ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 91, 27.06.2017/

Ташкентның ташы да эссе

 

Без – татарларга үзбәкләрдән дә якын халык юк икән. Тарихыбыз, динебез уртак, телебез бер үк диярлек. Соңгы дистә елларда йомшара башлаган багланышлар якын киләчәктә көчәергә, яңа дәрәҗәгә күтәрелергә ихтимал. Бөтендөнья Татар конгрессы (БТК) башкарма комитеты делегациясе составында Ташкент Сабан туена баргач, сәфәр көннәрендә берсеннән-берсе кызыклы, гыйбрәтле кешеләр белән күрешкәч, әнә шундый уй-фикерләр туды.

1-1
Бераз гына тарих

Язмамны, юл тәэсирләрен шушылайрак башларга җыенуымны әйткәч, юлдашым, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков: ”Киле­шәм, әмма мин үзбәкләр янына казакъларны да өстәр идем. Алтын Урда таркалып барган вакытта аның халкы – урта гасыр татарлары әкренләп башка халыклар булып оеша башлый, алардан казакълар, үзбәкләр, нугайлар бү­ле­неп чыга. Татар дигән исем бездә, халыкның бер өлешендә генә сак­ланып кала”, – дип искәртте. Дө­рес, хәзерге үзбәкләрнең күбесе, мәктәп дәреслекләрендә, тарихи язмаларда үзләрен Тимерләнкәгә бәйләп бәян иткәнгә (әйтик, былтыр Әмир Тимернең 680 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр), милләт булып оешуларында татарлар катнашканын белми, ни сәбәпле үзбәк дип аталуларын аңлата алмый. Элегрәк үзбәк галимнәре, әйтик, күренекле тарихчы Бари Әхмәтов 1965 елда чыккан ”Государство кочевых узбеков” дигән китабында Үзбәк хан варисларының – үзбәк­леләрнең ничек итеп Көнбатыш Себер һәм Урал буйларыннан Көньякка – Сәмәрканд, Бохара як­ларына китүен, анда Аксак Тимер­дән калган тимерлеләр дәүләтен яулап алып, башкалада, Сәмәр­кандта төпләнүләрен яза.

 
Дамир әфәнде бу тарихны без­гә тәфсилләп сөйләде. Әлеге тарихи күчү 1509-1511 елларда була. Шул елларда шибанилылар (Шибан – Чыңгыз ханның бишенче малае ул) 240 меңлек гаскәре белән хәзерге Үзбәкстан җирләрен яулап ала. Гаскәр белән бергә килгән бала-чагаларны, өлкәннәрне дә кушып исәпләсәң, күчеп килүчеләр­нең саны бер миллион чамасы кеше булган. Ул чакта биредә таҗик телле сартлар, монголлар, җирле төрки халыклар яшәгән. Татарлар­ның борынгы ватаны Үзәк Азия булганга, анда элек-электән төрки кардәшләребез яшәве сер түгел. Үзбәк атамасын исә менә шушы яңа күчеп килүчеләр алып килә. Алар үзләрен Алтын Урда халкы, Үзбәк ханнан калган халык дип саный. Иран телендә дә аларны үзбәкйән, ягъни үзбәклеләр дип йөрткәннәр. Хакимияттәге тимер­ле­ләрнең дә шактый өлеше төр­киләр икәнен онытмыйк. Шул ук вакытта җирле халык та үзбәк­ле­ләргә җитди каршылык күрсәтми. Чөнки Тимерләнкә чың­гызлы­ларның кияве генә була. Үзбәк хан варисларының тәхеттә утырырга хакы зуррак, димәк.

 

Үзбәклеләр ни өчен туган якларын ташлап ки­тәргә карар кылган соң? Моны XVI гасыр башында безнең якларда климатның салкынаюына, терлек­кә азык җими башлавына бәйләп аңлата галим. Кем белә, бәлкем сугышчан, гаярь үзбәклеләр шул чакта Көньякка китеп бармаган булса, бүген Идел-Урал буйларында башка вәзгыять хөкем сөрер иде. Тик тарихта шартлы фигыль булмый шул.

 
Сабантуй


Безне Ташкентта кунакчыл мил­ләттәшләребез, татарстанлылар зарыгып көткән җәй – эссе һава каршы алды. Җылылык 35 градусны күрсәтә, диделәр. Быел Казанда мондый җылылык булырмы – Алла белә! Иртәгә – 4 июнь көнне дә шушылай булса, Сабантуйда күләгәле җир эзләп йөрергә туры килер инде дип пошынган идек. Ходайның рәхмәте: иртәнге якта җил чыгып, көн үзгәреп куйды. ”Казаннан яңгыр алып килдегез!” – дип рәхмәт укыды кардәш­лә­ребез. Яңгыр сибәләп торгач, сәгать икедән дә калмыйча бәйрәм итүчеләр таралып бетәр дигән идек, кичке дүрт тулып киткәндә дә татар җыр-биюләренә гашыйк мил­ләттәшләребез таралышырга ашыкмый иде әле. Үзбәк кардәш­ләребезгә дә рәхмәт: Сабантуй уздыру өчен шәһәр үзәгендәге бик күркәм Мирза Олугбәк паркын биргәннәр. Быел биредә унынчы мәртәбә уздырыла икән милли бәйрәмебез. Соңрак, Сабантуйга 35 мең кеше килгән иде, диде оештыручылар, Ташкенттагы Татар мә­дәнияте үзәге активистлары (мондый татар мәдәнияте үзәкләре Сә­мәрканд, Бохара, Яңаюл, Җизак, Карши, Ферганә, Үргәнеч, Нәваи шәһәрләрендә эшләп килә икән. 3-4 июнь көннәрендә аларның кү­бесендә милләттәшләребез бәй­рәм иткән).


Көрәш, аркан тарту, утырган килеш салам тутырылган капчык­лар белән орышу, күз бәйләп чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, йомырка салынган кашык кабып узышу... Һәр ярышта катнашырга теләүчеләр күп булды. Башка еллардагы Сабантуйлардан аермалы буларак, бу юлы егетләр һәм кызлар арасында татар милли киеме буенча конкурс оештырылды. Дөресрәге, шул ярышның финалы булды. Татарлыгыбыз белән горурлану уята торган бик күркәм чара икән бу.


Оештыручылар Сабантуй мәй­данын татар халкының тарихы, мә­дәнияте, мәшһүр кешеләре белән таныштыру урыны итеп тә файдаланган. БТК, БТИҮ Казанда оештыра торган чараларда еш кына кү­решә торган Рафаэль Зарипов, Үз­бәкстанда туган яисә яшәп иҗат иткән, хәзер тарих битләрендә ге­нә калган бик күп мәшһүр та­тар­ларыбызның сурәтләрен җыеп, зур гына фотокүргәзмә оештырган.


– Мин үзем 1952 елны Ташкентта тудым. Озак еллар 84 нче заводта эшләдем, анда самолетлар ясала. 1989 елдан туган як тарихын өйрәнү белән шөгыльләнәм. ”Сөем­бикә”, ”Гасырлар авазы” журналларында Балкан сугышында шәфкать туташы буларак катнашкан, соңрак Ташкентта кызлар өчен акушерлык курслары оештырган Мәрьям Якубова, патша генералы Еникиев гаиләсе турында мәкаләләрем басылды. 1995-1996 елларда Ташкентта татар рәс­самнары күргәзмәсе оештыруда катнаштым.

 

Милләтебезнең данлыклы улларын, кызларын халыкка таныту җәһәтеннән бик отышлы чара бу, – дип сөйләде ул безгә. Үзбәкстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, милләттәшебез Нәфисә Гыйльманова исә картиналар, китаплар куелган шәхси күргәзмәсен тәкъдим итте. Андагы дистәләп китап арасында махсус Алабугага багышланып чыгарылганын күрү татарның талантлы балалары үзләрендә генә бикләнеп ятмый икән дигән яхшы тәэсир калдырды. Аңа Казанда шәхси күргәзмәсен оештырырга да вакыт җиткәндер, шәт!


Нугай-Курган


Сабантуй очрашулар, танышулар мәйданы булуы белән дә кыйм­мәт. Үзбәкстан Фәннәр ака­демия­сенең өлкән гыйльми хез­мәткәре, тарихчы Ринат Шиһаб­динов белән әле узган елның декабрь азагында, КФУда оештырылган ”Күп мә­дәниятле дөньяда ислам” дигән конференциядә танышкан идек. Фәнни тикшерен­ү­ләренең төп юнәлеше – Үзәк Азиядәге милләт­тәшләребез эш­чәнлеге. Доктор­лыгының темасы – Зәки Вәлиди Туганның Төркес­тандагы сәяси эшчәнлеге. Әле якламаган. Вакыт тыгыз булу сә­бәпле, без – журналистларга Ташкент янындагы татар авылын гизеп булмас дигәннәр иде. Ринат бу уңайдан төпле мәгълүмат бирде, рәхмәт яусын.


– Мин Урта Азиядә, шул исәп­тән Үзбәкстанда барлыкка килгән татар авылларын өйрәнәм. Элек без­дә татарларны нугай дип йөрт­кәннәр, татар авылларын нугай-кышлак, нугай-аул дип атаганнар. Хәзер Үзбәкстанда Нугай-Курган дигән бер генә татар авылы калды. Анысы да Ташкент чигендә, шәһәр биләмәсенә керде. Инде хәзер татарлар белән үзбәкләрдән тыш, казакълар, урыслар да яши. Татар-үзбәк катнаш гаиләләре шактый. Анда әле татарча сөйләшәләр. Заманында, бирегә килеп төпләнүгә бабаларыбыз мәчет, мәктәп корган. Тик хәзер ул мәктәптә татар теле укытылмый. Ике йөз елдан артык тарихы булган татар мәчетендә дә туган телебездә вәгазь сөй­ләнелми. Дөрес, ул соңгы елларда яңартылды, киңәйтелде. Биредә күптән түгел ике катлы мәктәп, поликлиника ачылды. Әлеге авыл күренекле җырчы, Сабантуйлар оештыручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән шәрәфле исемгә лаек булган Вилли Әхмәдиевнең туып үскән авылы буларак та мәгълүм. Ташкенттагы соңгы татар мәктәбе – 1948 елда, татар театры 1950 елларда ябылды. Татарлар килеп урнашканчы, мең еллар элек тә бу җирлектә – борынгы шәһәрлектә халыклар яшәгән. Шунлыктан археологларыбыз әледән-әле биредә борынгы ядкярләргә тап була. Шуның өчен монда Тарих музееның филиалын ачып, аны туристлык комплексына кертергә була, – дип тәкъ­дим итә галим.


 Мин аңардан, Нугай-Курган мәктәбендә татар теле һәм әдә­биятын факультатив рәвештә укытып булмыймы соң, дип кызыксындым. Ринат бу уңайдан мәктәп директоры белән сөйләшеп карарга, ата-аналарның фикерен ачыклау өчен сораштыру уздырырга ризалашты. Әбисе белән бабасы Үзбәк­станга 1911 елны Кайбыч якларыннан килеп урнашкан икән. Үзе 1957 елны Ташкентта туган. ”Олы Кайбычта әле дә туганнарым бар. Анда кунакта да булдым. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Әлфия, Гөлфия апалар, Ибраһим абый, Рөстәм – туганнарыбыз. Аралашып яшибез”, – дип аларга сәламнәрен юллады ул.


Бәйрәм сәхнәсендә Сабантуйда катнашучыларга Татарстан Пре­зидентының бәйрәм котлавын җиткергән, бер төркем милләт­пәрвәрләребезгә республикабыз­ның дәүләт бүләкләрен тапшырган ТР Президенты аппараты җитәк­чесе урынбасары, ТР Президен­тының территорияләр белән эш­ләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов исә безгә Ташкентка килүенең биредә яшәүче туганнары белән күрешүгә форсат булуын әйтте. ”Монда яшүсмер вакытымда, яшь чакта ел саен диярлек кунак була идем. Әмма 1991 елдан бирле, 26 ел килгәнем юк иде. Менә килү насыйп булды. Монда туганнарым байтак, берсе дә диярлек Ташкенттан китмәде. Алар бик канәгать, бик матур яши. Тәгаен алганда әниемнең туганнан-туган энесе – Әнвәр Кадыйров биредә гаиләсе, балалары, оныклары белән гомер итә. Туганнарым да бүген монда, бәйрәм мәйданында. Яшьрәк вакытта Ташкентта Сабантуй уздырылганын хәтерләмим. Гомумән, чит илләрдәге Сабантуйда беренче тапкыр катнашуым. Борынгы бәйрәмебезне бөтен шартына туры китереп үткәрүләрен үз күз­ләрем белән күреп ышандым. Чит илдә яшәүләренә карамастан, милләттәшләребезнең бик матур, бердәм булып бәйрәм итүе мине бик горурландыра”, – дип тәэсир­ләре белән уртаклашты ул.


Бер кайтып күрер идем


Мондагы аралашу-күрешү­ләр­дән соң, Татарстан белән Үзбәк­станны күзгә күренмәс җепләр белән бәйләп торучы бик күп туганлык мөнәсәбәтләре калган әле дигән нәтиҗәгә киләсең. Бу гаҗәп тә түгел: совет хакимияте елларында әлеге Урта Азия республикасында, кырымтатарлары белән бергә исәпләгәндә, 1,5 миллион татар яши иде дип исәпли кайбер га­лимнәр. Һәрхәлдә, казантатарлары 800 меңнән ким түгел иде, дип шактый гына киметергә чакыра икен­челәре. Шушы саннарның ур­тасын алып, бер миллионда тук­талсаң да шактый зур сан бу. Бу бер дә гаҗәп түгел: биш гасыр элек – Үзбәк хан варислары; ике йөз ел элек – Нугай-Курган, Нугай-Кыш­лак авылларына нигез салучылар, гыйлем эс­тәүче шәкертләр, сәү­дәгәрләр; соң­рак ачлыктан, нужадан, реп­рес­сияләрдән качучылар, бәхет эзләү­челәр буларак та агылган кардәш­ләребез Үзбәкстан як­ла­рына. Дө­рес, бүген әллә ни күп татар калмаган биредә. Берәүләр өч йөз мең дисә, икенчеләр, ике йөз меңнән артык түгелдер, тәгаен генә белүче юк, диде.

Һәрхәлдә, татарларның күбесе – йөз меңе әле дә Ташкентта яши, дип фаразлый алар. Шул китми кал­ганнарның берсе – гади татар карчыгы Рәзинә Сафиуллина. Калфак кигән, яулык бөркәнгән әлеге 82 яшьлек әби, кичә генә күрешеп сөй­ләшкәндәй, әле дә күз алдымда тора. Аның белән дә Сабантуй мәй­данында әңгәмә кордык. Әбине бәйрәмгә оныгы Рафаэль белән килене Александра култыклап алып килгән иде. Рафаэльнең татарчасы ипи-тозлык кына идеме, әллә ни сөйләштереп булмады. Александрасы, татарча сөйләшә белмәсәм дә, күбесен аңлыйм, диде. Рәзинә әби исә сөйләде дә сөйләде. Олы яшьтәге кешеләр иң әүвәл аралашу­га мохтаҗ бит. Бәлкем күптән ачылып сөйләшкән, сораштырган-кы­зыксынган кеше дә булмагандыр.

6-1
– 1954 елның июнь ае иде. Әле яңа гына унҗидем тулган чак. Гөлсем апам янына Ташкентка чыгып киттем. Район үзәгенә 20 чак­рым җәяү бардым. Әтнә райо­ны­ның Ары авылында туып үстем мин. Җитмәгәнлектән, фәкыйрь­лектән кителде инде. Без әнидән ун бала калдык, үги әни белән яшәве авыр булды, балакаем. Кырлардан черек бәрәңге җыеп алып кайтып ашадык, ачка үлмәдек. Өч мәртәбә машина астына эләктем, Ходайга шөкер, исән калдым. Мондагы үзбәкләр туганнарымдай яхшы. Килеп хәлемне беләләр, элекке нәчәлникләрем дә, Рәсиясенә кайтып китмәдеме әле, дип сораштырып тора, сәлам әйтеп җибәрә. Инде хәзер монда бөтенебез бертуган кебек. Кирпеч заводында, саноторийда эшләдем. Утыз ел дүрт сетка ризык күтәреп кайтып хәл­ләрем бетә иде. Ике кыз, бер ул үстердем. Улым Радикның пен­сиягә чыгар вакыты җитте инде. Үзем Мөнәвәрә кызымда торам. Күз бар, аяк бар, хәтер юк. Үзем генә йөри алмыйм, буталам, балакаем. Ташкин Сабан туена икенче мәртәбә килүем. Беренче килүем­дә бетеп килә иде, ахырына гына эләктем.
Заманында авылыбыз зур иде. Хәзер анда – бер йорт, монда – бер йорт. Күбесе читкә таралып бетте. Бүген Арыда ике апамның берсеннән – улы, икенчесеннән кы­зы тора. Кызының – ире, теге­сенең хатыны үлде. Туган як бик сагындыра, кайтып килер идем дә бит, алып кайтучы кеше юк. Күбрәк кодамның кызы белән аралашам. Хәзер күбесе Казанга, Татарстанга кайтып бетте. Гөлсем апамның алты баласы бар иде. Хәзер барысы да Татарстанда. Бүген аның олы улы Нурмөхәммәт Кимедә яши, хатыны – Гөлфия. Икесе дә пенсиядә. Әнинең олы баласы – иң зур апам Казакъстанда. Ире белән ике кыз үстерделәр. Бер кызы – Балхашта, икенчесе – Германиядә.


Хәзер шундый заман килде: байлыгың булса, сәлам бирәләр, булмаса, таптап китәләр. Бай­лыгың булып та, өйдә, илдә тынычлык булмаса, дөньяның кызыгы күренми. Элек бер яулык иде. Шуны эшкә бәйләр идем. Эштән кайткач, шуны юып кунакка барыр идем. Балаларыма миһер бир дип, Ходайдан сорап йөрим. Падишалар бер-берсенә миһерле булса, дөньялар тыныч булыр, – дип эчен бушатты Рәзинә әби.


Ташкент

Үзбәкстанны күрдем дип әйтү өчен башкаладан тыш Сәмәрканд, Бохараны да гизәргә кирәк, диләр. Юлга чыгачагымны ишеткәч, Казандагы үзбәк танышларым: “Туристларга хәзер уңайлы: Сәмәр­канд­ка өч сәгатьтә барып җитә торган тиз йөрешле поезд бар”, – дип киңәш иткән иде. Әмма сәфәр программасы тыгыз булганга, Ташкент базарына дүшәмбе көнне генә бара алдык. Чикне чыкканда яңа җитешкән җиләк-җимешне алып калулары бар дигәч, күбебез күчтәнәчкә чикләвек, киптерелгән җимеш алу белән чикләнде. Чапанга күптән кызыгып йөри идем. Тик Казанда кайда киясең инде, дип алмадым. Кайткач, үкендем. Ягылмаган өйдә, кичләрен дачада рәхәт­ләнеп киеп йөреп була лабаса. Бер мең сумга яхшы гына чапан сатып алырга мөмкин Ташкент базарында.


Шәһәр үзе яшеллекнең күплеге белән сокландырды. Югыйсә су шактый кыйммәт анда. Юл чит­ләрендә арыклар ясалган. Совет заманында эссе көннәрдә даими су агып торган диләр. Арыклар буш иде. Шул ук вакытта агачлар бик күп. Димәк, сугарып торалар. Биек-биек өрәңге, усак, имән, тупыл, нарат агачлары кинәнеп утыра. Сәрви, артыш агачлары да күзгә чалына. Бездә алар куак кебек кеч­кенә булса, монда җиде-сигез метр­га җиткәннәре очрый. Туфрагы килешә, күрәсең. Кичләрен урамда яшьләр күп очрый. Без яшәгән “Шодлык сарае” янында кинотеатр бар иде. Яшьләрнең кинога күпләп йөрүе гаҗәпләндерде. Совет хакимияте елларында башкалада үзәк урамнарның берсе Тукай исемен йөрткән, Җәлил, Такташ урамнары да булган икән. Кызганыч, бүген ул исемнәрнең берсе дә урам атамаларында калмаган.


Ташкентның җәмигъ мәчетенә барып килдек. Буш булса да, телетапшыру төшерелә дип, эчкә уз­дырмадылар. Кызганыч, эчен гизеп, матурлыгын тамаша кылып булмады. Әле һаман Үзбәкстанда азан тавышын урамда ишетерлек итеп яңгыратырга рөхсәт ителми. Мәктәп яшендәге балалар мәчеткә кертелми. Элек кичен кафеларда җыелып, бергәләшеп авыз ачулар да тыелган булган. Хәзер андый тыю юк. Ифтарга җыелган яшьләр­не үзебез дә күрдек (биредә дин турында сүз кузгалгач, шуны да әйтми кала алмыйм: ураза вакыты дип, Татарстанда Сабантуйларны күчерү дөрес булдымы икән дигән икеләнүләрне юлдашларымның күбесеннән ишетергә туры килде.

 

Аерым алганда, Татар эшкуарлары берләшмәсе башкарма директоры Фәрит Уразаев: “Революциягә хәт­ле кайбер муллалар Сабантуйны өнәп бетермәгән, төрлечә тыярга тырышкан. Һәр нәрсәнең үз урыны. Җәй башында булырга тиешле Сабантуйны җәй уртасына күче­рергә кирәкмәс иде. Әнә Башкортстанда күчермәгәннәр, татар тө­бәк­ләренең күбесендә, менә Үз­бәкстан шәһәрләрендә Сабантуйлар бара. Ураза тоткан кеше дә Сабантуйда катнаша ала”, – дип исәп­ли). Шул ук вакытта яңа Пре­зи­дентның дилбегәне әкрен-әкрен генә йомшартуын тәкрарлады ташкентлылар. Күптән түгел генә ул, амнистия игълан итеп, 20 мең кешене төрмәләрдән азат иткән. “Иң мөһиме – күрше дәүләтләр, беренче чиратта Казакъстан, Кыргызстан белән мөнәсәбәтләрне яхшыртты. Атна саен Президентның берничә мөһим фәрманы чыга”, – дип сөйләде милләттәшләребез.

Хезмәттәшлек

Үзбәкстанда Россия илче­ле­геннән тыш РФ Тышкы эшләр министрлыгы каршында оештырылган “Россотрудничество” федераль агентлыгы да эшләп килә. Нигездә гуманитар өлкәдә эш­ләү­че, чит илләрдәге ватандашларыбызны, ягъни Россияне тарихи ватаннары дип танучыларның мән­фәгатьләрен кайгыртучы оешма бу. Табигый, вәкиллек җитәкчесе (биредә Виктор Шулика) бер үк вакытта Россия илчелеге киңәшчесе вазыйфасын да башкара. БТК иҗ­тимагый оешма булганга, рәсми оешмалар, министрлыклар делегациябезне кабул итә алмый икән. Шуңа күрә Конгресс җитәкчелеге чит илләрдә гомер сөрүче мил­ләттәшләребезнең милли-мәдәни мәнфәгатьләрен кайгыртып эш йөрткәндә “Россотрудничество” агентлыкларына таяна. Һәрхәлдә, 5 июнь көнне агентлыкта булган очрашуда Виктор Шулика милли мәсьәләләрдә шактый тирән йөзә торган белгеч икән дигән тәэсир калдырды.


– Без мәгариф, мәдәният, фән юнәлешләрендә эшлибез. Ватандашларны кайгыртабыз. Урыс мә­дәниятен саклауга, үстерүгә өлеш кертергә тырышабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, локаль сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнарга ярдәм күрсәтәбез. Спорт җәһәтендә Үзбәкстан – Россия хез­мәттәшлеген тәэмин итүгә өле­шебезне кертәбез, – дип ул соңгы вакытта Россия вузларының, тә­гаен алганда, КФУның чит ил студентларын контракт нигезендә генә кабул итәргә җыенуына борчылуын белдерде, акча түләп укый алмаучыларны бюджет урыннарына кабул итүдән баш тартмасагыз иде, дигән теләген җиткерде (хәзерге вакытта Россиядә 25 мең Үзбәкстан студенты укый, шулар­ның ун проценты Татарстан вузларында белем ала икән). Очрашуда катнашкан Ташкент татар мәдә­нияте үзәге рәисе, Үзбәкстан физкультура институты проректоры, профессор Ришат Нәбиуллин бу уңайдан Үзбәкстанда да шундый ук күренеш күзәтелүен, бюджет урыннарының кыскаруын, контракт нигезендә алу арта баруын, вузларның акча эшләргә тырышуын хәбәр итте.


БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров үз чиратында чит илләрдән килеп Татарстан вузларына укырга керергә теләгән яшь­ләр өчен Конгресс квотасы булуын хәбәр итте. “Укырга керергә теләк белдерүче яшьләрнең татарча белүен һәм шундый теләге барлыгын декабрь – март айларыннан да калдырмыйча Конгресска хәбәр итүләрен шарт итеп куябыз”, – дип ул, Ташкентта туган телебезне өйрәтү ничек оештырылган икән, якшәмбе мәктәпләре бармы, дип кызыксынды.


– Дәреслекләр, методик әдә­бият җитми. Дөрес, БТК башкарма комитетында, ТР Мәгариф министрлыгында, никадәр китап кирәк, шулкадәр җибәрәбез, дип торалар. Тик зур гына кыенлыклар бар. Әйтик, күптән түгел генә таможня аша кирәкле әдәбиятны чыгару өчен ун мең доллар түләргә туры килде. Татар теле өйрәнү курслары оештыру өчен бина табу да кыен. Аның әле суы, электр энергиясе дә кыйммәт. Хәзер туган телебезне яхшы белгән татар теле укытучылары табу да авырлашты, – дип әлеге уңайдан проблемаларны санады Р. Нәбиуллин.


– Кирәкле әдәбиятны, күпләп булмаса да, безнең аша кайтарта аласыз. Без сезгә бер бүлмә бирә алабыз. Методик әдәбиятның элек­трон вариантларын алып кайтсагыз, аны сезгә иллешәр данә бастырып бирү безгә кыен түгел, – дип тәкъдим итте бу җәһәттән В.Шулика Ришат әфән­дегә.


Дамир Исхаков исә, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү сез­нең агентлыкка да йөкләнгән бит, дип сөйләшүдә төрки халык­лар­ның уртак тарих дәреслеген язуда РФ Мәгариф министрлыгының да катнашырга тиешлеге мәсьәләсен кузгалтты. Барча төрки халык­лар­ның тугызынчы сыйныфларында укытырга җыенылган (табигый, бу дәреслек татар балалары өчен дә уку әсбабы булырга тиеш) әлеге уртак тарих дәреслеген язуда инде байтак юл узылган. “Ни кызганыч, РФ Мәгариф министрлыгы вә­килләре, беренче сөйләшүдә катнашканнан соң, бу мөһим эштән читләште. Беренчедән, Алтын Урда – уртак тарихыбыз. Икенчедән, төрки-славян бердәмлеге булганда гына Россиянең киләчәге бар. Мәскәү идеологларының шуны аңламавы сәер”, – дип исәпли ул.


Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы даими вәкиллеге бинасында булган очрашуда да җирле милләттәшләребезнең мән­фәгатьләрен кайгыртып ни-нәрсә эшләргә мөмкин дигән мәсьәлә игътибар үзәгендә булды. Ринат Закиров анда, халкыбызның милли үзаңын уяту өчен, Изге Болгар, Искер җыены кебек Үзбәкстан татарларын туплап, чакырып торучы бер изге җыен – изге урын тәга­енләргә, “Ак калфак” берлегенең Үзбәкстан оешмасын булдырырга, Тукайның туган көнен Татарстаннан язучылар, артистлар чакырып, зурлап билгеләп үтәргә тәкъдим итте.


Даими вәкиллек җитәкчесе Рамил Шакиров үз чиратында сентябрь аенда Ташкентта уздырыла торган Татарстан Республикасы көнен, Татарстаннан җәмәгать эшлеклеләрен, депутатларны, язучыларны, сәхнә йолдызларын җәлеп итеп, тагын да колачлырак, зурлабрак бәйрәм итәргә тәкъдим итте, ике республика арасындагы сәүдә-сәнәгать багланышларын көчәйтергә чакырды.

Йомгак урынына

Хәзерге вакыта Үзбәкстанда 32 миллионлап кеше яши, шуларның өчтән ике өлеше авылларда тормыш итә (халыкның йөздән туксаны – үзбәкләр). “Үзбәк халкы нык арта. Болай ишәйгәндә 2050 елга ил халкы 45 миллионга җитәргә мөмкин. Димәк, киләчәктә үз­бәк­ләрнең Татарстанга күчеп килүе тагын да артачак. Үзебездә балалар аз тугач, барыбер читтән кем­нәрдер киләчәк. Әллә кемнәргә капка ачып торганчы, бушап калган авылларыбызга телебез, динебез, тарихыбыз уртак булган үзбәкләрне урнаштырсак, Татарстан, барча Россия өчен дә бу файдалы булачак”, – дип исәпли бу уңайдан Дамир Исхаков. Хәзерге вакытта республикабыздагы миг­рант­ларның иң күбе – үзбәкләр. Үз­бәк хан оныкларының Татарстанны шушылай үз итүен әби-бабаларының туган җиренә күчеп кайтырга омтылуы дип тә карарга буладыр, шәт.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 90, 16.06.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр