ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

“Без хәзер догада гына”

 

10 июль көнне Иделдә “Булгария” теплоходы батканга җиде ел булды. Һәр елдагыча якыннарын югалтканнар Кама Тамагы районының Сөйки авылында Идел яры буенда төзелгән мемориаль комплекска җыелды. Алар арасында батучыларны коткарырга ярдәм иткән “Арабелла” теплоходының капитаны Роман Лизалин да бар иде. Аның экипажы 79 кешегә икенче гомер бүләк итте. 122 кеше, шул исәптән 28 бала Иделдән исән килеш чыга алмады. Алар өчен теплоходтагы сәяхәт соңгысы булды.

17-2
Җиде ел. Әти-әниләрен югалт­кан сабыйлар, газиз балаларсыз калган әти-әниләр, сөй­гәннәрен яраткан ярлар өчен бу еллар бик авыр узган. Әле дә хәтерлим, 2011 елны – фаҗига булган көнне мин дә Арчада яшәүче Дания апа белән Габделхәй абый Хәй­ретдиновлар йортының ишеген шакыдым. Ул чакта алты яшен тутырган Алмаз әти-әнисез, өлкәннәр ул һәм киленсез калган иде. Алмаз, үз эченә бикләнеп, бер генә кешене дә якын китермәгән чакта, мин кайткач, шатланып, бакчадагы атын­гычларын күрсәтеп йөргән иде. Хәзер инде ул егет булып үсеп килә. Әти-әнисенең мәң­ге­леккә китүен аңлап, белеп, хәс­рәтен кечкенә йөрәгенә сыйдырган бала ул.


– Алмазыбыз 11 яшен тутырды. Быел бишенчегә күчте. Бию түгәрәгенә йөреп, музыка мәктә­бен тәмамлады. Хәзер спорт белән шөгыльләнә башлады. Тырышып укый, өч кенә “4ле”се бар, – ди әтисе Айнур­ның апасы Ильмира. – Без бит ул чакта ике гаилә сәяхәткә чыктык. Андагы хәлләр­не әле дә оныта алмыйбыз. Айнур белән Райләсез кайту бик читен булды. Үз хәле­безне үзебез генә беләбез. Әмма балалар булу яшәргә көч бирде. Алмазга да терәк булырга тырыштык.


Алмазны тәрбияләргә ике як әбисе дә риза иде. Тик бала туып үскән йортында калды. “Алмаз әбиләренә барып йөри. Кодагый­ның да газиз оныгы бит. Барыбызны да сагынып көтеп тора. Кайтмый торсаң, хәзер шалтырата. Даниянең хәсрәте минеке дә инде ул. Йөрәк әрни. Тик бернишләп булмый. Киткәннәр кире кайтмый. Без хәзер догада гына инде”, – ди Яшел Үзәндә яшәүче Дания апаның сеңлесе Дилбәр.


Шушы көннәрдә Айнур белән Райләне искә алып, аш үткәр­гәннәр. Бу көнне Алмаз бик моңсу булган. Якыннары, сабый үз эченә җыя, безгә сиздерми, ди. Мәктәптә яшьтәш­ләре Әниләр көне уздырганда, күңеле тулып, хәтта елап кайта икән.


Дания апа ел саен Сөйкигә бара. “Мин ике ел бармаган идем. Йө­рәккә бик авыр. Әни бер дә калдырмый. Айнур белән Райлә белеп ята, барыйм, ди. Үзе кебек кеше­ләрне күргәч, хәсрәт­ләре онытыладырмы инде, әллә яңарамы икән, белмим. Тик Райлә әнинең төшенә еш керә. Алмаз авырып китәсе булса да, хә­бәр бирә икән, – дип сөйли Ильмира апа. – Баткан теплоходтан исән чыгу мине тормышка башкача карарга өйрәтте. Яшәү­нең кадерен аңла­дым. Вак-төяк мәшәкатьләрне уздырып җибәрә беләм хәзер. Юк-барга борчылмыйм. Ел саен аеруча фаҗига булган көнне бигрәк авыр. Ирем Альберт эшенә дә бармыйча калды. Сиздерми генә. Аңа кыен. Райлә белән Айнурны су төбеннән күпме эзләде бит ул! Улымны өйләндергәндә, башкалар кыз алырга киткәч, капка төбендә басып калдым. Шул чакта ике пар кош килеп кунды да ишегалдында әй гөр­ләшәләр. Шулкадәр матур кошлар иде. Болар бит – Райлә белән Айнур! Ничекләр онытыйм соң аларны?!”

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 100, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр