ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

//

Нефть үзеннән-үзе чыкмый

 

Бөгелмә районының Карабаш бистәсендәге “Нептун” ял базасында нефть саммиты булды. 2001 елдан бирле үткәрелүче саммитның быелгы пленар утырышы “Кеше капиталы – Татарстан Республикасы нефть-газ комплексының технологик алгарыш базасы” дигән темага багышланды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

2-1
Ул үзенең чыгышында, кеше капиталы – 2030 елга кадәр ТР социаль-икътисади үсеш страте­гиясендә өстенлекле юнәлеш булып тора, дип белдерде. Президент Әлмәттә халыкара дәрә­җәдәге югары нефть мәктәбе пәйда буласына өметләндерде. “Нефть сәнәгате – республикабыз, тулаем илебезнең бүген һәм иртәгәсе көнгә икътисади нигезе. Мондый укыту-өйрәтү үзәге­нең кирәклеген барыбыз да аңлый”, – диде ул. Р. Миңнеханов әйтүенчә, республикабызда югары уку йортларының тикшеренү үзәкләренә әйләнүе мөһим. Ул, заманча белгечләр әзерләүгә тукталып, аларның яңа формация кешеләренә әйләнергә тиешлеген билгеләп үтте. “Заманча белгечләргә ия булмаган килеш санлы форматтагы икътисад турында сөйләп буламы?! Бу система инде бөтенләй башка күнек­мәләр таләп итә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без һәр ел саен Давостагы форумда катнашып, шуны беләбез: дөнья зур үзгә­решләр алдында тора”.    


Президент быелның беренче яртыеллыгында Татарстанда чама белән 17,641 миллион тонна нефть чыгарылганлыгын искәрт­те. Нефть чыгару күләменең уз­ган елның шул ук чорына карата 0,7 процентка кимүе – Россиянең “ОПЕК плюс” килешү шартларын үтәвенә бәйле. Әмма бу республикабыз нефтьчеләренә инвес­тицияләр күләмен арттыруга комачауламады, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул нефть­нең үзкыйммәтендә салым түләү­ләре һәм чигерүләре өлешенең шактый ук үсүенә (66дан 73 процентка кадәр) карамастан, тармак буенча табышның артуын билгеләп үтте.
“Бүген нефть бәясенең кыйм­мәт булуы шартларында компа­ниянең уңышы нефть чыгаруның үзкыйммәтенә бәйле. Шуңа күрә, чимал базасының структурасы сыйфат ягыннан начарайган бер мәлдә, инновацияләрне актив төстә гамәлгә кертү генә республика нефтьчеләренә нефть чыгаруны нәтиҗәлегә әйләндерү мөмкинлеге бирәчәк”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңне­ханов. Ул беренче яртыеллыкта нефть сәнәгатенең эш йомгакларын тулаем уңай бәяләде.


Нефть саммиты кысаларында РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин Р.Миң­нехановка “Җир асты бай­лык­ларының мактаулы разведчигы” дигән мактаулы исем бирелүен искәртеп, мактаулы исем билгесен тапшырды. 


Шуннан соң Татарстан Президенты “Елховнефть” нефть-газ чыгару идарәсенең “Солнечный” балалар савыктыру лагере базасында яшь геологларны 5 нче республика кыр олимпиадасы ачылышы уңаеннан котлады. Ул яшь геологлар олимпиадасының “Татнефть” һәм республика кече нефть компанияләре ярдәмендә үткәрелүен искә төшерде. 


Рөстәм Миңнеханов балалар алдында ясаган чыгышында, геолог һөнәре – бик дәрәҗәле һәм авыр һөнәр, дип басым ясап әйтте. Университетка кергәч кенә геологка әйләнеп булмый. Бу һөнәрне инде мәктәп эскә­миясеннән үк сайларга кирәк, диде ул. “Геолог һөнәрен сайлап алуыгыз тормышта бик кирәк булачак, – дип искәртте Президент, яшь геологларга мөрәҗәгать итеп. – Чөнки дөньяда алтын-валюта резервлары да, барысы да үзгәрә, әмма казылма байлык­лар һәм башка табигать байлык­лары һәрвакыт булачак! Шуңа күрә сезгә зур өметләр багланыла. Сезнең белемнәрегез, зирәк­легегез, тәҗрибәгез – безнең киләчәк, илебез киләчәге”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 97, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр