ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 135, 21.09.2018/

Аягың тыпырдаса, авызың шапылдар

 

Мәктәп баласы нәрсә ашый? Бу сорау күп кенә әти-әниләрне борчый. Шәһәр җирендә балаң ач йөрмәсен дисәң, бер атнага 700-800 сум акча кирәк. Әле кичке яктагы түгәрәкләрне дә исәпкә алсаң, бу сумма 1 меңгә дә җитәчәк. Яшь организмның гел ашыйсы килеп торуына да гаҗәп­ләнәсе юк. Тик нигәдер авыл баласы тәмлерәк, сыйфатлырак ашый төсле тоела миңа.

16-2

Моның шулай икәнен Әтнә районы Олы Бирәзә авылы мәктәбендә дә раслыйлар. Арбаны – җәйдән, чананы кыштан әзерлә, диләр бит әле. Авыл балалары да нәкъ шулай эшли. Кышын тәмле ашар өчен җәй буе мәктәп бакчасында бил бөгә алар.

 
– Безнең районда 12 мәктәп бар. Барысында да мәктәп яны тәҗрибә бакчалары эшли. Без моның белән горурлана алабыз. Бер парник кына тотучы мәктәп­ләрне күрсәтеп тә тормыйм. Үзегез сайлагыз, Комыргуҗага алып барыйммы, әллә Олы Бирәзәгәме? – ди район мәгариф җитәкчесе Ленар Гарипов. Республиканың иң яшь мәгариф җитәкчесе белән Олы Бирәзә авылына кузгалдык. 42 бала белем алучы мәктәпнең яшел­чә бакчасына карап хәйран калырлык. Биредә ни генә үстермиләр! Иң мөһиме, уңышлары үзләренә дә җитә, сатып, акча да эшлиләр.

 
– Балалар эссе көннәрдә ир­тәнге сигездән унга кадәр, башка вакытта тугыздан унбергә кадәр эшли. Бездә акча эшләү процессы яздан ук башлана. Халык кәбестә, помидор үсентеләрен яратып сатып ала. Башта әнә шулай итеп акча эшлибез. Аннары инде авыл кешеләреннән аермалырак буласы килеп, иртә һәм соң өлгерә торган сортлар утыртабыз, – ди мәктәп директоры Рамил Хәйруллин. – Кыяр белән помидор теплицада үсә. Өйдәгеләрне дә шул ук бер кеше утырта инде. Хатыным Ләйсә­ния мәктәптә биология фәннәре укыткач, бакча эшләре дә аңа йөкләнгән. Өйдәге помидорларга караганда, мәктәпнекеләр яхшырак кызара. Мөгаен, са­бый­ларның кул җылысы тигәнгә шулайдыр.


Без килгәндә кыярлар да өлгергән, помидорлар да сабакта кызара иде. Аларны авыл кеше­ләренә саталар икән. “Бер-бере­безне яхшы беләбез. Авылдашлар үз урамында яшәгән балалар аша заказ биреп җибәрә. Укучылар алып барып та бирә. Акчасын китереп тапшыралар. Чөген­деребез дә иртә өлгерә торган сортлы. Кишер, суган сатып та акча күп керә. Соңгы елларда суган кыягы сатарга өйрәндек. Менә ул – бик үтемле товар”, – ди директор.


Карлыганнары да, алмагачлары да бихисап. Әле бер иганәче 15ләп төп иң яхшы сортлы алмагач үсентесе бүләк иткән. Балалар кайда нәрсә үскәнен, кайсы алманың тәмлерәк икәнен директордан яхшы белә икән. “Кайбер малайлар җәйге практикаларын алма өл­гергән вакытка яздыра. Рәхәтләнеп эшлиләр дә, ашыйлар да. Бакчаны тәртиптә тоткан укучыларга рәх­мәт. Бәрәңге бакчасын өмә итеп эшкәр­тәбез”, – ди Рамил Шамил улы.


Мәгариф җитәкчесе дәүләттән балаларны ашатуга акча аз бүленгәнен яшерми. “Бер балага 7 сум 10 тиен акча бирелә. Аңа нәрсә ашап була соң? Шуңа күрә әти-әниләр белән очрашып сөйлә­шәбез. Күрше-тирә районнар ба­лаларының бер айлык ашаулары өчен 600-700 сум түли. Без исә бер айга 200 сум җыябыз. Бу бик арзан дип уйлыйм мин. Алар үстергән яшелчәләрне дә, мәк­тәптә калдыру өчен, Биектауга барып экспертиза уздырырга кирәк. Бу да – акчалы эш. Шуңа күрә мәк­тәпләр җыеп алган уңышларының бер өлешен кышка саклый, калганын сату ягын карый. Акчага күчер­гәндә, бу суммага кирәк-яраклар алып була”, – ди ул.


Директор, быелгы уңышны кая куярбыз, дип баш ватмый. Күрше авылда кафе ачканнар. Суган, кишер, чөгендер, сарымсак, кәбес­тәгә алар заказ биреп куйганнар да инде. Тиздән кыяр-помидор сата башларга ниятләп торалар.


– Хәзер балаларны да эшлә­тергә ярамый бит. Шуңа күрә һәр ата-анадан язмача рөхсәт алабыз. Ә авыл баласы эшләмичә тора алмый ул. Эшләп үссәң генә ризык­ның кадерен беләсең, – ди Рамил Хәйруллин.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 98, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр