ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 135, 21.09.2018/

Дүшәмбе көнне ни булыр?

 

Ә бит алар урынына безне­келәр чыга алыр иде. Чәр­шәм­бе кичендә Хорватия белән Англия арасындагы ярымфинал очрашуы тәмамлангач, мондый фикер әйтүчеләр аз булмады. Әмма узган эшкә – салават, хорватлар исә быелгы дөнья чемпионатында ике мәртәбә пенальти ярдәмендә, өченче­сендә өстәмә вакытта көндәш­ләрен отып, үз тарихында тәүге тапкыр финалга чыкты.

5-2
Кем чемпион калыр? Пенсия яшен арттырырлармы, яңгыр булмагач, бәрәңге уңармы кебек сорау­лар янәшәсендә бу арада әнә шундые да еш бирелә. Бер ай уразаның гаете кебек бит инде ул финал очрашуы. Бер караганда, ике генә команда калды һәм хәтта Франция өстенрәк күренсә дә, җавап бирү җиңел түгел. Алдан фараз бирүчеләр быел күп мәртәбә абынды. Ярый, элеккеге чемпион­нарның төркемнән дә чыга алмыйча ярыштан төшеп калуы тради­циягә әйләнде, ди. Алмания әнә шуның корбаны булды. Әмма Аргентина белән Бразилия, Португалия белән Испания дә ерак китә алмадылар. Россиядәге чемпионат кө­телмә­гән нәтиҗәләре белән ис­тә калды. Шуңа күрә, көрәшчеләр әйт­мешли, барысын да келәм күр­сәтер.


Хорватия исә үз тарихында тәүге мәртәбә финалда чыгыш ясый. Аларның моңа кадәр иң зур уңышы булып 1998 елда яуланган өченче урын саналды. Сүз уңаен­нан, ул турнирда алар ярымфиналда нәкъ менә французларга оттырды. Быел Балкан футболчылары алтынга ук үрел­мәкче. Ничек килеп чыгар? Хорватлар бу чемпионатта тел шартлатырлык уен күрсәтмәде, төп игътибарны бер уенчыларының әллә белеп, әллә белми кылган сәяси гөнаһы белән җәлеп ит­теләр. Ә финал очра­шуының язмышы өстәмә вакытта яки пенальтилар буенча хәл ителсә – гаҗәпләнмәгез. Французлар исә ике ел элек үзләрендә узган Европа чемпионатында җиңелүнең әҗерен кайтармакчы. Алар ул вакытта да фаворит саналды.


Дөнья чемпионы ачыкланып, таң аткач исә үзебезнең футболга әйләнеп кайтачакбыз. Үзгә­рер­ме ул, әллә кунак киткәч барысы да үз урынына утырырмы? Россия чемпионаты башланырга күп вакыт калмады. Беренче уеннар ике атнадан башланачак. “Рубин” 29 июльдә үз кырында буласы тәүге матчта “Краснодар” белән очраша. Ул арада командада үзгәрешләр дә булырга мөмкин. Казан клубында бу мәсьәләдә беркайчан да ачылып бетмәделәр, ә менә заманында “Рубин”ның президенты булган, хәзер исә Татарстан футбол федерациясе җитәкчесе Александр Гусев өмет бирерлек хәбәрләр җиткерми. “Казан клубының финанс хәле бик авыр, – диде ул журналистларга. – Килүчеләргә караганда, китүчеләр күбрәк. Футболчыларга хезмәт хакын киметү турында тәкъдим ясалды. Җыелма командада уйнаган Федор Кудряшев белән Владимир Гранат, мәсәлән, елына бер миллион евродан артык акча ала иде. Хәзер ярты миллионнан арттырмау турында сүз бара. Китәргә дә мөмкиннәр”. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 98, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр