ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 98, 14.07.2018/

“Инде безгә нишләргә?!”

 

Туган телебезнең язмышы кыл өстендә. 11 июль көнне Ш. Мәр­җани исемендәге Тарих институ­тында оештырылган төбәк­ара фәнни-гамәли кон­­­фе­­рен­ция­дә яң­гыраган чыгыш­ларны менә шушы борчылу берләштерде. Хәер, бер татар теленә генә түгел, иле­без­дәге барча урыс булмаган халыклар мәгарифенә яный торган үзгәр­түләр турында сөйләштеләр әлеге конференциядә.

2-2
Фәнни җыелышка галим-го­ләмә, җәмәгать эшлеклеләре генә түгел, авыллардан укытучылар да килгән иде. Әйтик, Чистай райо­ны­ның Чистай Выселкасы авы­лын­нан килгән татар теле укытучысы Гүзәл Шәйдуллинаны 30 июнь көн­не эшеннән кыскартканнар. “Утыз бер еллык стажым бар. Башта ун ел балалар бакчасында балаларга татар теле өйрәттем. Аннан мәк­тәпкә күчтем. Без мәк­тәптә 3 татар теле укытучысы идек. Мә­га­риф­тәге соңгы үзгә­решләр аркасында яшь укытучы Рузилә Хөс­нул­ли­наны да кыскарттылар. Хә­зер бер укытучы гына калды. Инде миңа нишләргә?” – дип аптырый ул.


– Россиянең бу сәясәте 1552 елдан бирле дәвам итә. Совет заманында да бу тукталмады. Әмма ул вакытта милли мәгарифкә болай кизәнгәннәре юк иде. Әлеге ом­тылышларның максаты – халык­ларны тизрәк урыслаштыру, – дип бәяләде бу вәзгыятьне берен­челәрдән булып чыгыш ясаган тарих фәннәре докторы, КФУ профессоры, академик Индус Та­һиров.


– Закон чыгаручылар тарафыннан туган телләрне укытуда яңа принциплар кертелә. Бу принциплар фәнгә, Россия Консти­ту­циясенә туры киләме, юкмы – бүген шуны тикшерәчәкбез, – дип белдерде төп чыгыш ясаучы, Тарих институтының Милли мәга­риф тарихы һәм теориясе үзәге хезмәткәре Марат Лотфуллин. Марат әфәнденең сөйләвенә караганда, инде быелгы уку елыннан мәктәпләрдә файдалана торган татар телендәге дәреслекләрдән укытуны тыярга мөмкиннәр. Алар федераль исемлектә булырга, ә моның өчен урыс теленә тәрҗемә ителергә тиеш икән. Бу эшне башкарып чыгарга кимендә өч ел вакыт һәм шактый күп акча кирәк, ди галим. Һәр дәреслеккә экспертиза үткәрергә кирәк. Әйтик, татар теле һәм әдәбияты дәреслеген әлеге исемлеккә кертү, экспертиза өчен безнекеләр кырык миллион сум чамасы акча сарыф иткән.


Яңа закон әле тикшерелә генә. “Әмма төбәк күзәтүче органнарына туган телләрдә һәм туган телләрне укытуны фәкать тугызынчы сыйныфка кадәр генә укытырга мөмкин дигән күрсәтмә юллаган. Әмма закон кабул ител­мәгән әле”, – дип тагын бер хәвеф сагалап торганын җиткерде Марат әфәнде. Галимнең аңлатуын­ча, мондый норма тормышка аша икән, туган телләр төп мәктәптә генә укытылачак, туган телдә урта белем алып булмаячак. Табигый, урта белем алмый торып, югары белем ала алмыйсың. Димәк, киләчәктә туган телләрне укытачак белгечләр әзерләп булмаячак. Чөнки туган телдән урта белеме булмаган кешене туган тел укытучысы итеп әзерләп булмый. Тугыз ел белән чикләсәләр, урыс булмаган халыклар мәгарифе зур югалтуга дучар булачак дигән сүз бу. Белгечлек алып булмаса, татар теле укытучылары да юкка чыгачак, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да эштән туктаячак.


Бу омтылышлар Россия Кон­с­титуциясенең күп кенә маддә­лә­рен тупас боза. Иң әүвәл кешеләр­нең үз туган телләрендә белем алу хокукын бозу булып тора. Әле бит халыкларның туган телләрен сак­лау һәм үстерү хокукы бар. Мәга­риф турындагы законга тәкъдим ителгән үзгәрешләр арасында, белем бирү системасында шартлар булганда, дигән тагын бер хәтәр нәрсә кертмәкчеләр. Чөнки теләсә кайсы мәктәп директоры, укытучы, дәреслек юк, дип туган телне укытудан баш тарта алачак. Респу­бли­каларның дәүләт телләрен мәҗбү­ри укытуны тыю, ихтыярига калдыру мәгарифебезне менә нинди мөш­кел хәлдә калдырырга мөмкин.


Конференциядә катнашучылар, туган телләрне һәм туган телдә укытуда Конституциягә каршы килә торган әлеге омтылышларны тәнкыйтьләп, РФ Дәүләт Думасына, РФ Мәгариф министрлыгына һәм ТР Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать юллады.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 98, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр