ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 98, 14.07.2018/

//

Футбол сезне үзгәрттеме?

 

Якшәмбе көнне футбол буенча дөнья чемпионаты тәмамлана. Мәскәүдә узасы финал очрашуында Франция һәм Хорватия командалары уйнаячак. Россия җыелма командасы чирекфиналдан ары уза алмады, әмма быелгы турнирның төп нәтиҗәсе дип илнең бу чараны яхшы итеп оештыруын һәм үзебезне кунак­ларга күрсәтә алуны телгә алалар. Әлеге вакыйга илне дә, халыкны үзгәртте дигән фикер дә бар. Футбол сезне үзгәрттеме?

3-1

kzn.ru

 

Фәндәс Сафиуллин, җәмәгать эшлеклесе:

 
– Ничек үзгәртсен инде ул мине? Футбол гына тәэсир итә алмый. Моның өчен көчле милли сәясәт кирәк. Бүгенге милли мәктәпләрне бетерүгә юнәлде­релгән сәясәтне футбол белән генә чигендереп булмый. Спорт тәрбиясе – уңай күренеш анысы. Дөнья халыкла­ры­ның, бер-бере­безнең ничек яшәвен белеп торырга тиешбез. Ә туган тел­ләрне укытуны ихтыярига калдыру пенсия яшен арттырудан да начаррак. Халыкның санын киме­тер­гә кирәк, дисәләр, арттырып була. Ә инде бүген алып барылган тел сәясәте тагын да куркыныч – ул халыкны, милләтне юкка чыгаруны күздә тота.

Данил Сәфәров, “Матбугатру” сайты хуҗасы:

 
– Мине үзгәртте дип әйтә алмыйм. Футбол элек тә бар иде. Сугышка кадәр дә булган. Әлеге чемпионат уеннары Татарстанда – Казанда узуы белән дә истәлек­ле. Бик күп матчларны карадым, кызыксынып күзәтәм. Соңгыла­рын бигрәк тә көтеп торасың. Россия өчен җан аттым һәм җыелма команда бик уңышлы чыгыш ясады дип уйлыйм. Элек әти белән бергә җан ата идек, ул инде өч ел гүр иясе. Футбол караганда, их, әти күр­ми боларны, дип тә уйлап утырдым. Безнең команданың чирекфиналга чыгуы зур вакыйга булды. Хорватларны аздан гына отмый калдык. Хәзер ул команда финалда менә. Алар якшәмбе көнне җиңү яуласа, димәк, без чемпионнарга пенальти буенча гына оттырган булып чыгабыз бит. Хорватлар Англия командасын безне отканга караганда җиңелрәк отты. Моның өчен өстәмә вакыт кына кирәк булды. Димәк, Россия Англия командасына караганда да көчлерәк. Шуларны уйлыйсың да, кызык булып китә.

Рөстәм Заһидуллин, Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе:


– Сүз дә юк, мондый чаралар Россияне таныту өчен кирәк. Килгән кунакларның кайберләре белән шәхсән үзем аралаштым, алар безнең хакта уңай фикердә. Моннан тыш безнең команданың чирекфиналга кадәр барып җи­түе – зур нәрсә. Моңа кадәр егетләрнең көчле командаларга каршы чыгыш ясый алуына күпләр шикләнеп карады. Әмма команданың тырышлыгы, үҗәтлеге белән моңа ирешә алдылар. Халык риза булырлык яхшы уен күрсәтә алуларына афәрин диясе генә килә. Безнекеләрне җиңгән команда беренче һәм икенче урын өчен уйный, алар төшеп калмады. Монда уйланырга җирлек бар. Район үзәгендә зур экран тора. Аны спорт, мәдәният чаралары вакытында кулланабыз. Футболны карарга дип районның бик күп яшьләре җыелды. Дөньякүләм чемпионатлар – халыкны уятучы чара да. Йөзү буенча бәйге узганнан соң, күп кенә әти-әни баласын йөзүгә бирде. Иманым камил, быел футбол мәктәбенә тартылучы балалар саны да артачак. Авылларда да бу нык сизелә. Гомер уйламаган авылларда яшьләр туп тибә башлады. Безнең Бөрбаш авылында яшьләр, яшүсмерләр, балаларның футбол уйнавы – гадәти хәл. Чемпионат вакытында алар тагын да ныграк бирелеп уйнарга кереште.

Галимҗан Гыйльманов, язучы:


– Дөнья чемпионаты тормышыма читләтебрәк кенә йогынты ясады. Әлеге чарага әзерлек барышында юллар төзекләндерел­де, кала тагын да матурайды. Тормышыма чемпионатның бөтен йогынтысы әнә шул булды. Аллы-гөлле киемнәр кигән туристлар­ның урам тутырып йөрүләрен, үз телләрендә урам концертлары куюларын Сабан туеның дәвамы кебек кабул иттем. Футболны стадионга барып карамадым. Чөнки ул вакытта үз эшләрем тыгыз булды, аннары авылга кайттым. Казан кешесе буларак, чит милләтләрнең татар дигән милләт барлыгын белеп китүләре сөендерде, әлбәттә.

Рөстәм Гайзуллин, Кәрим Тинчурин театры артисты:


 – Җанатарлар тирәсендә кай­нашмадым, гомумән, читтә торырга тырыштым. Эшкә бардым да кайттым. Башкалардан калышмыйк дип, “Болгар радио­сы”нда җыр яздырдык, клип тө­шергән булдык. Улларыма кил­гән­дә, алар футбол ярата. Икесе дә футболчыларны белә, алар­ның тормышы белән кызыксына. Үзләре дә оста уйныйлар. Россия җыелмасы уйнаган көннәрне искә алсак, йөрәк әллә нишләде инде. Горурлык хисләре бәреп чыкты. Күп кенә белгечләр Россия җыелмасын бетереп ташлаган иде. Шөкер, алар үзләренең тырышлыкларын күрсәттеләр. Казанда узуына да шатландым. Безнең гасырга туры килгән дөньякүләм чара иде бу.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 98, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр