ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 135, 21.09.2018/

“Мин бит әле артист кына”

 

Озын буе, җиңел, ябык гәүдәсеннән һәм... тавышыннан таныйлар, үз итәләр аны. “Зәңгәр шәл” спектаклендә “Кара урман” җырын башкаруын гына искә төшерегез! Раил Шәмсуаров­ның моңлы актер булуын театрга еш йөрүче тамашачы әллә кайчан сизде инде. Рольләрне тавышының мөмкинлекләренә карап бирәләрдер кебек аңа. Тагын бер үзенчәлекле ягы – хыялыйлыгы бар. Аралашып утырганда да: “Бу егет образыннан чыкмаганмы, әллә кереп тә тормаганмы?” дип уйлап куясың. Раилнең Камал театры сәхнәсенә менүенә дә ун ел була икән инде. Актерның театр тормышын барлап кына калмыйча, дөньяга карашы, бүгенге вакыйгаларга мөнәсәбәте турында да кызыксындык.

18-1

– Сезнең сәхнәгә менүегезгә дә ун ел булды. Шул дәвердә рольсез утырмадыгыз. Бу җи­ңел аяк белән театрга килеп керүме, әллә бәхет эшеме?

 
– Чыннан да, рольләрем булды, моны шатланып әйтә алам. Эчтән өметләндем, әмма рольләрне зарыгып көтмәдем. Үз-үземне битәр­ләп тә йөрмәдем, булса – булыр, дидем. Көтмәсәң, сиңа алар күбрәк тә килә. Тормыштагыча: бик ашкынырга яра­мый бит. Рольле булгач, яшьрәк чакта “йолдызланып” та алганмындыр. Минемчә, безнең курсыбыз гомумән уңышлы булды. Кемне генә алма, һәркайсыбызның үз урыны бар. Безнең театрда болай бит: бер көнне син рольдә, икенче көнне – массовкада. Тигезли, урынга утырта торган нәрсә ул бездә. Кайсында булсаң да, бирелеп, чын күңелдән уйнарга кирәк. Бер-беребездән көн­­ләшү, арттан сөйләп йөрүләр юк.

 
– Тавышыгыз бар, бу яктан Сез башкаларга караганда өс­тен­рәк. Киләчәктә җыр өлкә­се­нә кагылышлы планнар да юк түгелдер?


– Җырлый белүнең үз плюслары бар дип уйлыйм. Тавышлы булу янда бер өстәмә көч булып йөри. Яшьрәк чакта җырлап та йөрдек, концертлар белән дә чыктык. Белмим, бәлки, вакыт узгач, тагын да күбрәк акыл, тәҗрибә туплагач, уйлап карыйсы булыр. Әлегә кирәк дип тапмыйм. Әмма бер нәрсә бар: мин табигатем белән ялкаурак кеше. Азрак җыелырга кирәк миңа. Спектакльдә уйнау, җырлау бер нәрсә, ә җыр белән аерым шө­гыль­ләнү – сәнгать. Аерым җырлый баш­ласаң, театрдан читләшү кебек күренергә мөмкин, дөрес аңла­маслар. Минем җырлы рольләрем бар, шуларга канәгать.


– Академия театры ар­тис­тының дәрәҗәсен төшермиме соң ул җырлап, тамада булып йөрүләр?


– Төрле яклап карарга була. Кешеләр күп булган кебек үк, фикерләр дә шулай. Кемдер: “Молодец, әйбәт җырлый!” – дияргә мөмкин, башкасы: “Үз эшенә дә хилафлык китерә, монда да әллә ни булдыра алмый”, – дияр.


– Актерларның күбесе үзен режиссерлыкта сыный. Сезнең мондый теләк юкмы?


– Һәрбер эшнең үз хуҗасы була. Мин ул яктан сәләтсез кебек. Мин кеше белән махсус идарә итә алмыйм. Режиссер үзенең кулы астында эшләүчеләрне бераз куркытып торырга, тыңлата белергә тиеш. Шундый артистлар бар. Режиссер булу өчен төрле яктан мәгълүматлы, фикерле булырга кирәк. Мин режиссер булып кереп утырдым, артистлар җыйдым, ди. “Әйдәгез”, – дип кенә әйтеп, мине беркем тыңламаячак. Мәсәлән, унбиш минут тәнәфес бирдем, ди, ә алар хәтта утыз минуттан соң да кире килмәсләр иде, дип уйлыйм. Образга кереп, җитди кыланырга да була, әлбәттә. Әмма мин алдыйм, уйныйм булып чыга бит. Фәрит абый Бикчәнтәев студент чакта безгә бирем бирде. Бер өзек, шуны курсташларың белән куярга кирәк, мин – режиссер. Мин анда дусларым белән талашып беттем! Басыгыз, укып карыйк, фәлән-фә­лән, дим. Тыңлатып булмый. Хәзер дә хәтерлим: курсташ бер кызга ямьсез тавыш белән кычкырып, рән­җеттем дә әле. Бәлки, тагын биш ел үткәч, бәләкәй балалар бе­лән бе­рәр нәрсә эшләп карар идем, әмма зурлар белән эшләргә алынмаячакмын. Балаларны уйнап булса да, бик елмаймаска тырышып, җитди­рәк булып, тың­ла­тып була. Бала белән зурлар те­лендә сөйләшергә кирәк. Әмма ул очракта да явыз кыланмас идем. Бер елмаеп, йомшак­лык күрсәтсәң, алар да тыңламый! Мин кызыма карата да йомшак. Хәтта хатыным Зөлфия дә: “Әти кеше йомшак булмый, бала шуңа тыңламый”, – дип әйткәли.


– Кинода да еш төшәсез. Анда да Сез мөмкин кадәр табигый.


– Беренче фильмым “Кияү ба­лакай”га да ун ел үтеп киткән икән инде. Мин аны төшергәндә шундый борчылдым. Ә табигыйлек чыгышым белән авылдан булуга бәй­ледер дип уйлыйм. Казанга килгәч тә, бар нәрсәгә “аһ” итеп карап йөр­гән кешеләр бит без. Ничек тоясың, шулай уйнарга кирәк дип саныйм.


– Сез тамашачы күңеленә “Мылтык” спектаклендәге Уел булып кереп калдыгыз. Хыялый, пешеп бетмәгән Уел белән Раил­нең охшашлыклары бармы?


– Табигатем буенча хыялый, йом­шак күңелле кеше мин. Бәлә­кәй чакта хәтта сүз дәшсәләр дә, елап җибәрә идем. Студент чакта мин бөтенләй күктә очып йөри торган кеше булдым. “Мылтык”­тагы ролем дә шундый. Шуны уй­насаң, артист чыгачак синнән, дигәннәр иде ми­ңа. Ләкин тормышта үзем шундый булсам да, җиңел башкарып чыгарга ти­ешле рольгә тотынгач, чынбарлыктагы Раил югалды, ә уйнарга ки­рәк. “Мылтык”тагы сәер­рәк кешене уйнар өчен дә тәҗрибә кирәк. Гел шулай: тормышта көлеп-шаярып йөр­­гән кешегә, сәхнәдә үзең булып уйна, дисәләр, ул йомыла да куя. Шул киртәне вакытында җимерергә кирәк.


– Әле уйнаган образларның, үзегезгә ияреп, өйгә кайткан чагы да буладыр?


– Вак кына бер эш эшләсәм дә, әллә ниләр кылган кебек тоям үземне, дип әйтәләр бит, менә бу очракта да шулай. Уйнап чыкканнан соң кайвакыт шулкадәр рәхәт була, әйтерсең лә Берлинны алган кеше син! Андый очракта шул халәт йокыга киткәнче синең белән була. Кайвакыт үз-үзеңне ашыйсың инде: кайда нинди хата җибәрдем, дисең, уйланасың. Тамашачыга да ошамагандыр төсле тоела.


– Cоңгы арада җитди темаларны күтәргән спектакльләр, халык йөрмәү сәбәпле, репертуардан төшә. Спектакльләр ха­лык­ның зәвыгын тәрбияли бит, килешәсездер. Комедияләрне аеруча үз иткән тамашачының киләчәктә зәвыгы нинди булыр?


– Билгеле, спектакльләр төшү – күңелсез күренеш. Шул ук вакытта буш залга уйнау да матур түгел. Менә Илгиз Зәйниев “Бию пәрие” спектаклен әзерли. Анда җыр да, бию дә, фәлсәфә дә бар. Ул – күп­кырлы спектакль. Мондый спектакль уңышлы булыр дигән өмет бар. Тамашачы нәрсә эзләп килә, шул булырга тиеш анда. Билгеле, комедия җиңел карала. Ләкин без тамашачыны алга таба тәрбияләү­дән, зәвыгын күтәрүдән туктамыйбыз бит. Җитди әсәрләр дә сәхнәгә менәр. Сабыр итик.


– Соң булмасмы? “Җилкән­сез­ләр”нең соңгы мәртәбә уйналуын караганда, төрле тамашачыны күрергә туры килде...


– “Җилкәнсезләр”дә күбрәк мәгълүмат бара. Ә тамашачы ритм таләп итә. Шуңа да күп режиссерлар җитди әсәрләрне үзгәртеп, бераз комедия ягына борырга, тамашачыны “уятырга” тырыша. Безнең бу спектакльне чыгарган режиссер Цхивара ул юлны сайламады. Мисбах хаҗине уйнаган Искәндәр абый Хәйруллин үзенчә комедия ягына каерырга теләгән иде. Аның героенда да күренде ул. Миңа әллә ни образ тудырасы булмады анда. Бөтен җирдә шул бер хыялый инде. Артык сузылмасын өчен, “Җил­кән­сезләр”не тизләтергә дигән таләп куелган иде. Алай да Эмиль Талипов сузды әле аны (көлә).


– Яшереп торасы юк, күп кенә яшьләр русча фикерләп, татарча сөйләшә. Театрга да яңа буын килә. Аларның телебезгә карата мөнәсәбәте нинди? Аралашу бармы?


– Татар театры ул – тыйнак театр. Ул җылы, анда йомшак күңелле кешеләр эшли, бер-береңә карата усаллык юк. Театрда, минемчә, шул авыл мохитеннән чыкканнар күб­рәк. Шәһәр баласы күз карашыннан ук аерыла бит ул. Яманлап әйтүем түгел, ләкин самимилек, эчкерсезлек авыл баласында күбрәк. Ул – сәхнәдә дә кирәкле сыйфат. Әлбәттә, шәһәрнекеләрнең русчасы да, татарчасы да көчле була. Ми­нем балачакта авылдагы күр­шеләргә шәһәр кызлары кайта иде. Аларның ике теле дә искиткеч камил. Әти-әниләре шулай русчасына да, татарчасына да игътибар биргән. Минем хезмәттәшем Ришат Әхмәдуллин мисалында да шуны әйтә алам. Татар телле мәктәп-гимназияләрдә белем алган, башларында ниндидер нигезе булганнар телебезгә карата беркайчан да бозыклык кертмәс. Бетмибез әле!


– Өлкән буын артистлар ки­ңәшләренә колак саласыздыр?


– Илдус абый Әхмәтҗанов белән без бүлмәдәшләр. Ул минем өчен – “братан”. Киңәшләрен бирә, күбрәк мин яшьрәк чакта әйткәли иде, нигезсез тәнкыйтьләми. Гөл­сем апа Исәнгулова белән дус. Ул дөрес тәнкыйтьли. Кайвакыт спектакльгә килеп утыра, мине карый, аннан үз фикерен әйтә. Монда эчкерсез елмаймадың, бу җирендә эшләп бетермәдең, монда кычкырыбрак уйнадың, ди. Яки спектакль алдыннан бүлмәгә керә дә: “Кара аны, мин бүген карыйм!” – дип кисәтеп куя. Берсендә “Хуҗа Насретдин”да массовкада халык булып уйныйбыз. Гөлсем апа шелтәләде. “Син нәрсә, Раил, яртылаш грим белән чыккан­сың, аерылып торасың!” – ди. Ул аны миңа яхшыга әйтә, мин җебеп йөрмәсен өчен тырыша. Начар гадәтем бар: соңга калып йөрим. Гөлсем апа моңа карата: “Сез буыныгыз белән шундый инде, без булсакмы!” – дип кенә җибәрә.


– Бу тормышта иң зур уңы­шыгыз дип нәрсәне атый аласыз?


– Гаиләм. Эшемне дә аерырга теләмим. “Эшме, гаиләңме?” – дип сорау алдына куйсалар, гаиләне сайлаячакмын. Әмма андый тәкъ­дим ясамасыннар иде инде миңа. Кайвакыт, шаяртып, авылга, ниге­зе­мә кайтам, дим. “Ә безне кая куясың?” – ди Зөлфия. “Кайтырсыз сез дә, дөнья булгач, барысына да әзер булырга кирәк”, – дим.


– Сез каршылыклы кеше булып чыктыгыз әле. Көтмим дә, дисез, барысына да әзер дә булырга кирәк, дисез.


– Йолдызлыгым буенча Бизмән бит мин. Миңа яшәве авыр, үзем генә беләм (көлә).


– Шәһәрдә – чемпионат мохите. Сезне дә футбол җиле чит­ләп үтмәгәндер?


– Яшереп тормыйм, футбол-хоккейга исем китми иде. Әллә бар, әллә юк, хоккейда сугышканнарын үз итмим. Быел шул чемпионат шаукымына кушылып киттек. Россия җыелмасы белән Мисыр бергә уйнаган матчны Җанатарлар мәйда­нына барып карадык. Үзем өчен яңа футболчыларны ачтым. Спорт дөнь­я­сын яхшы чамалый торган дустым бар. Футбол матчы беткәч, миннән имтихан ала, туп кертү­челәрнең исемнәрен сорый. Безнекеләр уйнаганны бик көтеп ала идек. Аеруча Испания командасын җиңгәч, башлар кайнады, Бауман урамына флаг­лар күтәреп чыгып киттек. Ә соңгы матчны без Илнур Закировларда дачада карадык. Мин, исәпкә күз салдым да, әле барысы да әйбәт икән, сынатмаслар дип, мунчага киттем. Кире чыкканда, барысы да үзгәргән, җиңелгәнбез. Барыбер безнекеләр матур уен күрсәтте.


– Бу чемпионатның әһәмия­тен нәрсәдә күрәсез?


– Казан күп туристларга ошый, шунысына сөенәм. Үзебезне дә чит илдә кебек тоябыз бит. Чит ил кешеләре кунак була белә. Алар тыйнак, мәдәниятле. Безгә алардан үрнәк алырга була. Безнең белән дә кызыклы хәлләр булды. “Мак­доналдс”та утырабыз, яннан үтеп баручы бер төркем туристларга елмаеп карадык, алар да елмайды. Шуннан безне фотосурәткә төшер­де алар. Аларның да күңеле булды, безнең дә. Әгәр без шунда дорфалык күрсәтсәк, матур булмас иде. Кызым Нәфисәгә матур сүзләр әй­теп китүчеләр дә бар. Алар үзлә­ренең кунак икәннәрен яхшы белә.


– Театрга ун ел хезмәт итү күп тә, аз да түгел. Исем-дәрәҗә турында да хыялланасыздыр?


– “Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров” дисәләр, кызык булыр иде. Ул ничектер кешене бизи. Авылда бервакыт: “Атказанган артист кайткан!”– дип әйттеләр дә: “Мин артист кына бит әле”, – дип төзәттем. “Нишләп, син атказанган түгелме әле?” – дип га­җәпләнделәр. Миңа да бер өе­леп төшәр әле (көлә).

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 100, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр