ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 98, 14.07.2018/

Безне хәзер моннан кумыйлар

 

Казан шәһәренең Азино микрорайонында ярминкә мәйданчыгы эшли башлады. Ә аңа кадәр Ломжа базары яныннан тыныч кына үтеп китәрлек түгел иде. Җәяүлеләр юлы буенча сатучылар тезелгән, кем кайда урын таба, шунда урнашып, үзеннән артканын сатарга тырышты.

4-1
Безнең күргәннәр

Кайчандыр бу базар каршында авылдан килүчеләр өчен сәүдә урыны була. Сатучылар аны үзләре акча җыеп эшләтә. Тик базар турындагы кануннарга үзгәрешләр кертелгәннән соң, сүтәргә туры килә. Халык нишләсен, бераз булса да акча кертү ниятеннән әрҗәләр тезеп, урындыкларга куеп сата. Әмма тикшерүчеләр килгәндә төен­чекләрен төйнәп, кайтып ки­тәргә туры килә. Безнең монда күргәннәрне сөйләп бетерә торган түгел, диләр алар.


Сатарга мөмкинлек булмагач, кояшта тормас өчен, зур кулчатырларны үзләре белән йөрткәннәр. Коеп яуган көчле яңгырда дүрт сатучы бер кулчатыр астына кереп, ул очып китмәсен өчен ябышып торуларын әле дә искә алалар. “Хәзер ишеп яңгыр яуганда да кешеләргә сатып алырга, безгә сатарга мөмкинлек бар. Баш өстендә түбә булдыргач, сатуы да күңелле, үстергәнне әрәм итәсе килми бит”, – ди алар. Көзге, кышкы караңгы көннәрдә сату итәргә теләүчеләр өчен мәйданчыкка яктырткычлар да куйганнар. “Шушы урынны тәртипкә китерә башлагач, ниләр генә сөйләмәделәр. Түләү көненә 500 сум булачак, дигән сүзләр дә йөрде. Бакчасында үскән кишер-кыярын сатучы аның кадәр акча эшли алмый бит. Бу сүзләрнең берсе дә дөреслеккә туры килмәде, шөкер, бер тиен дә түләмибез”, – ди сатучылар.


Базарлар янында мондый сату урыннары ясый башлагач, безгә кайчан чират җитәр икән, дип көт­кән алар. Кем белән генә сөйләшмә, дөнья рәхәте, беркем сүз әйтми, диләр.

Мең шөкер

Монда бакчачылар да, якын-тирә авыллардан да киләләр. Без булган көнне сөт ризыклары, үз­ләре үстергән бройлер чеби­ләрен суеп алып килгән Шәле апасы бар иде. Казанга атнасына ике мәртәбә килә икән. Шунысы кызык: кечкенә генә әлеге ярминкә мәй­данчы­гында көн саен ким дигәндә бер Шәле кешесен очратырга була. 


– Җитештергәнне тиешле бәядән урнаштырасы да килә бит, – ди исемен әйтергә теләмәгән Шә­ле сатучысы. – Инде ничә еллар шушында киләбез. Моңа кадәр кайда туры килә, шунда баса идек. Куган чаклары да булды. Хәзер рәхәткә тиендек. Бу яңалыкка күңел ышанып бетми. Без бит үзебездән артканны сатабыз. Тырышкач, акчасын да күрәсе килә. 1,5 сөт – 60-70, ярты литр каймак – 150-180, эремчек – 150-180, корт­ның стаканы – 60-70, та­вык­ның килосы 200 сум тирәсе тора. Кайвакыт алып килгән ризык­ларыбыз­ның сатылмаган чаклары да була. Бөтенләй бернәрсә калмаган көн­нәр дә.


Теләче районының Шәдке авылыннан килгән Бәдретдиновлар да кузаклы яшел борчак, җир җиләге сата. Иртән торып җиләк җый­ганнар да Казанга юл тотканнар. Ярты литрлы бер стакан борчак – 30, майонез чиләге 50 сум тора. Җиләкнең килосын 200 сумга бирәбез, диләр. Җир җиләге дә бар, каенныкы да. Икенчесе кыйм­мәтрәк. “Ике сәгать дигәндә сатып бетерәбез. Баштарак каен җиләге саттык, инде бетте бугай дисәк, бүген тагын очрады. Кичә ике көмәнле ханым килеп каен җиләге сорады. Ашыйсыбыз килә, дигәч, иртәгә алып киләбез, килерсез, дидек. Вәгъдә иткәч, белгән урынга кергән идек, Ходай рәхмәте белән, аларга авыз итәрлек очрады. Сезон вакытында 5-6 литр алып килдек. Килосын 500 сумга саттык. Бер стаканы – 100 сум. 7 стакан каен җиләге ашасаң, бөтен авырула­рыңнан арынырга була, диләр. Мин үзем җиләкне җый­ганда ашыйм. Кырда вакытта тәм­лерәк. Болыннан бер дә кайтмас идем, шулкадәр рәхәт. Җиләк янына мәтрүшкә дә алып киләбез. Без – ике пенсионер җәй көне бераз акча эшләп калабыз”, – ди Сания апа.


Бакчасында үскән яшелчә­лә­рен сатучы әбиләр дә шактый. Араларында беренче тапкыр гына килүчеләр дә бар. “Бакчамда кыяр шактый күп булды, әрәмгә булмасын дип алып килеп сатарга булдым. Беренче тапкыр чыгуым”, – ди бер әби. Чит-ят кешегә ачылып бетми алар. Шактый дигәне 3-4 кило чамасы булыр. Килосын 60-80 сумга сатарга ниятләп тора. Өстә­лендә берничә бәйләм суган кыягы, укроп бар. “Мондый базарлар бик кирәк, без бит түтәлдән өзеп алабыз да алып киләбез. Яңа җыеп алынган уңыш­ны башкалар да авыз итә ала”, – ди әби.


– Бакчада бөтен нәрсәне дә үстерергә тырышабыз, уңыш күб­рәк булса, сатарга базарга чыгабыз. Әлеге урынны булдырткан кешеләргә рәхмәт әйтеп яз әле, – ди Вознесение бистәсеннән килгән Флера апа.
Аның өстәлендә – кура җиләге, сарымсак, яшел тәмләткечләр, яңа бәрәңге. Бәрәңгенең “Удача” дигән сортын үстерә икән. Ел саен орлык бәрәңгесен махсус кибеттән сатып ала. “Бәрәңгегә зыян килмәсен өчен язгы салкыннарда пленка яптык”, – ди ул.

Күптән кирәк иде

– Мин күбесенчә Агропромпаркка йөрим. Бөтен нәрсәне шуннан алып кайтам, – ди Нәзилә апа Хәйруллина. – Анда бераз арзанрак. Ачылганнан бирле шунда йөрим, бик кирәк булганда гына бирегә чыгам. Үземнең таныш сатучыларым бар, бары тик шулардан гына алам. Хәзер алыпсатарлар да күп. Бу тирәдә гомер иткәч, кемнең – алыпсатар, кемнең җитеш­терүче икән­леген беләбез. Авыл кешесенә үз товарын сатарлык мондый урыннарны күптән булдырырга кирәк иде, үстергәннәрен урнаштыра алмыйча интектеләр бит. Мин кибеттән теләсә нәрсә алмыйм, авылдан килгән ризыкларга өстенлек би­рергә тырышам. Алар алып килгәне барыбер сыйфатлырак кебек.
Лилия Нурмөхәммәтова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 98, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр