ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 41, 22.03.2019/

Ярыш безне ничек үзгәртер? Казанда дөнья чемпионатына әзерлек турында сөйләшәләр


Эшче һөнәрләре буенча узачак WorldSkills дөнья чемпионатына җиде айлап вакыт калды. Кичә башкалада ярышка әзер­лек атнасы башланды. WorldSkills International оешмасының башкарма директоры Дэвид Хоуи чемпионат бернинди каршылыксыз үтәр дип ышана. Билет бәяләре 2,5 мең сумнан да артмаячак. Бу хакта чарага әзерлеккә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

2-1
Оештыручылар әйтүен­чә, башка дөнья чемпионатларына караганда, Казанда үтәсе ярышка килергә теләүчеләр саны 30 процентка күбрәк. Шуңа күрә бәйгенең ачылу һәм ябылу тантаналары күбрәк тамашачы сыя торган “Казан-Арена” стадионында узачак. “Бүген билетлар сату буенча оператор билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. Аны сату эшенә март аенда керешәчәкләр”, – ди Татар­с­танның мәгариф һәм фән  минис­тры Рафис Борһанов.


Ярышка әзерлек атнасында 62 илдән 600 кеше катнашачак. Болар – делегация башлыклары, төрле бел­гечләр. Алар мәйдан­чык­лар­ны техник җиһазлау, хезмәт күрсәтү, бәйге би­рем­нәрен һәм башка әзер­лек мәсьә­ләләре турында сөйләшә­чәк­ләр. Чемпионатта 60 илдән 1,6 мең кеше катнашыр дип көтелә. Алар 56 юнәлеш буенча һөнәри осталыкларын күрсәтәчәк. Волонтерлар булырга те­ләп, барлыгы 14 меңгә якын кеше гариза язган. Шулардан 3,5 меңен сайлап алачаклар. Иң өлкән волонтерга – 80 яшь булса, иң яшенә 14 тулачак.


– Ярыш яшьләргә икътисад өчен кирәкле булган һөнәрләрне дөрес итеп сайлап, һөнәри үрләр яуларга ярдәм итүне күздә тота. Чемпионатта Татарстанда, Россиядә яшәүчеләр эшче һөнәрләренең тормышта ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлар дип өметлә­нәбез. Әзерлек атнасында күп төрле чаралар үтәчәк, – диде Дэвид Хоуи.


“Ворлдскиллс Россия” чемпионатының оештыру эшләре буенча генераль директоры урынбасары Карина Саликова әйтүенчә, яшьләр, әти-әниләр моңар­чы күрелмәгән яңа һөнәр­ләр турында белә алачак. “Кадлар үзгәртү өчен бик кирәкле ярыш бу. Нинди һөнәрләргә ихтыяҗ зур булуын яшь буын үз күзләре белән күрә алачак. IT-белгечләр, энергетика, пилотсыз машиналар һәм баш­ка тармаклар буенча яңа белгечлекләр тәкъдим ителәчәк. Бәйгедә 14 – 16 яшьлек балалар да катнаша”, – диде урынбасар.


Чемпионат үтәчәчәк “Казан-Экспо” күргәзмәләр үзәге халыкара чараны кабул итәргә ни дәрәҗәдә әзер? “Эшлисе эшләр беркайчан да бетми. Утыз ел элек төзелгән йортта да әле бу, әле теге эш табылып тора. Анда берничә бәйге уз­дырдык, күргәзмәләр оеш­тырдык. Ярышларны күпме үткәрсәк тә, артыгы юк. Универсиада алдыннан да әллә ничә дистәләгән чемпионат үткәрдек. Бары башланырга ике көн калгач кына, тулысынча әзер, дип әйтә алдык. Бу юлы да шулай булачак дип уйлыйм, – диде рес­публиканың баш педагогы Рафис Борһанов. – Бу атнада чарада катнашачак һәрбер илнең вәкиле чемпионатта яши торган урынын күреп китәчәк. Алар “Бер мәктәп – бер ил” дигән чарада да катнашачак. Казанның 60ка якын мәктәбенә чит илләр­дән килгән берәр белгеч бер­кетеләчәк. Алар, көл­лият­ләргә, мәктәпләргә барып, үз илләрендәге һөнәри белем бирү системасы турында сөйләячәк. Төп максат – көллиятләргә, техникумнарга керүче егет-кызлар­ның санын арттыру. Һөнәри белем өлкәсенә акча бүлеп бирү, яңа биналар төзү дә шуны күздә тота. Йөзү буенча чемпионаттан соң күп кеше йөзә башлады. Футбол чемпионатының әлеге спорт төре белән кызыксы­нучыларның санын ни дә­рәҗә арттыруын килә­се елда белербез. WorldSkills бәй­гесе дә эшче белгечлек­ләрен сайларга теләүче­ләрне берничә тапкыр арттырыр дип өметләнәбез. Һөнәри уку йортларына ке­рүчеләр күбәя бара. Былтыр бер урынга уртача 4 кеше дәгъва кылды. Бу – безнең өчен бик шатлыклы кү­ренеш”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 8, 22.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!