ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 135, 21.09.2018/

Оныгым дип яшим

 

Лаеш районының Татар Янтыгы авылында яшәүче Зәкия апа Мифтахова безгә зур үте­неч белән мөрәҗәгать иткән иде. Ул чакта оныгына подгузник ала алмавыннан зарланды. Ни хикмәт, еллар буе хәл ителмәгән проблеманы тиз җайлый алдык. Бүген тагын Зәкия апа белән аның оны­гы турында язарга булдык.

17-3  
– Илүзә оныгыма 13 яшь тулды. Өч бала дөньяга китердем мин. Улым үз гаиләсе белән яши. Динар улымны моннан ун ел элек югалттым. Казанда машина бәреп китте аны. Армиядән генә кайткан вакыты, бик чибәр егет иде. Кызымның исә бәхете булмады, – дип сөйли Зәкия апа. – Беренче иреннән ике баласы булды. Илүзә – икенче булып туган сабые. Тик ул авыру булды. Ире белән ун ел торганнан соң аерылыштылар. Баланы үзем карарга булдым. Оны­гыма опекунлык рәсмиләш­тердем дә тәрбияли башладым. Кызым тормышка чыкты. Тик бер бәхетең булмагач, булмый икән ул. Анысыннан да аерылып кайтты. Хәзер без 43 кв метрлы өйдә сигез кеше яшибез.


Илүзәдә – ДЦП. Еш кына өя­нәк­ләре дә кузгала икән. “Әнә шул чакта бигрәк кыен, – ди әбисе. – Баламның баласы бит. Әти белән әнием Себердә яшәделәр. Әни 57 яшендә яман шештән үлеп китте. Шуннан соң әтине үзебезгә алып кайттык. Аңа 84 яшь тула инде. Аны да мин карыйм, – дип сөйли Зәкия апа. – Илүзәгә тар бүлмәдә бик кыен. Көйсез вакытлары күп була. Дарулар белән генә тынычландырып торабыз. Күзләре дә начар күрә. Аңа фатир бирергә тиешләр. Әмма чират зур. Без 69 нчы гына икән әле. Ичмасам, ул балага фатир булса, әнисе белән шунда күчәр иде. Кая барып карарга да белмим. Нер­выларым какшагангамы, шикәр чиреннән тилмерә башладым. Тик күп хәсрәтләр, борчулар күр­сәм дә, алга карап яшим. Улымның да, кызымның да бәхетле булуын телим. Оныклар да якын миңа. Хәзер ирем белән шулар өчен генә яшибез. Авырлыклар булса да, тормышны яратабыз. Ходай кушып, чираты да җитәр, Илү­зә­без дә фатирлы булыр дип өмет­ләнәбез”.


Илүзәне гел карап торырга кирәк икән. Ялгызын гына калдырып булмый, ди әбисе. Без исә Татарстандагы Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинага шалтыраттык. Кабул итү бүлмәсендә: ”Без бу мәсьәләдә ярдәм итә алмыйбыз. Чиратларын гына көтәсе кала”, – диделәр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 97, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр