ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 98, 14.07.2018/

Керкәле таулары кемнеке?

 

Безнең чишмәләрнең суын эчкән кеше яңадан бирегә әйләнеп кайта. Лениногорск районы Керкәле авыл җир­ле­ге башлыгы Галия Шириязданова безне әнә шулай дип оза­тып калды. Чыннан да, җыр­ларда җырланган авыл­ның тарту көче әйтеп бетергесез. Аны аңлату өчен авыл буйлап сәяхәт кылыйк әле.

 3-1
Авыл бетә, дип зарланырга яратабыз инде без. Заманында Лениногорскины шаулаткан нефть тә хәзер Әлмәт ягына авышкан. Керкәле халкы башлыча Лениногорскига, вахта белән башка төбәк­ләр­гә китеп эшли. Авылга бетү өчен иң кулай мөмкинлек. Әмма би­редә ул мөмкинлекне “күр­мәмешкә” салышалар. Читтә эшләү белән беррәттән, терлекчелекне җәелдерәләр. Шулай итеп авылда ике фермер хуҗалыгы оеша, шәхси хуҗалыкларда 240 баш эре терлек асрыйлар. Шуларның 117се – сыер, 13е ат икән. Авыл буйлап барабыз: Галия апа, менә бусы – 16 сыер ас­рау­чы Дамир Гыйләҗиевләр, бусы – 10 сыер асраучы Рөс­тәм Мирзакаевлар, әле аның 100 баш сарыгы, дөясе, атлары да бар дип, нык хуҗа­лыкларны күрсәтеп бара. Илшат Кашаповлар – 7, Рәшидә Гарифуллина 6 сыер асрый. Ике сыерлы хуҗалыклар 11әү, ди. Бөтен якта сыерны мәшәкатьле, чыгымлы дигән­дә, сездә ничек күпләп асрыйлар соң, дип тә кызыксынам. Галия апа гына түгел, китап­ханәче Рәмзия Хәсәншина да гаҗәпләнә бу сорауга. Сыеры булмаган йортның яме юк, ди Рәмзия апа. Ул бу сүзләргә әллә никадәр мәгънә сала. Хәер, бу авылга XXI гасыр ялкаулыгы да, яңалыклары да килеп җитмәгән кебек. Би­редә килен еш кына төп йортка төшә. Галия апа да каенана-каената белән яшәгән. Без кунакта булган комганчы, чиш­мә караучы гаиләләрдә дә шул ук хәл.

4-3
Чишмә дигәч, Галия апа­ның да, Рәмзия апаның да йөзләре яктырып китә. Рәм­зия апа авыл тарихын сөйли башлый, монда риваятьләр дә, авылга атап язылган ши­гырьләр дә кушылып китә:


– Безнең авыл 1746 елда оешкан. Керкәле таулары халыкны бик күп золымнан, талау, яулардан саклап калган. Әнә, тау башындарак бер ялгыз агачны күрәсезме? Менә шунда бер юлаучы дога кылган. Шул җирдә чишмә тибеп чыккан. Без аны Кыз чишмәсе дип йөртәбез. Арырак Салкын чишмәбез бар. Аны Хәм­зә бабай карап тора. Шуңа күрә Хәмзә чишмәсе дип тә йөр­тәләр үзен. Авылның икен­­­че очына китсәк, күп чир­ләрне дәвалый алган Кү­кертле чишмә, атаклы сынчылар Виктор Рогожин һәм Рада Нигъмәтуллина иҗат иткән “Курайчы егет һәм су алучы кыз бала” чишмәсе дә бар әле безнең. Самавыр чишмәсе янында туктап ял итмәгән юлаучы бар микән ул? Әле болардан тыш карап, тәрбияләп торган дистәгә якын чиш­мәбез бар.


Керкәленең урамы 4 чакрым озынлыкта. Бу җир­леккә Тукмак авылы да керә. Шушы ике авылда сигез йөз­дән артык кеше яши. Авыл кар­таямы, дип сорасагыз, сан­нар болайрак: пенсионерлар – 239, эшче куллар – 401, балалар саны – 184. Тукмак авылы телгә алынгач, Рәмзия апа тагын ачыклык кертеп куя:


– Тукмаклылар – барыбер шул Керкәле халкы инде ул. Элек бит бик тыгыз урнашканнар. 1929 елда иркенрәк урын эзләп, берничә гаилә арырак китеп җир билге­лә­гән. Су юлын табар өчен якын­дагы агачка тукмак асып куйганнар. Ул җилдә тибрә­леп, гел тукылдап торган. Тукмак атамасы шулай килеп чыккан.


Рәмзия апа, сез Тактакуш ягыннан кердегез, дип ис­кәртеп куя. Бусы да – Кер­кә­ледән иркенрәк җиргә күчеп утыручылар атамасы. Дөрес, алар аерым авыл булып оешмаганнар, бер урам хасил иткәннәр. Күченүчеләр арасында Рәмзия апаларның бабалары да була. Бу – 1930 елга кадәр булган эш, ди ки­тап­ханәче. Халык әүвәл тактадан куыш ясап торганга, урам исеме дә Тактакуш булып кит­кән.


Керкәле тауларына карап, юлыбызны дәвам итәбез. Галия апа сүзен мәшһүр җыр сүзләре белән башлый:


“Керкәле авылы кайда –
Биек тау итәгендә...”


Гөлшат Зәйнашева сүз­ләренә (көе Илгиз Закировныкы) язылган бу җырны баш­кортлар бик тә үзенеке итәсе килә бит әле. Айдар Галимов башкарганга микән инде ул? Бервакыт хәтта бер башкорт кешесе, исемен әй­теп тормыйм инде, бу җыр бит безнеке, безнең таулар турында, дип шалтыратты. Бик озак сөйләштек аның бе­лән. Аңлаштык. Безнең Кер­кәле җыры икәнлегенә тө­шенде дип беләм. Тау­ла­ры­бызның даны җыр белән дә, ташы белән дә таралган аның. Ташлары белән Ка­зан­ның Кремль урамы, Болгар музей-тыюлыгы юллары тү­шәлгән. Керкәле таш карьеры җәм­гыяте, Керкәле вак таш (щебень) җәмгыяте эш­чәнлеге нәтиҗәләренең берсе бу. Без­дә халык эшкә булган, шөкер. Йомшак мебель ясаучылар да, балта осталары да шактый. 


Галия Хөсәен кызына озак сөйләшергә ирек бир­миләр. Телефонына әле берсе, әле икенчесе шалтырата. Ул һәр­бер үтенечне игъ­тибар белән тыңлый. Ме­нә хәзер печән өстенә җые­налар. Авыл башлыгы яң­гыр­га кит­кәнче пе­чәнне җыеп алсыннар өчен төргәкләү машиналары юнәт­кән. Аларга бәйле мәсь­әләне дә хәл итеп алдылар. Хатын-кызга авыл кадәр авыл белән идарә итү авырдыр, дим. Ул: “Беләсезме, ир ке­шегә җи­ңелрәк, ул бит хатын-кыз кебек хискә бирелми. Әмма халыкның күңелен аңлап эш итәр өчен баш­лык­ның ха­тын-кыз булуы кирәк. Мин бит алар белән бер­гә көтү куам, кырга чыгам”, – ди.


Дөрес, бу авылның да проблемалары юк түгел. Мә­сәлән, 32 ел элек төзелгән балалар бакчасы бинасы төзек­ләндерүгә мохтаҗ. Әлегә анда 18 бала йөри. Башка елларда балалар саны күбрәк тә булган, бина да искергәч, Шө­гердә бер дигән, бассейнлы бакча да салып куйгач, анда барып эшләүче яшь гаи­ләләр балаларын шунда илтә башлаган. Бакчаны ябуга ук илтеп җиткермәскә кирәк, ди башлык. Авылны бетүгә илтә торган юлларның берсе ул, дип тә өсти. Мәдәният йорты да авыр хәлдә. Дөрес, 2000 елда аңа өлешчә ремонт ясаганнар. Бүген исә ул безне җи­ме­рек баскычлары, ярыла башлаган диварлары белән каршы алды. Шушы ук бинада китапханә дә, авыл ида­рәсе дә урнашкан. Бу авылга күп функцияле үзәк торгызасы да бит... Әлегә исем­леккә эләк­мәгәннәр шул әле. Юл буеннан ук чишмәләр белән каршы алган Керкәле авылы башлыгының юлчыларга да әйтер сүзе бар. Су буена чүп­ләрен ташлап калдырмасыннар иде, ди ул. Изге урыннарны олылау да онытылып бара шул бездә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 88, 26.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр