ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

Шәфкать – сезнең кулда


8 июньдә Россия Президенты Владимир Путин боерыгы белән социаль хезмәткәрләр көне бил­геләп үтелә. Бу истәлекле дата: 1701 елда шушы айның сигезендә патша Петр I мохтаҗларга, авыруларга, картларга ярдәм итәргә дигән  фәрман чыгара.

2-4
Кайсы гына заманда яшә­сәң дә, бу социаль хезмәт иң кирәкле, иң игелекле эшләр­нең берсе булып кала. Алар ярдәменә мохтаҗлар беркайчан бетеп тормый. Кичә бәйрәм уңаеннан республика күләмендә төрле чаралар булып узды. Казандагы бәй­рәм тантанасында иң алдынгыларны котладылар: аларга хөкүмәт бүләкләре, мактаулы исемнәр, рәхмәт хатлары тапшырылды. Хез­мәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, илдә социаль яклау тармагы оешуга да быел – 100 ел. Башта ул аз керемлеләргә социаль түләүләр бирүне кайгыртса, бүген  министрлыкка нинди генә вазифалар йөк­лән­мәгән. Кайсы гына тар­мак­ларга бүленеп эшләсәләр дә, нигездә кешегә ярдәм кулы сузу, булышу тора. Республикабызда социаль хезмәт­кәр­ләр ел саен 180 меңнән артык кешегә ярдәм күрсәтә. Шулай ук 20 меңгә якын карт-карчык, физик мөмкин­лек­ләре чикле кешеләр дә алар хезмәтеннән даими файдалана.


Әлеге җаваплы хезмәттә күбрәк хатын-кызлар эшли. Бәйрәм дип тормадылар, алар кичә дә үзләренә бер­кетелгән кешеләргә хезмәт күрсәтергә өлгерделәр.  Сарман районының “Шәфкать” комплексының өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Рафикова әйтүен­чә, социаль хезмәткәрне ял көнне дә, төнлә дә чакырып алырга мөмкиннәр. Аларга елга бер мәртәбә айлык ял тиеш. Тик анда да тиз генә, тыныч күңел белән китә алмыйлар. Ялгыз карт-карчыкка хез­мәт күр­сәтәләр икән, урыннарына кеше калдырырга тиеш­ләр. Баласы, якыннары булган өл­кәннәрне вакытлыча алар кайгыртып тора. Әйе, арада бала-чагасы, оныклары булганнар да юк түгел, ләкин байтагы читтә яши. Ә олы ке­шенең гомер иткән өеннән аерыласы килми. “Үлсәм үләм, өемнән чыкмыйм”, – дип җан талашкан әбине ни­че­к­ләр оясыннан аерасың?! Шуңа күрә алдан ук килешеп куялар: атна азагында балалары кайтса, эш көннәрендә социаль хезмәткәрләр каравында яшиләр. Хезмәткәр сораган әйберләрен алып кайта, пешерергә булыша, өен җыештыра, кирәксә, мунчага, ваннага кертеп юындыра, чәчен тарый, урын-җир хастасы икән, астын алыштыра.   


Сарман районында 30 социаль хезмәткәр эшли. Алар 210 кешегә булыша. Авылда  – алты кешегә бер, бистәдә ун кешегә бер хезмәткәр туры килә. Шулай ук медицина хезмәт­кәре, психолог та яннарына бара. Барлык өлкәннәрне дә мохтаҗ яки үзен карый алмаслык хәлдә дип әйтеп булмый. Алар ашарга пе­шерергә дә авырсынмый, өй җыештыру да кулларыннан килә, ләкин җан тынычлыгы югалган, кемгәдер хәлне сөйләп бушанырга кирәк. Социаль хезмәткә­р­нең вазифасына менә шул бушлыкны тутыру, салкын өйне җылытудан тыш, каткан күңелләрне эретү дә керә. Моның өчен психолог та, артист та булырга кирәк.


Тәҗрибә алмашу, яңа­лыклар белән танышу өчен, Казанда социаль хезмәткәр­ләргә укыту курслары да оештырыла. Алар соңгы елларда ешрак та җыела башлады. Тик олыларга, авыруларга, ятимнәргә хезмәт күрсәтүчедә шәфкатьлелек, игелеклелек, кеше кайгысына битараф калмау кебек сыйфатлар инде туганда ук булырга тиештер. Юк икән, ул бу хезмәттә озак тоткарланмаячак. Сәхнәдә Саба районы, Олы Утар авылындагы акылга зәгыйфь балалар интернаты җитәкчесе Имаметдин Гәрәевне искә алдылар. Олы җанлы Имаметдин абый 50 ел инде алны-ялны белмичә чаба, йөгерә. Министр Эльмира Зарипова да, хезмәткәрләр­не бәйрәм белән котлап кына калмыйча: “Сез, ярдәм сорап, күзегезгә карап торган кешеләр күңелендә өмет, иртәгәсе көнгә ышаныч тудырырга тиеш”, – диде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 09.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр