ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 98, 14.07.2018/

Эмиль кайдан чыкканын онытмый

 

Казан Сабан туена футбол рухы кертсәләр, Арчадагы Урта Бирәзәдә хоккей дип шаштылар. 30 градус эсседә бозлы спортны искә алулары юкка түгел. “Ак барс” капкачысы Эмиль Гарипов әтисенең туган авылына Гагарин Кубогын алып кайтты. Хоккейчының көрәш батырына машина вәгъдә итүе исә әлеге авыл бәйрәменә республикадагы иң көчле егетләрне җыйды.

4-2
ak-bars.ru

 

Гагарин Кубогын башта Арчада яшәүче тамашачылар, яшь хоккейчылар һәм ветераннар тотып карады. Аннары аны почет каравылы сагы астында Урта Бирәзә авылы читендәге болынлыкка урнаштырдылар. Сабан туена килгән һәркем диярлек, мәйдан тирәсендә үз урынын алганчы, тау битендәге кубок яныннан узды. Эмиль белән исә бәйрәмдәге һәркем фотога төште. Җиде яшьлек сабыйлар да, җитмеш яшьлек әбиләр дә – берсе дә читтә калмады. Барысы да танылган якташлары белән аралашырга тырышты. “Күренеп тора, бик арыгансың! Овертаймлы уен уздырган кебек”, – дим Эмильгә. “Җиңел түгел икән. Әмма авылдашларга каршы килеп булмый”. 


Ярамый да! Авыл кешесе, гадәттә, йомшак күңелле була. Эмиль аркасында бөтен Урта Бирәзә хоккей карый хәзер. “Элек бу уенга бө­тен­ләй игътибар иткән юк иде. Хәзер хәлиткеч матчлар барганда, урынга да утыра алмыйм. Гагарин Кубогы өчен безнекеләр уйнаганда бигрәк тә, – ди Гариповларның гаилә дуслары Мәдинә ханым. – Кечкенә чагында Эмиль гел бездә булды. Каникул башлангач кайта, уку җиткәндә генә китә. Хәтта чыгарылыш кичәсенә дә бездән китте. Әле дә Урта Бирәзәгә йөри. Казанда исә улым Алмаз белән бергә яшиләр. Дөресен әйт­кәндә, мондый зур хоккейчы булыр дип уйламадым да. Чын авыл малае иде ул. Кайдан чыкканын онытмый. Гагарин Кубогын кичә кич башта безгә алып кайттылар. Ишегалдында рәхәтләнеп фотога төштек”. 


Кубокны Урта Бирәзә Сабан туена алып кайтып, авылдашларына күрсәтү тәкъдиме Эмильнең әтисе Рамил авызыннан чыккан. “Мин бу тәкъдимгә бик сөенеп ризалаштым, – ди Эмиль. – Бу авыл белән элемтәләр беркайчан да өзелмәде. Менә хәзер дә балачакны искә алып утырам. Көрәшче егетләр белән дә аралашып үстек. Әти бит – көрәшче кеше”. Рамил әфән­де әйтүенчә, бәйрәмне оештыруга туганнары гына түгел, барлык авылдашлар да катнашкан. “Кубокны коры басуга алып чыгып күрсәтеп булмый бит инде, – ди ул. – Шуңа күрә бәйрәм оештырырга булдык”.


Бәйрәмдә исә Эмиль үзе дә бүләксез калмады. Арча башлыгы Илшат Нуриев аңа “Арча районының почетлы гражданины“ дигән мактаулы исем тапшырды. Татарстан­ның халык артисты, үзе дә хоккей җанатары Рөстәм Закиров фикеренчә, мондый вакыйгалар авыл малайларында ватанпәрвәрлек хисен арттыра. “Алар үзләренең әнә шул җиңүләргә катнашы барлыгына ышана башлый, якташлары, авыллары белән горурлана”, – ди ул.


Эмиль Гариповның Урта Бирәзә Сабан туе батырына машина вәгъдә иткәнен кө­рәш җәмәгатьчелеге күп­тән белә иде. Шуңа күрә узган якшәмбедә бирегә Татарстан­ның иң көчле көрәшчеләре җыелды. Араларында моннан бер атна элек дөнья чемпионы булып танылганнары  да бар иде. Татарстан, хәтта Россия чемпионаты дәрәҗә­сендә бәйге килеп чыкты.  Бәйрәмнең яме кит­мәсен дип, баштан ук Эмиль – хөкемдарларны, те­геләре исә көрәшчеләрне кисәтеп куйды: барысы да гадел булырга тиеш. Зурлар арасында көрәш дүрт категориядә узды. Үз үлчәү авырлыкларында батыр булып Ислам Фәлахов, Ранис Галимуллин, Раил Нургалиев һәм Радик Сәлахов танылды. Барысы да туп тибә, ә ахырда барыбер алманнар җиңә дигәндәй, баш батыр исемен бу авылда да Раил Нургалиев яулады. Машина матур, тәкә симез иде. Бәйрәмнең киләчәге турында сорагач, Эмиль болай диде: “Анысы Гагарин Кубогында ничек чыгыш ясавыбызга бәйле”. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 87, 26.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр