ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 135, 21.09.2018/

Киләчәксез каласы килми

 

Бер карлыгач яз ясамый, диләр. Әмма татарга урыс теленә күчү өчен янәшәдә бер урыс булу да җитә. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Казанда узган VII корылтаена Мәскәү кунагы килү дә милләттәшләребезне урыс теленә күчәргә мәҗбүр итә алмады. Гаҗәп бит бу! Телләр мәсьәләсендә килеп туган вәзгыять яшәргә өйрәтә түгелме?

1-1

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка мөнбәргә урысча чыгыш ясарга дип күтәрелгән Әстерхан тата­рын: “Булдыра алсагыз, татарча сөйләгез әле”, – дип бүлдерергә туры килде. Чөнки милләттә­шебез уңайсызланып, Россия Мәгариф һәм фән министр­лы­гының гомуми белем бирү өл­кәсендә дәүләт сәясәте депар­та­менты директоры Андрей Пет­ров аңламас дип, урысча сөй­ләргә җыенган иде. “Ара­бызда татар телен белмәгән нибары бер­ генә кеше бар. Борчылма­гыз, аның янында бик оста тәр­җе­мә­че утыра. Кирәкле мате­риал­­лар алдан ук тәрҗемә ител­де. Бер кеше белми дип, урыс теленә күчү дөрес түгел. Татарча аң­ламаган кеше булганга урыс­ча сөйлим дип әйтү ул – безне түгел, үзегезне алдау. Без бит күп җирдә үзебезне шулай то­тарга ияләнгән. Моны үзгәр­тергә ки­рәк. Телне үстерү, сак­лау үзе­без­дән тора, – диде Рафис Борһанов корылтайның пленар утыры­шын­да. – Бергә эшлә­мә­сәк, ми­нистрдан да, Язу­чылар берлеге рәисеннән дә (берлек рәисе сәхнәгә менгәч, Борһанов аннан: “Сез кайсы төбәк соң?”– дип сорап куйды) файда булмый. Татар телен сайларга кем рөхсәт итми? Әле узган уку елында сәгатьләр саны да кимемәгән, уку планы да шул килеш иде. Үзебез сайламыйбыз бит. Мин бит моны белеп әйтәм. Бар эшне укытучыларга гына да йөкләп булмый. Корылтайдан корыл­тайга гына чыгыш ясап та бул­мый. Алдагы съездны эш­ләгән эшләргә анализ ясаудан баш­ларбыз”.

Чарада илнең 30дан артык тө­бә­геннән милли мәгариф бел­геч­ләре, татар иҗтимагый оешмалары һәм милли-мәдәни авто­номияләре җи­тәкчеләре, татар теле һәм әдә­бияты укытучылары катнашты. Бу юлы милләттәшләр чарага: “Алда нәрсә булыр?” – дигән сорауга җа­вап эз­ләргә килгән. Барысы да Россия Мә­гариф министрлыгы вәки­лен­нән, татар теле мәҗбүри укытылачак, тынычланыгыз, дигән сүзне көткән иде. Тик ул әллә ни өмет бирмәде.

 
– Резолюциядә туган телләрне укыту буенча закон проектына карата борчылу бар. Министрлык бу мәсьәлә белән шөгыльләнә. Эшче төркем төзелде. Анда галимнәр, мәгариф идарәләре белгечләре керде. Безгә нормативны яңартыр­га туры киләчәк. Туган телләрне укыту буенча концепция эшлә­нә­чәк. Башка фәннәр белән бер­рәттән, туган тел буенча да ассоциация оештыру кирәк, – диде Андрей Петров. – Татарстанда төрле мәсьәләләрне акыл белән хәл итәләр. Туган телләрне дә укытуны шулай оештырачакбыз.

 
Бу урында утырышны алып барган министр Борһанов та үз сүзен өстәп куйды: “Федераль министрлыкта эшче төркем төзелеп, закон проектын икенче укылышка әзерләде. Чираттагы утырыштан соң күп кенә сорауларга җавап табылыр, федераль стандартлар эшләгәндә төбәкләрдән белгечләр чакырылыр дип ышанабыз”.


Борчулы сорауны Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка еш бирәләр икән. “Безнең төп бурыч – әти-әниләр белән эшләү. Кайбер­ләре, безгә татар теле кирәк булмас, дигән сүзләр дә әйтә. Яңа уку елында балаларны җыйганда, әти-әниләрнең актив булуы кирәк. Законга гына ышанып, әти- әниләр, әби-бабайлар бергә эшләмәсәк, көтеп утырсак, бернәрсә дә кил­мәячәк, – диде ул. – Чит төбәкләрдә татар теле укытучылары җитми. Әгәр, безгә татар теле укытучысы кирәк, дип сорыйлар икән, алар­ның мәнфәгатен кайгыртырга тиеш булачакбыз. Президент Рөстәм Миңнеханов шундый бурыч куйды. Милли кадрлар әзерләү КФУга йөкләнде. Шул ук вакытта бу эшне урыннарда да оештыру мөһим. Читтә яшәүче милләттәш­лә­ре­без­нең балаларын татар бакчаларына, мәктәпләренә бирәсе килә. Мә­сәлән, Нижневартовскида икен­че татар сыйныфы ачарга җыенабыз”.


Чыгышында ул: “Туган телләр укытуының төп өлешендә кала, әмма әти-әниләр ихтыярына да бәйле”, – дип әйтте. Менә монысы иң борчыганы да инде.

Дәүләт телен сайлап булмый

– Моңа кадәр дә корылтайда җитди мәсьәләләр буенча сөйләшә идек, әмма бу җыелыш аеруча мөһим. Татарстанда, Россиядә туган телләрне укыту мәсьәләсе шактый куерды. Билгеле, бу проблема күптәннән килә, – диде Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдә­ният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. – Мил­ли мәктәбе булмаган халык­­ның ки­ләчәге юк. Ә безнең килә­чәксез халык буласы киләме? Һич кенә дә килми. Тел булмаса, әдәбият та, ­мәдәният, сәнгать тә булмаячак. Милләт тә бетүгә таба барачак. Без моны телибезме? Юк, теләмибез. Жан тартыша-тартыша булса да, үз милләтебезне, туган телне сакларга тырышабыз. Без дәүләт телләрен ирекле укыту буенча Дәүләт Думасына кертелгән закон проектына каршы булдык. Хупламаска дип карар чыгарып, Мәскәүгә җибәрдек. Нәтиҗәдә закон проектына үзгә­решләр кер­тергә җыеналар. Әмма ул безне дәүләт теле мәсьәләсендә канәгать­ләндерә алмый. Россиядә 22 республика бар, ким дигәндә һәркай­сының – икешәр, кайбер­лә­рендә 14 дәүләт теле бар. Туган тел­не әти-әни сайлап ала һәм ул мәҗ­бүри булачак дигән соңгы фи­керләр белән күпмедер дәрә­җәдә килешәбез. Әмма дәүләт телен әти-әни берничек тә сайлап ала алмый, дәүләт телен республика, Дәүләт Советы сайлаган инде. Без урыс телен хөрмәт итәбез, урыс телен укыту проблемасы юк. Аны кемдер уйлап тапкан икән, бу – аларның намусында. Урыс телен туган тел дип игълан итәләр икән, әти-әниләр, балаларның имтиханга әзерләнәсе бар дип, урыс телен сайларга мөмкин. Миннән еш кына: “Татар мәктәбендә укып, кем булып була? Кемгә кирәк ул?”– дигән сорау бирәләр. Андыйларга: “Татар мәк­тәбендә укып, Президент булырга мөмкин”, – дип җавап бирәм. Һич кенә дә мес­кенләнергә ярамый. Шул чакта гына фикерне дөньяга җиткерә алачакбыз”.


Читтәгеләр ни уйлый?

Башкортстандагы галим Илшат Нәсиповны милли кадрлар әзер­ләү проблемасы борчый. “Бу эш Тубылда биш ел элек, Төмәндә 7-8 ел, бездә Бирскида 2016 елда бетерелде. Башкортстанда хәзер өч кенә вузда татар теле укытучылары әзер­лиләр. Кафедраларны торгызу мөм­кин­леге булмаган очракта аерым төбәкләрдә фән-мето­дика үзәклә­рен оештыру кирәк”, – ди галим.


Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина да Тубыл дәүләт университетында татар теле һәм татар әдәбияты белгечлеге буенча педагогик кадрлар әзер­ләүне яңадан кайтаруны сорады. Балалар бакчалары, башлангыч сый­ныфлар, урта гомуми белем би­рү мәктәбе өчен татар телле бел­гечләр юк икән. Новосибирски­да татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсенең җитәк­че­се Мөдәррис Абакиров әйтүенчә, ил­дәге татар мәктәпләренә күзәтү ясау, телнең үсеш стратегиясен булдыру җитми. “Без сукыр кеше кебек эшләп барабыз. Татарстандагы вәз­гыятен күзәтәбез, читтәге мәктәпләр турында мәгълүматны белмибез”, – ди ул. Новосибирскида алты мәк­тәп­тә татарча укыталар. Кадрлар җит­ми. “Мәктәптә имтихан өчен кирәкле фәннәргә генә игътибар бирү – министрлыкның хатасы. Нә­ти­җәдә башка фәннәр тиешенчә укытылмый. Өстәмә сәгать биреп кенә проблеманы чишеп булмый. Татар теле дәрес­лекләрен инглиз телен өйрәтү методикасына нигез­ләнеп өйрәтергә кирәк”, – дип белдерде ул газетабыз хәбәрчесенә.


Сүз уңаеннан, дәреслекләр төзү белән мавыгып, татар теле һәм әдәбиятыннан башлангыч мәктәп өчен генә дә 14 линия булдырганбыз. Мондый бүлгәләү сыйфатка зыян китерә. Дәреслек язу вакыт һәм чыгымнар таләп итә. Укытуны оештыру өчен әсбаплар җитә”, – дип белдерде министр урын­басары Илсур Һадиуллин.

Берәү дә мылтык тотып тормый

Читтән килгән милләттәшләре­без­гә сүз биреп, Казан мөгал­лиме­нә чыгыш ясарга чират җитмәде. Әмма ул министрга: “Хатын-кызны үп­кә­ләтеп, оҗмахка керә алмаячаксыз”, – дигән язу юлларга өл­гер­гән. Казан­дагы 116 нчы мәктә­бенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Габдинова иде бу! “Без хәзер башка фән укытучыларыннан аермалы буларак, әти-әниләргә дә, укучыларга да тиеш дип әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә әйдәгез, бергәләп үзгәрик! Бала яратып йөрсә, кайсы әти-әни каршы булсын ди?! Октябрь аенда бер генә укучының да төр­кемнән кит­мәве, татар телен сайлавы – эшем нәти­җә­се. Беркем дә без­гә Мәс­кәүдән ки­леп, татарча сөй­ләш­мәгез, дип мыл­тык тотмый. Без яхшыга өмет­лә­нәбез. Утка-суга салсалар да, телне саклап калыйк”, – диде мөгал­лимә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 98, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр