ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

“Бирсәң, барып та йөрисе түгел”

 
Федераль Сабан туе быел янә тавыш чыгарды. Чабаксарда узган милли бәйрәмнең көрәш бәйгесендә Татарстан егетләрен баш батыр исеме өчен көрәштермәгәннәр. Ә машина хуҗасын лотерея ярдәмендә ачыклаганнар. Безнекеләр канәгатьсезлек белдерә. “ВТ” хәбәрчесе көрәшчеләр һәм оештыручыларның фикерләрен тыңлап, хакыйкатьне табарга тырышты. Анысы милли спорт төренең киләчәге өчен дә кирәк.

15-3
tatar-inform.ru

 

Чабаксарда 7 июль көнне узган Сабан туенда бу юлы да Татарстан Президенты исеменнән баш батырга машина вәгъдә иттеләр. Мондый традиция инде берничә ел дәвам итә һәм, сер түгел, пәһлеваннар әнә шуны отарга дип бара. Килешмәүчеләр дә табылыр, тик бүген егетләрне баш батыр исеме һәм тәкә белән генә кызыктырып булмый. Чабаксардагы бәйгенең нигезләмәсенә алдан ук болай дип язып куялар: Татарстан көрәшчеләре баш батыр исеме өчен бил алыша алмый. Оештыручылар мондый шарт куюларын башка төбәкләрдә дә көрәш үсешен кайгырту, андагы егетләрнең күңелен күрү белән аңлата. Бәхәсле мәсьәлә, әмма сүзебез ул хакта түгел.


“Халык күреп торды”


Чуашстан башкаласында исә Татарстан егетләре федераль сабан туеның күпчелек үлчәү категорияләрендә җиңеп чыга, шуның өчен бүләк ала һәм чыгышын тәмамлый. Аннан соң исә иң кызыгы – баш батыр өчен бәйге башлана. Үз категорияләрендә батыр булган Татарстан көрәшчеләре урынына икенче калган егетләр чыга. Баш батыр исемен Мари Иленнән Муса Галләмов яулый. Аңа тәкә бирәләр, ә төп бүләк дип саналган машина иясен лотерея ярдәмендә ачыклыйлар. Бәхәс чыгарган икенче мәсьәлә әнә шуның белән бәйле. Ярыш нигезләмәсендә өч оешма – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Чувашстан көрәш федерациясе һәм Россия көрәш федерациясенең мөһерләре тора. Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногъманов әйтүенчә, аларның оешмасы Сабан туендагы көрәш турнирының ярыш өлеше өчен генә җавплы. “Жирәбә уздыру, һәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләрне ачыклау, хөкемдарлар эшен оештыру кагыйдәләрнең үтәлешен тәмин итү – әнә шулар безнең өстә. Егетләр арасында баш батырны билгеләү һәм аларны  бүләкләү исә безгә кагылмый. Анысын оештыручылар, спонсорлар хәл итә, – ди ул. – Татарстан егетләрен федераль Сабан туена керү-кертмәү мәсьәләсен дә без хәл итмибез”.


Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров исә башкачарак фикер белдерде. Аның әйтүенчә, Татарстан егетләрен ярышка кертмәү тәкъдиме илкүләм федерациясе вәкилләре бергә кабул ителгән. Әлеге дә баягы, төбәкләрдә көрәш үссен өчен. Лотерея буласы исә нигезләмәдә язылган һәм егетләр бу хакта белеп торган. Сүз уңаеннан, фәкыйрегез нигезләмәдә андый кагыйдәне тапмады. Анда баш батырга төп приз тапшырылуы турында язылган. Машинага исә “төп приз” дигән язу ябыштырылган. Оештыручылар нигезләмәдә тагын бер мәсьәләгә игътибар итсә, бәхәс, бәлки, азрак чыгар иде. Татарстан егетләрен баш батыр исеме өчен бил алышудан мәхрүм иткәннәр, ә менә алар урынына икенче урындагы егетләрнең ярышасын әйтмәгәннәр.


Чувашстан көрәш федерациясе җитәкчесе Фәрит Чабатовка да шалтыраттык. Аның сүзләренә караганда, төп приз иясен лотерея ярдәмендә ачыклау илкүләм федерация һәм конгресс вәкилләре белән килештерелеп эшләнгән. “Моны гадел юл дип уйлыйм. 60 килолы егетләр 100дән артканнар белән бил алыша алмый. Ә болай эшләгәндә һәркемнең мөмкинлеге бар. Инде бәхәс чыгара икән, машина акчасын төрле үлчәү категорияләре арасында бүлеп чыгарга мөмкин, – ди ул. – Лотереядә Чуашстан егете отканга шикләнүчеләр бар дисезме? Без бу эшне бөтен халык алдында, камералар каршысында эшләдек”. Машина 80 килолы егетләр арасында икенче булган Ринас Сатдаровка эләгә.


“Башка әллә нинди уйлар килә”


Баш батыр Муса Галләмов әйтүенчә, төп бүләк язмышының лотерея ярдәмендә хәл ителәсен алдан әйтүче булмаган. “Бу хәбәрне ишеткәч, аптырашата калдык. Алдан бит мондый шарт куйдылар: Татарстан егетләре баш батыр исеме өчен көрәшми, ә башкалар бил алыша диделәр. Лотерея уздыру гадел түгел. Бар кеше дә көрәшергә тиеш. Минем 75 килода да бил алышканым булды. Әмма зурларны отып булмый дип зарланып йөрмәдем. 85тә бил алышканда 120-130 килолы егетләрне откан булды. Яхшы итеп шөгыльләнсәң җиңәсең, – ди “Ватаным Татарстан” газетасының Муса Җәлил бәйгесен дә откан Галләмов. – Татарстан егетләрен ярышка кертмәү белән дә килешә алмыйм. Димәк, алардан куркалар. Ә ярышта көчле җиңәргә тиеш. Раил Нургалиев белән чын-чынлап көрәшергә дип бардык. Әмма мәгънәсе калмады”. Сүз уңаеннан, Муса тир түгеп откан тәкәсен дә Чабаксарда калдырып кайтып киткән. Машина булмагач, мескен хайванны дүрт мең сумга саткан.


Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов фикеренчә, бу вакыйгага төрлечә карарга була. “Татарстан спорт өчен җаваплы кешеләрнең берсе буларак мин моңа каршы булырга тиеш. Ләкин Татарстан ягы үзе бүләк куеп, көчле көрәшчеләрен алып килеп, бүләкне кире алып кайтып китсә матур булмас иде. Башкаларны да кызыксындырырга кирәк. Әмма бу фикер белән килешмәүчеләр дә булыр. Федераль Сабан туенда мондый кагыйдә кертер идем: баш батыр булып танылган егет, биш ел узмый торып көрәш бәйгесендә кабат чыгыш ясый алмый, – ди ул. Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин исә Федераль Сабан туйларында Татарстан егетләренә карата аерым мөнәсәбәтнең быел гына барлыкка килмәгәнен искә төшерә. “Сүзем юк. Сабан туе булса да, бу бит рәсми спорт төре. Аны үстерәбез дип йөрибез, шул ук вакытта әнә шундый хәлләр булып ята, – ди ул. – Әллә нинди уйлар килә: Татарстанга төрле яктан һөҗүм бара. Инде менә көрәштә дә сәер хәлләр”.


“Һәр кешегә дә ярап булмый”


Әй машина-машина – җитте минем башына. Театр сәхнәсеннән чынбарлыкка күчкән әлеге гыйбарә көрәш дөньясында да еш телгә алына. Бигрәк тә Сабан туйларында төп бүләкнең кайчак хәрәмгә әверелүе турындагы сүзләрне кире кагып булмый. Хәтта ки, бәйгегә барып тормаган өчен дә үзенә өлеш сораучылар бар икән, бу инде шеш зурайган дигән сүз. Әмма зурлап сөйләшергә атлыгып тормыйлар. Сәбәбе бер: көрәшче егетләргә акча эшләргә, гаиләсен туендырырга кирәк. Ветераннар моның белән килешми. Егетләрне хөрмәтләү ниятеннән 90нчы елларда куела башлаган зур бүләкләр аркасында килеп чыккан уеннар тамашачының да күңелен биздерә. Рәсми ярышларга халык аз килү сәбәпләренең берсе шул түгел микән?


“Бүләкне бүлешмәсеннәр, гадел көрәш булсын өчен тырышабыз. Ләкин бүген профессионаллар күбәйде. Алар көрәш белән ел буе шөгыльләнә. Бер-берсеннән азга гына калышалар, көндәшләрен яхшы беләләр. Шундый фикергә килүчеләре дә булды: ә нигә 30 градуслы челләдә көрәшеп азапланырга? Нигә ватылырга? Күпмедер өлешен бир дә, мин сиңа оттырам, яки киресенчә. Аннары тегенең авылына бара. Бер-берсенә бәйлелек башлана. Ул бәйлелекне өзүе бик авыр. Бурычлар кала, берәүгә исем кирәк, икенчесе машина өмет итә. Ә журналистның да, министр урынбасарының да, тамашачының да егетләрнең сөлге белән бер-бер өзәрлек итеп көрәшүен, яңа батырлар чыгуын күрәсе килә. Гадел, матур көрәш булганда тамашачы аны ахыргача карый. Көрәштән дә читләшми”, – ди Татарстанның атказанган спорт остасы исемен йөртүче Хәлил Шәйхетдинов.


Ямьсез күренешләрдән котылу юлы итеп төп бүләк иясен жирәбә ярдәмендә ачыкларга тәкъдим итүчеләр аз түгел. Шәйхетдинов бу алымны хупламый. “Баш батыр ул көрәштә ачыкланырга тиеш. Килешәм, кечерәк авырлык үлчәвендә дә көчле егетләр үсеп чыкты. Ләкин аларны зур бүләкләр өчен көрәштереп имгәтмибезме? Икенче яктан караганда, баш батыр өчен бил алышканда күп очракта иң авыр үлчәүдә җиңгән егетләр өстен чыга. Аларны бик сирәкләр генә ота ала. Әйтик, Раил Нургалиев бар, тагын берничә егет бар. Андыйлар күп түгел, – ди министр урынбасары. – Баш батырга тәкә бирелә. Ә Сабан туйларында төп бүләкне иганәчеләр, оештыручылар куя. Аны кемгә бирәсен дә алар үзләре хәл итә ала. Моның язылган регламенты юк. Яраткан көрәшчесенә, үзе көрәшеп йөргән үлчәү категориясендә бил алышкан яки тамашачы мәхәббәтен яулаган егеткә бирергә мөмкин. Бу мәсьәләдә күп фикерләр бар һәм һәрберсе үзенчә хаклы да. Көрәшченең бүләк отасы килә, тамашачыга кызык кирәк. Ләкин барысына ярап та булмый. Һәрбер кешегә аңлашырлык тәртип булырга тиеш. Без бүген шундый хәлгә килеп җиттек. Элек машина да, бу мәсьәләдә проблема да юк иде. Ә тагын ике елдан ничек булыр?


“Ходай кемгә кушкан – шуңа була”


Равил Хәйруллин да жирәбә уздыруга каршы. “Кечкенәрәк гәүдәле егетләрнең дә җиңәсе киләдер, әлбәттә. Әмма баш батыр элек-электән көрәш ярдәмендә ачыкланган. Мин үзем дә 60 килода бил алыштым, баш батыр кала алмадым. Әмма ниндидер үпкәм дә юк, Ходай шулай кушкандыр, – ди ул. – Минем егетләрнең бүләк бүлешкәннәрен күргәнем юк. Көрәш дөрес булырга тиеш. Без бу хакта Сабан туйлары башланыр алдыннан һәрвакыт җыелып сөйләшәбез. Әмма урыннарда кайчак әлләниләр уйлап табалар. Шуның өчен кайбер Сабан туйларына барып та тормыйм” . 


Танылган остаз һәм хөкемдар, профессор Рәкыйп Фәйзуллин, киресенчә, жирәбә уздыру яклы. “Кеше Сабан туена бәйрәм күрергә, көрәш карарга килә. Ә без аны кайчак бизнеска әверелдерәбез. Машина куялар да, шартлар уйлап чыгаралар: моны кертәбез, тегене кертмибез. Бу көрәшә, моңа ярамый. Оештыручылар үзләре буталып бетә. Ул вакытта берничә егет төп призны күптән бүлешкән була инде, авызларын ерып читтән генә карап торалар. Аңлыйм мин, аларның яшисе бар. Гаиләне алып барасы бар. Шуңа бүлешәләр дә. Барысы да гадел булсын өчен һәр үлчәү авырлыгында зуррак бүләкләр кирәк. Баш батырга исә моңа өстәп бүләк тә бирәсең, – ди ул. – Инде оештыручылар машина куя икән, аның иясен жирәбә ярдәмендә билгелисең. Без бу алымны мөселман егетләре бәйгесендә куллана башладык. Откан кеше киләсе елда катнашмый. Чөнки хаҗга барып кайтты бит инде. Егетләр, язган мал тешне ватып керә ул. Ходай кемгә кушкан, шуңа була”.


“Бергә ашасаң – тәмлерәк”


Россиянең атказанган тренеры Вакыйф Дәүләтшин фикеренчә, бу ямьсез күренешне туктатуның бер генә юлы бар: машина куймаска. “Суыткыч та бик җиткән. Тәкәсен исә бергә пешереп ашыйсың. Ул вакытта егетләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә яхшыра, – ди ул. – Ә жирәбә уздыруны кабул итә алмыйм. Төп бүләкне хезмәте кермәгән егеткә биреп җибәрү дөрес түгел. Көрәшче генә димәгән, лаеклы башка кешеләргә әйтик, ветеранарга яки тренерларга да бирергә мөмкин бит. Ә хәзер бүләк артыннан йөгереп йөриләр. Халык күрә аны. online-xanax.com Шул бүлешү аркасында берәр куркыныч хәл килеп чыкмаса ярый инде”.


“Ерак җиргә барсак, тәкәне берәр мохтаҗга биреп кайткан чаклар да булды, – дип искә ала татар көрәшендә иң танылган егетләрнең берсе Айдар Хәйретдинов. – Баш батырга машина бирү матур күренеш. Тик көрәше гадел булса гына яхшы килеп чыга. Бу мәсьәләдә кистереп кенә нидер әйтүе дә кыен. Егетләргә мая туплап өлгерергә кирәк. Көрәштә футбол яки хоккейдагы кебек акча түләмиләр. Әмма бу гына хәрәмләшүгә сәбәп була алмый. Бер башланса, нәфесны тыеп булмый аны. Ничек котылыргамы? Нәрсә эшләсәң дә, шикләнүчеләр табылачак. Шуңа күрә машина акчасын үлчәү категорияләренә бүлеп чыгу яклы мин. Ә жирәбә ул бәхет эше, тамашачыга да кызык түгел. Үз гомеремдә ике машина оттым. Берсендә бандитлар яртысын алып калырга йөрде. Булдыра алмадылар. Беркайчан да сөйләшеп җиңүне бирмәдем. Бирсәң, барып та йөрисе түгел”.


Көрәш журналисты Фәрит Салихов заманында үзе дә бил алышып йөргән егет. “Бу ямьсез күренештән тулысынча котылып булмый, әмма киметергә мөмкин. Машина кебек зур бүләк хуҗасын жирәбә белән ачыклау, һәр әйләнештә парларны бау тотынып билгеләү ярдәм итәчәк. Федераль Сабан туе батырларын биш ел баш батыр өчен алышка кертмәү дә проблеманы хәл итүнең бер юлы, – ди ул. –  Шәхсән үзем һәр авырлык үлчәвендә җиңү яулаган көрәшчеләрне бердәй тигез хөрмәт итәм, көрәш осталыкларына сокланам. Ләкин бүген 60-80, хәтта 90 килограмм авырлык белән Федераль Сабан туенда баш батыр калып булмый. Шулай булгач, зур призлы Сабан туйларында бәлки жирәбә системасы бик кулай алымдыр. Җиңел көрәшчеләрнең үз гомеренә бер (ел саен өч-дүрт түгел) машина отасы киләдер бит. Ә баш батыр өчен аерым көрәш узарга тиеш. Даны ни тора бит, саллы тәкә белән мәйдан әйләнү рәхәтлеген әйткән дә юк”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 100, 11.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр