ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 22.06.2018/

Махсус эшләнә кебек

 

Парламенттагы КПРФ фракциясе депутатларының бензин бәяләре арту мәсьәләсенә яңадан әйләнеп кайтуы, бер уйлаганда, кирәк. Икенче уйлаганда, шау-шу куптарудан ни файда? Буласы булган инде, “поезд киткәч”, йодрык селкеп калудан файда юк.

2-2  
Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов: “Ягулык бәя­ләре күтәрелсә дә, хезмәт хаклары, пенсия артмый, ә халык арасында канә­гать­сезләр саны ишәя. Болар барысы да махсус эшләнә кебек”, – диде. “Махсус эшләнү” дигәндә иптәш Миргалимов нәрсәне күз алдында тоткандыр – аңлатып тормады. КПРФ бәяләр мәсьәләсендә әле 31 май көнне үк Россия Хөкүмәтенә рәсми мөрә­җәгать юллаган. Әмма коммунистларны ишет­мәгәннәр.


Сугыш чоры балалары турындагы законга, тарифлар сәясәтенә, социаль пенсия арт­тыруга кагылышлы мәсьә­­­ләләр буенча КПРФ әгъ­залары хөкүмәткә һәм Россия Думасына элегрәк тә мөрәҗәгать юллаган булганнар. Тик менә, урыс әйтмеш­ли, ни “а”, ни “б”, ни “кукареку”. 19 июньдә Думада тел­ләр, мә­гариф язмышы турында сүз булачак. Хафиз иптәш­нең исә Думадан гайрәте чиккән. “Мин аннан әллә ни көтмим, – диде ул. – Чөнки бу илдә бө­тен вәкаләтләр бары бер кеше кулында”.


”Туры элемтә” вакытында РФ Президенты В.Путинга да ягулыкка бәяләр арту турында сораулар күп яуды. Әмма үтә итагатьле, тәрбияле кеше буларак, Владимир Владимирович хөкүмәткә кубарылып ташланмады, бәлки, бәяләр көйләүдә кайбер кимче­лекләр булуын һәм чималны күпләп чит илгә озата башлаганга ягулык бәяләре артуын гына әйтте. Таможня пошлинасын киметүнең шушы хәлгә китерәсе җитәкчеләр­нең башына барып җитмәгән микән әллә? В.Путинны гаеп­ләп булмый, бөтенесенә дә кая кулы җитсен аның?


Тик бер нәрсә сәеррәк: таможня пошлинасын ки­метү буенча җан атып йөргән кешеләрнең берсе Антон Силуанов финанс министры кәнәфиен премьер-мини­с­трның беренче урынбасары кәнәфиенә алыштырды. Монысы да махсус эшлән­де микән? Артык бер сүз дә язмыйм, шикләндерә. Аның каравы җитәкчелек, бензин бәяләре бүтән күтәрел­мәячәк, диде, һәм халыкның моңа күңеле булды.

 
Әмма тормышта кү­ңел кайтаргыч хәлләр чыга тора шул. Казан шәһәренең генераль планы буенча, “бө­келәр”не бетерү ниятеннән, шә­һәргә керү-чыгу өчен өстәмә юллар салу ниятләнә. Тик менә депутат Артем Про­кофь­ев әйтүенчә, бу юллар ни өчендер Казан чиклә­рендәге кайбер бистәләрнең нәкъ уртасыннан узарга тиеш икән. Димәк, кайбер йортларда яшәүчеләргә “күчеп утырырга” тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Бистә халыклары шаулый, Казан хаки­ми­я­тенә, депутатларга да “жа­лу”лар ява. А.Прокофьев, Ка­занның генераль планы  иң әүвәл халык мәнфәгатьләрен искә алырга тиеш, дип бара. Әйтүенчә, кайбер мәсь­ә­ләләр буенча “компромисное решение”ләр кабул итәр­гә мөмкиннәр икән.


Бер уйлаганда, КПРФның өч бөртек депутаты әллә ни эш кыра алмас, чөнки “чыпчык, дулап, киртә җимерә алмый“. Тик менә җаваплы иптәшләрне  әледән-әле кымтырыклап тору бик кирәк. Юкса кайбер сәер гамәлләр турында “әллә махсус эшләнә микән?” дип уйлаучылар саны артырга мөмкин.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 09.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр