедән соң Буаның “Батыр” балалар бакчасы “Иң яхшы экологик бакча” исемен йөртәчәк. Чистай шәһә­ренең 5 нче номерлы урта белем бирү мәктәбе дә “Иң яхшы экомәктәп” исе­менә лаек булды. Аларга кыйм­мәт­ле бүләкләр дә тапшырылды.

 

Тантанага Мәскәү кунаклары да килгән иде. Алар үзен­чәлекле бүләк әзер­ләгәннәр. Быелдан Казанда Мәскәү Кремле чыр­шысы­ның “бала”лары барлыкка киләчәк. “Кремль чыршы­сының балалары” дигән акцияне оештыручы Алена Август сүзләренә караганда, эковолонтерлар инде дүрт ел рәттән Мәс­кәүдә куелган төп чыршыны әрәм итмиләр. Аннан нинди дә булса сувенир ясыйлар икән. Әйтик, шул агачтан ясалган сыерчык оясын узган ел  Президент Рөстәм Миңне­хановка да бүләк иткән булганнар. “Ул гади оя гына түгел, серле. Мөгаен, анда бик үзенчә­лек­ле кошлар яшидер, – ди Алена Август, бүләкне искә төшереп. – Узган ел исә без бу чыр­шының орлыгын җыя башладык. Максатыбыз – мондый агачларны күбәйтү. Сезнең 9 катлы йорт биек­легендә, ботаклары 5 метрлы чыршы күргә­негез бармы? Юк. Әнә шуңа да затлы агач килә­чәктә күп үсәргә тиеш, – ди Алена Август. Озакламый мондый чыршылар бездә дә үсәчәк.

 

Иң актив табигатьне саклаучылар андый бүләккә дә ия булды. Ә менә Нурлатта яшәүче Фадеевлар гаи­ләсе Кырымга юл тотачак. “Без чисталык яратабыз. Балалар да шуны күреп үссен дип, еш кына өмәгә чыгабыз. Үзебезнең йорт тирә­ләрен җыештыру турында әйтеп тә тормыйм инде. Чис­та җирдә яшәү рәхәт бит. Ә менә бу бәйгедә катнашып, шундый зур бүләккә ия булырбыз дип күз алдына да китермәдек. Шатлыгыбыз чиксез. Зур эш тә эшләмәдек кебек, әмма республика күләмендә безне сайлап алулары күңелгә рәхәт булды. Ул гынамы, бу җиңү безгә тагын да үрнәк булып яшәргә дигән максат куйды, – ди Татьяна Фадеева. – Без – гап-гади гаилә. Олы улыбыз хәрби табиб булып эшли, яныбыздагы ике сабыйны тәрбиягә алдык. Кызым  биология фәнен ярата, улыбыз да хайваннар белән мәш килә. Безнең генә тү­гел, бигрәк тә сабый­лар­ның кү­ңелен күргән өчен оештыручыларга рәх­мәт!”

Редациядән. Сүз уңаен­нан, бү­ләк­ләнүчеләр арасында хез­­мәттәшебез Гөл­генә Шиһапова да бар. Ул “Эковесна – 2018” бәйге­с­е кысаларында чистарту өмә­ләрен иң яхшы яктырткан журналист булып табылды һәм 1 нче урынны яулады.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 09.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр