ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

Балтырганга “хуш” дип әйтик!


Игътибар итәсездер: җирле хакимиятләр һәм халык ваемсызрак булган саен, Сосновский балтырганы әрсезрәк һәм һөҗүмчәнрәк була бара. Ул хәзер инде елга тугайларын гына түгел, печәнлек җирләрне, хуҗасыз калган йортларның ишегалларын яулап алып ята. Үзенең зур кәрзинле ап-ак ябалдашын балкытып, балтырган койма башларыннан дөньяга караш сала, җил һәм кошлар ярдәме белән яңа плантацияләрне үз итәргә әзерләнә.

2-3
Мәскәү өлкәсендә әнә бу әрсез яңа хуҗага каршы көрәш игълан итеп, 2018 ел бюджетына 300 миллион сум акча салганнар. Мәскәү яны тирәләрендә инде балтырган 17 мең гектар җиргә хуҗа булып өлгергән, 9,5 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләренә тамыр җибәр­гән. Мәскәү өлкәсе хаки­миятләре футбол чемпионаты командалары маршрутлары үтә торган юлларны Сосновский балтырганыннан арындырырга булганнар. Кунаклар алдында яхшы түгел дип тотынган бу эш нинди нәтиҗәләр бир­гән­дер, безгә билгесез. Мәскәү өлкәсе хаки­мият­лә­ренең киләчәктә балтырган өчен җаваплылыкны җир хуҗаларына йөкләргә җы­енулары гына мәгълүм. 2018 ел ахырына кадәр анда юридик затларны 150 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр, урындагы җитәк­челәрне 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, физик затларны 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штрафка тарту турында канун кабул итәргә җыеналар. Канун үз көченә керсә, штраф түлә­гәнче, бал­тырган төпләвең хәер­лерәк булачак, билгеле.


Бездә, Татарстанда да, ихтимал, Сосновский “бүлә­ге”­нә каршы көрәш игълан итәргә вакыт җиткәндер. Көрәшнең бик гади, әмма сыналган һәм нәтиҗәле технологиясе турында “Ватаным Татарстан” бер генә язмады инде. Бу афәттән котылу юллары турында да искәрттек без. Балтырган­ның тамырын очлы көрәк белән аз гына чокып аласың да чокырга 50-60 грамм ти­рәсе солярка – дизель ягулыгы тамызасың. Шуннан соң әрсез кунакка “хуш” дип әйтәсе генә кала. Дизель ягулыгы урынына тоз сал­саң да нәтиҗәле дип әйтә­ләр. Бюджеттан акча бүлеп мәшәкатьләнәсе дә юк. Үзара салым акчасыннан бер кисәк бүләсең дә кулына көрәк тоткан бригаданы берничә көнгә эшкә чыгарып кына җибәрәсең. Кем­гә­дер акчалы эш, халыкка исә балтыргансыз тормыш тәэмин ителә. Тик бу эшне акча экономиялим дип, ялдагы укытучыларга, мәктәп балаларына тагарга гына ярамый. Алай иткәндә нинди хәл килеп чыкканын инде без яхшы беләбез.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 11.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр