ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 135, 21.09.2018/

//

Миңнеханов Әрдоганны котлады

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургка сәя­хә­тен­нән соң Төркия Республикасына кыска вакытлы эшлекле визит ясады.

 

ТР Президентының би­регә Рә­җәп Тайип Әрдоганның шәхсән чакыруы буенча кил­гәнлеген и­с­кәртеп үтәргә кирәк. Р.Миңнеханов Төркия Президен­тының инаугурация тантанасында катнашты. Тантанада Россия делегациясенә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәк­че­лек итте.

 

Игътибар үзәгендә – сыйфат

 

Кичә Хөкүмәт йортында дәүләти һәм муниципаль оешмаларга җибә­релә торган азык-төлекнең сыйфатын тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

 

Ул иң элек балалар учреждениеләренә һәм социаль юнәлештәге оешмаларга алына торган продукция сыйфатына бик игътибарлы булырга  кирәклеген басым ясап әйтте. Бүген азык-төлек җитештерүчеләр, шулай ук товар җибәрүчеләр тарафыннан төрле кагыйдәләр, нормаларны бозу очраклары арта, дип билгеләп үтте А.Песошин. Бу – санитария кагый­дәләрен, нормалар, техник регламентларны үтәмәү. Ул иң элек продукциянең сыйфаты һәм бәя­сенең игътибар үзәгенә алынырга тиешлеген искәртте. Премьер-министр республикада дәүләти һәм муниципаль оешмаларга ризыкларны җибәрү схемасын булдырып, аның инде әйбәт кенә эшләвен дә искә төшерде. “Азык-төлек продукциясен җибәрү өлкәсендә дә шуңа охшаш схема уйлап табарга кирәк булыр, мөгаен”, – диде ул.

 

Халык контрольгә ияләшкән

 

Татарстанлылар ел башыннан бирле “Халык контроле” сервисына 30 меңнән артыграк хәбәр урнаштырган. Шуның 20 меңнән күбрәген­дә күтәрелгән мәсьәлә­ләр уңай хәл ителгән, 2 мең чамасы – әлегә карала, 6 меңе – карар кабул итүгә планлаштырылган. Бу хакта ТР мәгълү­матлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхет­динов ”Татар-Информ” агентлыгы хәбәр­чесе белән әңгә­мәсендә белдергән.

 
Республикабызда әлеге сервис инде алты ел дәвамында эшләп, халыктан шәһәр инфраструктурасын яхшырту турында тәкъдимнәр, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү буенча һ.б. шикаятьләр, төрле мәсьәлә­ләрне кү­тәр­гән хәбәрләр кабул итә. Татарстанда яшәүчеләр сервисның “Тер­ри­торияләрне төзекләндерү”, “Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау”, “Торак-коммуналь хез­мәт­­­ләр” категорияләрен бигрәк тә үз иткән.      

 

Калдык эшкәртү заводы

 

Түбән Кама шәһәрендә сәнәгать һәм медицина калдыкларын эшкәр­тү предприятиесе пәйда булачак.

 

Район башкарма комитеты җитәк­чесе урынбасары Радмир Беляев һәм “Экоменеджмент” компаниясе шушы көннәрдә Екатеринбургта узган “ИННОПРОМ” халыкара форумында яңа производство булдыру турында килешүгә кул куйган. Әлеге завод шәһәрне 25 яңа эш урыны белән тәэмин итәчәк. Төзелешне быел башлап җибәрү күздә тотыла.

 
Түбән Каманың алга китешле социаль-икътисади үсеш территориясе статусына (ТОСЭР) ия булуын искә төшерик. Шуның нәтиҗәсендә эшмәкәрләр, биредә үз проектларын тормышка ашырганда, төрле ташламаларга исәп тота ала.

 

Казанны Гамбургка тиңләгәннәр

 

Казан Ли Куан Ю бөтендөнья шәһәр премиясе кысасында махсус номинациядә шәһәрләрне үсте­рү өлкәсендә абруйлы бүләккә лаек булган. Премия Сингапурда VI Бө­тендөнья шәһәрләр саммитында тапшырылган.

 

Конкурс жюрие бәя­ләмәсендә: “Казан үзенең этник һәм дини төрлелеген ихтирам итүче күп төрле мәдәниятле шәһәр булып тора. Киләчәктә, шәһәр үсешенең әй­бәт планына һәм бай мираска, мә­дәнияткә ия буларак, көчле, аерым бер шәһәргә әйләнергә мөм­кин”, – дип билгеләп үтелгән. Жюри бәя­ләмәсендә шулай ук үз тырышлыгы нәтиҗәсендә Казанның шә­һәрдә яшәүчеләрнең тормыш сыйфаты өлкәсендә сокландыргыч уңышлар­га ирешүе турында басым ясап әйтелә. Соңгы ун ел эчендә Татарстан башкаласында яшәүче­ләрнең уртача гомер озынлыгы – 9 елга, бала туу күрсәткече 2 тапкыр арткан, җинаятьчелек 2 тапкыр кимегән.

   
Соңгы 6 елда Ли Куан Ю премиясе Нью-Йорк, Сучжоу, Медельин кебек шәһәрләргә бирелгән. Узган елда төп премия Сеулга тапшырылган. Премия советы Казанны Гамбург, Токио һәм Сурабайя белән беррәт­тән махсус номинациягә лаек дип тапкан. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 11.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр