ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

Җиңелсәк тә, җиңдек!

 

Минемчә, безнең футбол җанатарлары өч төркемгә бүленә. Беренчесе – чын күңел­дән­, хәтта кайвакыт үз-үз­лә­рен дә бе­лештер­мәс дәрә­җәгә җитеп, җан атып йөрү­че-утыручы “кайнар” җана­тарлар. Икенче төркем – җыелма командабыз җиңе­лүен үзләренең җиңүе кебек кабул итеп, шуңа ни эшләргә бел­мичә сөенеп, “агу”ларын уңга-сулга чәчүче мокыт либераллар. Өченче төркеме исә – командабыз җиңүенә әллә ни ышанмаган, шул ук вакытта җиңе­лүенә дә артыгын борчылмаган “салкын” җанатар­лар.

2-5

Шәх­­сән мин үзем дә шулар исәбенә ке­рәм. Болары – хисләрен юк­ка-барга әрәм ит­мичә, чемпионатны ай-вай­лар­сыз кабул кылып, үз эш­лә­рен тыныч кына дәвам иттерү­че­ләр. Әйтик, менә минем үземә чемпионат барган өч атна эчендә футбол карарга 20 минут вакыт җитте. Бер-ике тапкыр яраткан командам – Бразилия футболчылары уенын 2-3 минут карадым, испаннар белән хорват­лар­ның ничек итеп пенальти тибү­лә­­ренә телевизор аша шаһит булдым.

 
Бразилия футболы мине 1958 елда беренче тапкыр гашыйк итте. Ул чагында Стокгольмда туп “сихер­челәре” Вава, Гарринча, Диди һәм булачак футбол даһие 16 яшьлек Пеле, фантастикага тиң уен күрсәтеп, футбол тради­цияләрен, тактикасы һәм зәвыгын тамырдан үзгәртте. Сакчыны хәйләли-хәй­ләли, һөҗүм­ченең туп белән һаман алга баруы, тупның һавада кыек юл ясап, нәкъ менә кирәкле спортчы алдына җиргә килеп төшүе, уен кырында футболчыларның бө­тенләй яңача: 4-3-3 схемасы белән уйнавы... Җи­ңелсә-җиңелмәсәләр дә, Бразилия спортчыларының чып-чын “футбол балеты”ннан һәр­вакыт зур канәгать­лек хисе кичердем мин. Ә хәзер?.. Телевизорны кайчан гына кабызма, Неймар, “үләм!” дигән кыяфәт чыгарып, чирәмдә ауный. Гарәп иганә­челә­ренең шушы кыланчык “артист” өчен 222 миллион евро түләве һич башка сыймый. Бу акчаның уннан бер өлешенә дә тормый лабаса ул!
Сүз дә юк, футбол хәзер  бөтенләй башкача. Уен ком­мен­таторларының минем буын өчен аңлаешсыз трансферлар, футболчылар бәясе, алдагы контрактлар кебек сүзләре гарык итә. “Мисыр егете Салах 140 миллион евро тора... Роналдуга “Ювен­тус”та 100 миллион евро тәкъдим итәләр...” Футбол түгел, ә токымлы атларны сату ярминкәсе диярсең!

 
Шулай да “салкын” җа­на­тар булуыма карамастан, бер әйбергә “кайнар” җанатар­ларча сөенәм мин. “Чемпионатта кем җиңәчәк?” дигән сорауга Путин кыска гына, әмма бик төгәл итеп: “Оештыручылар!” – дип җавап биргән иде. Сүз­лә­ре дө­реслеккә чыга бит! ФИФА президенты Инфантино, безне сөймәү­че Поль­ша­ның Футбол берлеге пре­зиденты Бонек, дөнья чемпионы немец Лотар Матеус һәм чит илләр­дән җыел­ган ике миллион җанатар таныганча, бөтен футбол тарихында иң яхшы чемпионат бу! 


Җиңелсәк тә, без җиңдек, җә­мәгать!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 11.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр