ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 98, 14.07.2018/

“Президентның моңа вакыты юк”

 

Дөнья чемпионаты көннәрен­дә Татарстан башкаласына 300 мең турист килгән. Уеннарга бәйле соңгы  нәтиҗәләр исә киләсе атнада билгеле булачак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта әйттеләр. 

2-4

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сүзне ерактан башлады. Билгеле булганча, атна башында Рөстәм Миңнеханов Төр­кия Президенты Рәҗәп Әрдоган­ның инаугурация тантанасында кат­нашты. “Ил төбәкләре җитәкче­ләре арасында әлеге чарага республика башлыгы гына барды. Бу – Татарстан белән Төркия арасындагы элемтәләрнең ныклыгы турында сөйли. Рөстәм Миңнеханов искәр­теп үткәнчә, Төркия – безнең стратегик хезмәттәшебез. Узган ел нә­тиҗәләре буенча, Татарстан белән Төркия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 40 процентка артты һәм 2 миллиард долларга җитте”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

 
Татарстан белән Кытай арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше исә 565,6 миллион доллар тәшкил итә. Лилия Галимованың бу хакта искә алуы очраклы гына түгел. Татарстан башкаласына эш визиты белән Кытайның Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао җитәкчелегендә делегация килде. Республика җитәкчелеге һәм Кытай провинциясе арасында килешү төзү дә каралган. “Татарстанның башка провинцияләр белән шундый биш килешүе бар инде. Бу – алтынчысы. Моннан тыш, тагын өч килешү төзү турында сөйләшүләр алып барыла”, – диде Лилия Галимова. Кичә кич кунаклар Татарстан Президенты белән очрашты.


Брифингта футболны да чит­ләтеп узмадылар. Галимова әй­түен­чә, Татарстан Президенты дөнья чемпионатының Казандагы өлешен уңай бәяли. “Уен көннә­рендә республика башкаласына 300 мең турист килгән, шул исәптән 297 мең кеше Казан Кремлендә кунак булган. Чит­тән килүчеләрнең күбесе – футбол җанатарлары.  250 меңгә якын кеше “Казан-Арена”да узган матчларны стадионда караган. Дөнья чемпио­натының куркынычсызлыгын тәэ­мин итүче хокук саклау органнары хезмәткәрл­әре­нә аерым рәхмәт”, –  диде Лилия Галимова.  Чемпионатка бәйле соңгы нә­тиҗәләрне исә Рөстәм Миң­неханов 19 июльдә узачак оештыру комитеты утырышында игълан итәчәк дип көтелә.


Милли телләрне укытуга бәйле канун проектына үзгәрешләр әзер­ләү турындагы сорауга Лилия Галимова: “Әлеге эш белән бер төркем депутатлар шөгыльләнә. Илдар Гыйльметдинов җитәкчелегендәге эшче төркем дә гамәлдә. Төзәтмә­ләр әзер булуга, документны тапшырачаклар”, – дип җавап бирде.  Казан Кремленең рәсми вәкилен­нән “Life” холдингы хуҗасы Арам Габреляновның социаль челтәрдә язган: “Рөстәм Миңнеханов тел турындагы канунга карата хәй­лә­кәр­ләрчә дәгъва белдерергә тырыша”, – дигән фикеренә Татарстан Пре­зидентының мөнәсәбәте турында да белештеләр. “Шәхсән үзем интернетта бу хакта укыдым. Әмма Президент күргәндер дип уйламыйм. Аның эше бик тыгыз. Рөстәм Миңнехановның социаль челтәр­ләр­дәге төрле фикерләрне укып утырырга артык вакыты юк”, – диде ул. “Хайп”, ягъни теге яки бу мәсьә­ләне махсус күпертергә тырышулары турында да әйтте.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 97, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр