ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 98, 14.07.2018/

“Әллә кайчан миллионер булыр идек”


Киләсе елда эшче һөнәрләр буенча Казанда узачак чемпионатта бернинди допинг тикшеренүе дә уздырырга җыенмыйлар. Бу хакта кичә журналистларга WorldSkillsInternational халык­ара оешма президенты Саймон Бартли әйтте.

2-3
– Без беркайчан да андый тестлар уздыруның кирәклеген тоймадык. Ниндидер субс­тан­цияләр катнашучыларның эш­чән­леген арттыра яки киметә дигән күрсәткечләр дә юк. Бары мәйданчыкта рөхсәт ителгән һәм ителмәгән кагыйдәләр генә бар. Һәм бу ниндидер даруга, наркотикларга кагылмый. Мин рәислек иткәндә андый нәр­сәләр кертелер дип уйламыйм, – диде Бартли. – Яшьләр чемпионатка әзер­ләнү өчен өч ел вакытын сарыф итә. Бу – җиңүче алтын медаль отып, 10 миллион доллар табыш китерә торган ярыш түгел. Монда үз мөм­кинлекләреңне гаилә­ңә, җәм­гыятькә күрсәтеп, канә­гать­ләнү хисе алырга мөмкин.


Саймон Бартли Казанны чемпионатны югары дәрәҗәдә кабул итәргә әзер дип бәяләде. Футбол буенча чемпионат уздыру тәҗ­рибәсе дә ярдәм итәчәк. Быелгы волонтерлар киләсе елда да катнашырга теләк белдергән. Спорт һәм социаль проектлар дирек­циясенең генераль директор урынбасары Эмиль Гобәй­дуллин әйтүенчә, чемпионатта 32 илдән 2,5 мең волонтер эшләячәк. Бү­ген барлыгы 5 мең гариза кергән. Чемпионатта мең ярымнан артык кеше 51 юнәлеш буенча осталыгын күрсәтәчәк. Тамашачылар өчен махсус программа әзерлә­мәкчеләр. Барлыгы 250 меңләп тамашачы катнашыр дип көтелә. Алар үз осталыкларын да сынап карый алачак. Иртәнге сәгать тугыздан кичке алтыга кадәр күргәз­мә карарга да мөмкин. Әйтик, скуль­птуралар, таштан ясалган картиналар һәм башка хезмәтләр белән сокланып булачак. Ярышта әти-әниләр балаларына һөнәр дә сайлый алачак. Иң төп мәйданчык төзелеп килүче “Казан Экспо” күргәзмә үзәге булачак. Ул март аенда сафка басарга тиеш.


Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов бел­дергәнчә, 2013 елда Германиядә уздырылган ярышта әле яңа гына хәрәкәткә кушылган Россия командасы бер медаль дә алмаса, узган ел Абу-Дабида үткән чемпионатта медальләр буенча бишенче урында калды.
Эшче һөнәрләр дөньяны үз­гәртә, ди белгечләр. Шулай да иң кирәклесе дип кайсы санала?


– Бу сорауга җавапны белсәк, әллә кайчан миллионер булыр идек, – ди Бартли. – Штукатур, кирпеч салуның яңа техноло­гия­ләре булдырыла. Ризыкка, суга кагылышлы белгечлекләргә дә ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Компьютерга бәйле белгечлекләр дә популяр. Без белмәгән, ишет­мә­гән яңа һөнәрләр барлыкка килеп тора.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 98, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр