ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 98, 14.07.2018/

Төзелештә җиде кат үлчәмичә ярамый

 

Казанда урта һөнәри белем бирүче көллиятләр байтак. Энергетиклар урамында урнашкан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятенең 70 еллык тарихы бар. Анда меңгә якын студент белем ала. Уку йортында урта белем бирүдән тыш, торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш һәм социаль-икътисади юнәлеш буенча да укыталар.

16-3

Өчьяклы килешү ул – җаваплылык

Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы өчен кадрларны биредә 2013 елдан әзерлиләр. “Йорт һәм коммуналь хуҗалык сервисы”, “Эчке сантехник җайланмаларны монтажлау һәм эксплуатацияләү, һава вентиляциясен туплау”, “Архитектура”, “Күп катлы фатирларларда идарә, эксплуатация һәм тәэмин итү” белгечлекләре биш ел эчендә барлыкка килгән. Го­му­мән, әлеге уку йортын тәмам­лаганда егетләр-кызлар нигездә техник, мастер, коммуналь ху­җалык белгече, хисапчы, социаль хезмәткәр белгечлекләре алып чыга. Көллиятнең Россиядә 100 иң яхшы һөнәри белем бирүче уку йортлары исемлегендә булуы да күп нәрсә турында сөйли.

 
Көллият укытучылары 14 яшьтән 16 яшькәчә мәктәп укучыларында һөнәргә кызыксыну уяту өчен профориентация эше дә алып бара. Мәктәпләргә йөреп, укучыларга белгечлекләр турында сөйләп кенә калмыйлар, көл­лияттә “ачык ишекләр көне” үт­кәрәләр, идарә компания­ләренә экскурсияләр оештыралар. Укучы, оешмадагы эшчәнлек белән танышкач, һөнәрне яхшырак күзаллый башлый.

 
“Торак һәм коммуналь хуҗа­лык” юнәлеше буенча ике тапкыр чыгарылыш булган. 2013 елдан торак-коммуналь хуҗалыгы ида­рә компанияләре көллият җитәк­челеге, студент белән өчьяклы килешү төзи башлаган. Студент уку дәверендә оешмадан өстәмә стипендия алып тора, шул җир­лектә практика үтә һәм укуны тәмамлап, кулына диплом алгач, өч ел шул оешмада эшләргә тиеш була.


“Йорт һәм коммуналь хуҗа­лык сервисы” белгечлеге буенча укучылар исә Мәскәү районындагы торак-коммуналь хуҗалыгы оешмаларында практика уза. Һәр­бер студентка практика эше­нең башыннан азагына кадәр озатып йөрүче куратор, һөнәрнең нечкә­лекләре турында сөйләп аңлатучы хезмәткәр беркетелгән. Киров һәм Мәскәү районы хакимияте, идарә компанияләре көллият базасында инженер челтәрен һәм байтак кына корылмаларны яңартырга булышкан. Соңгы елларда өр-яңа лабора­торияләр барлыкка килгән, ресурс үзәкләре ачылган. Укучылар шулар ярдәмендә җылылык энергиясенең ничек тотылуын, салкын һәм кайнар суның, электр энергиясенең кулланылышын, санитар-техник корылмаларның ничек эшләвен үз күзләре белән күреп, исәпләп, нәтиҗәләр чыгарырга өйрәнә. Студентлар ул үзәкләрдә өстәмә белгечлекләр буенча практика узарга мөмкин.

Җитәкчеләр имтихан ала

Төзелеш бүлеге мөдире Елена Сорокина безне бүлектәге төзү­челәр һәм биналарны, корылмаларны эксплуатацияләү тармак­лары белән таныштырды. Сөй­ләгәндә өчьяклы килешү төзегән идарә компанияләре турында да искә алды. Аның әйтүенчә, әлеге оешмалар югары квалификацияле кадрлар әзерләүне максат итә. Җитәкчеләр көллияттәге практик дәресләр вакытында да, имтихан биргәндә дә студентның ничек укуы, өлгереше белән кызыксына. Килешү төзеп, белем алучы студентларга таләпләр зуррак. Ләкин моның уңай ягы да бар: укуны тәмамлаганчы ук кая барып эшләячәкләрен, урамда калмаячакларын белеп торалар. Быел “Йорт һәм коммуналь хуҗалык сервисы” бүлеген 23 студент тә­мамлаган, аларның сигезе киле­шү нигезендә укыган. Дипломлы белгечләрнең күбесе Казанда кала, идарә компанияләре булган районнарга кайтып китүчеләр дә аз түгел. Көллиятне тәмамлагач, озакламый армия сафына алынучы егетләр дә бар. Килешү төзеп укыганнар, аннан кайткач, эшне әлеге оешмаларда дәвам итте­рәчәк.


Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында ел саен үзгәрешләр булмый калмый. “Без, нинди генә сорау туса да, идарә компа­ния­ләренә мөрәҗәгать итәбез, – ди Елена Сорокина. – Шул оешмалар базасында эшләүче юристлар, икътисадчылар бер генә үтенеч­не дә җавапсыз калдырмый”. Студентлар практика вакытында телефон аша халыктан шалтыратулар да кабул итә икән. Халык гозерен тыңлау да эшкә өйрәнүнең бер ысулы. Алар практикадан әйләнеп кайткач, кеше белән эш­ләүнең җиңел түгеллеген, бер үк гозерне төрле холыклы кеше төрлечә җиткерүен әйтәләр. Шу­ңа күрә әлеге белгечлекләрдә укучыларга психология дәрес­ләре дә күбрәк каралган.


Көллият укучылары Казандагы “Салават күпере” төзелешендә дә практика уза. Анда кирпеч өя­ләр, штукатур-маляр, балта остасы эшләрен башкаралар. Әлбәттә, мастерлар яшьләрне ялгыз калдырмый: барын да күзәтеп, ки­рәксә, төзәтеп, киңәш биреп тора. Студентлар футбол чемпионаты алдыннан Казан урамнарын би­зәүдә, яшелләндерүдә дә актив катнашкан. Көллияттә Әлмәт, Бө­гелмә, Чаллы һәм башка шәһәр-районнардан килеп укучылар байтак. Андыйлар өчен тулай торак бар. Студентлар күбесенчә тугызынчы сыйныфтан соң укырга килә.

Ремонт өчен дә күп белергә кирәк

“Эчке сантехник җайлан­ма­лар­ны монтажлау һәм эксплуа­та­цияләү” белгечлеге ачылганга әле ике генә ел икән. Аны тәмам­лаган студентлар идарә ком­па­нияләрендә эшләүдән тыш, йортларны монтажлау, проектлау белән шөгыльләнә ала. Әлеге яңа белгечлектә бары тик егетләр генә укый. Мамадыш районының Кече Кирмән авылында туып үскән Илдар Хәбибуллин да шул белгечлек буенча белем ала. Ул бирегә тугызынчы сыйныфтан соң, туганнары киңәшен тотып килгән. Аңа якыннары, энем, әлеге көллияттә укысаң, беркайчан эшсез калмаячаксың, диләр. Илдарны биредә көрәшче егет буларак та беләләр. Районда милли спорт төре белән биш ел шөгыльләнгән, монда килгәч тә ташламаган. Укуга комачауламыймы, дип сорагач, киресенчә, булыша, дип җавап бирде. “Кө­рәшкә өлгерәсең икән, укуга да өлгерәсең, – ди Илдар. – Ирен­мәскә, тырышырга гына кирәк. Спорт кешене тәртипкә өйрәтә. Спортчының һәр сәгате төгәл язып куелган, тегендә-монда йөрергә вакытың да, теләгең дә калмый”. Илдарга көллияттәге практик дәресләр ошый: балта эше, таш салу, штукатурлау-буяу... Бер елны авылда йортлары янгач, җәй буе өлкәннәр белән бергә йорт төзегән ул. “Практика узганда, миңа боларның барысы да таныш дип уйладым”, – ди Илдар. Егет эшкә өйрәткәне өчен Габ­делхәй бабасына рәхмәтле. Ә булачак һөнәре турында болай аңлатты: “Әйтик, бер йортны ремонтлый башлыйлар. Без, эшнең барышын күзәтеп торабыз. Анда нәрсәләр төзекләндереләчәген энәсеннән җебенә чаклы белергә тиешсең: нинди материаллар сайларга, аларның бәяләре ничек – кайда, күпме тора. Материал җыелгач, кулыңдагы проект ни­гезендә тәртип белән генә эшли­сең. Безнең эштә орды-бәрде кабул ителми, җиде кат үлчәп, бер кат кисмичә ярамый. Бер кечкенә генә ремонт та бик күп белем сорый”.

16-1  
Төзүчеләр бүлегендә укучылар техник белгечлек алып чыга. Шулай ук өстәмә белгечлек тә өйрәтү каралган. Практик дәрес­ләрдә таш салучы, штукатур-ма­ляр буларак та үзләрен сынап карыйлар. Әлеге бүлек студенты Айнур Хәсбиуллин – Казан егете. Ул мәктәптә дә бик яхшы укыган, монда да “бишле”дән түбән билге алмаска тырыша. Аны әлеге көллияткә: “Биредә төпле белем бирәләр, анда укып чыккач, югары уку йортына керергә җиңел­рәк”, – дип дус егетләре чакыра.


Айнурга беренче елда сызым дәресе шактый катлаулы тоелган. Чөнки бөтен сызымнарны кулдан сызып өйрәнгәч кенә компьютерда автокад программасы белән эшләүгә күчәләр. “Укытучы, кулдан эшләгән әйбер хәтергә ныг­рак сеңә, дип аңлатты. Шулай булып чыкты, – ди Айнур. – Әлеге көллияттә уку өчен математика, физика, инглиз телен яхшы белү зарур, шуңа күрә мәктәптә дә әлеге фәннәрне тирәнтенрәк өйрәнергә һәм чыгарылыш имтиханнарын да шул юнәлешләр буенча сайларга кирәк”. Мәктәптә әйбәт укыгангамы, Айнурга көл­лият программасы, аеруча математика җиңелрәк тоелган. “Фәнне үзләштерү укытучының ничек аңлатуыннан да тора”, – ди егет.

Егетләргә – кадак, кызларга – пумала

Казанда, республикада һәм башка төбәкләрдә узган эшче кадрларның дәрәҗәсен күтәрү, талантларны ачыклау җәһәтен­нән оештырылучы “Яшь һөнәр­че­ләр” (Ворлдскиллс Россия) чемпионатларында әлеге көл­ли­ят студентларын да күрергә мөм­кин. Узган ел Казанда узган ярышларда 12 студент катнашкан һәм шуларның унбере җиңү яулаган. Абу-Дабида үткәрелгән чемпионатта Булат Галимуллин Россия җыелма командасы составында “Балта эше” буенча һөнәри осталыгын күрсәткән. Әлбәттә, яшь кешене чемпион булырлык дә­рә­җәдә һөнәргә өйрәтүдә укыту­чы­ларның, производство мастер­ла­рының тырышлыгы әйтеп бетергесез. Алар эш сәгате белән исәп­ләшмичә, вакытларын кызганмыйча, укучылар белән шөгыль­ләнә. Виктор Пивсаев, Михаил Кузьминнар күптән лаеклы ялда булсалар да, тәҗрибәләре белән уртаклашуны һаман да дәвам иттерәләр.


Елена Сорокина да бу уку йортында очраклы кеше түгел, би­ре­дә белем алган. Хәзерге көллият ул чакта Казан индустрия-педа­гогия техникумы дип йөртелгән. Булачак ире белән дә шунда укыганда танышканнар. Диплом алгач, Ленинаканга китеп барганнар. Анда яшь белгеч штукатур-маляр булып урнаша. Аннары Казанга кайтып, 54 нче төзелеш училищесына эшкә керә. 2013 елда һөнәргә өйрәтүче мастер буларак әлеге көллияткә килә. Аны Казан федераль университетын тә­мамлаганнан соң төзелеш бүлеге мөдире итеп билгелиләр.


Әлеге көллиятне тәмамлау­чыларның байтагы һөнәрләре буенча эшкә урнаша. Ул һөнәр­ләрнең тормышта да кирәге чыга. “Өйдә ремонт башлыйбыз икән, аны беркемгә дә ышанып тапшырмыйбыз, үзебез эшлибез, – ди Елена Ильинична. – Ир-ат чү­кеч белән кадак кага, хатын-кыз кулына пумала тотып, буйый белергә тиеш. Тормышта бары­сының да кирәге чыга. Сез, укучылар, безнең көллияткә кереп ялгышмагансыз, бик кирәкле һө­нәр­ләрне сайлагансыз, дип әй­тәм. Бу, чыннан да, шулай”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 97, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр