ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 135, 21.09.2018/

Син – минем җанымның яртысы

 

Казанда инде унберенче мәр­тәбә мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме узды. Дөрес, ул рәс­ми рәвештә “бәйрәм” дип тү­гел, “Бөтенроссия гаилә, мә­хәббәт һәм тугрылык көне” дип атала, әмма анда катнаш­каннарның рухи халәте күңел бәйрәме дәрәҗәсенә күтә­релә.

g1
Бу көнне озын гомерле, үрнәк гаиләләргә бөтен халык алдында медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшыралар. Әлбәттә, мондый медаль өчен бернинди ташламалар да каралмаган. Бүләкләнүчеләр арасында журналист һәм шагыйрә Йолдыз Шәрәпова да бар иде. “Һәр кеше аерым-аерым төрле медаль­ләргә лаек була ала, әмма монысын алу өчен гаиләң белән тырышырга кирәк”, – дип куйган иде ул. Иңен­нән кагып, башыннан сыйпыйсы килеп китте Йолдызның. Алар бит ире Сирин белән үзләренең дүрт баласы өстенә тагын бер баланы тәрбиягә алганнар иде. Мин моны батырлыкка тиңлим. Өйләрендә дә булганым бар иде, тәрбиягә алган кызны үзләренекенә тиң күрделәр алар һәм биш бала бертугандай үстеләр. Бүген гаилә кору, бала тәрбияләү хакында әледән-әле төр­ле бәхәсләр туа, фикерләр бишек­тәге бала кебек бишкә төрләнә. Берәүләр яшьләрне гаепли, янәсе, гаилә коруга бик җавапсыз карыйлар. Алай гына да түгел, гаилә төзеп, бала тәрбияләүне авыр йөк дип кабул итәләр. Икенчеләр җәмгыятьне гаепли. Янәсе, үзеңә дә акча җит­кереп булмый бүген, кая анда бала үрчетеп яту!


Гаилә бәйрәменә ислам һәм православие дине әһелләре дә чакырылган иде. Җәмгыятьтәге ча­так­лыкларның гаилә коруга, бала тәрбияләүгә йогынтысы турында аларга да сүз каттым. Ни гаҗәп, Илфар хәзрәт тә, Владимир атакай да җәмгыятьне гаепләргә ашыкмадылар, иң элек үзеңнән башларга кирәк, диделәр. “Үзеңнән” дию – гаиләгә ишарә иде.


Дини мәсьәләләр буенча Рамил Юныс белән киңәшә торган гадәтем бар. Мин аны дин әһелләре арасында иң укымышлыларның берсе дип саныйм. Гаилә, бала тәрбияләү турында сүз кузгаткач, ул тәрбия мәсьәләсендә 5 шартны атады. Коръән һәм хәдисләрдәге фикер­ләргә таянып, ул беренче урынга әти-әнине куйган. Аннан соң мохит, социум, ягъни нинди илдә, нинди җәмгыятьтә яшәүне атый. Дүр­тенче урында – нәселдәнлек. Соңгы урында – шайтан коткысы. Шунысы кызык: Рамил хәзрәт нәселдәнлек­не дүртенче урынга куйса да, тәр­бия эшендә йогынтысы 30–35 процент дип саный. “Алма үз агачыннан ерак төшми” дигәнне дә бабаң түгел, заман чыгарган. Җәмгыятьне ничек кенә гаепләсәк тә, гаилә, ата-ана тәрбиясе беренче урынга чыга. Әле Рамил хәзрәт: “Монда яшисең килми икән – урыныңны алыштыр”, – дип тә куйды.


– Монысы да Коръәндә язылганмы?


– Сүзе-сүзгә түгел, әмма ул фикер бар. Моны тарих үзе дә раслап килә бит инде. Бабаларыбыз чукындырудан качып урын алыштырганнар. Революциядән соң чит-ят җирләргә күчеп киткәннәр. Җәмгы­ять тормышындагы тискәре үзгә­решләргә яраклашырга теләмәү, протест булган бу.


Гаилә бәйрәмендә баш мөхәр­риребез Миңназыйм Сәфәров та катнашты. Кунак буларак түгел. Без аның белән озак еллар бергә эшлибез, күрше йортларда яшибез, һәр­беребезнең гаилә тормышы “уч төбендә” дияргә була. Күңелгә ике­ле-микеле уйлар килсә, хәл итәсе мәсьәләләр килеп туса, хатыным Фәридә белән еш кына: “Без­нең урында булсалар, Назыймнар ниш­ләр икән?” – дип сөйләш­кәли­без. Шуңа күрә мин Сәфәровларны үрнәк гаилә итеп бәйрәмгә чакыруларына бер дә гаҗәпләнмим. Бәйрәмдә Камал театры артистлары Илдар Хәйруллин белән Алсу Гайнуллинаны күреп тә гаҗәплән­мәдем мин. Чөнки Илдарның яшь вакытта ук Алсуга “үлеп” гашыйк булуын һәм мөкатдәс хисләрне бүгенге көнгә хәтле кадерләп, сак­лап гомер итүләрен беләм. Ата-ана бер-берсенә “син – минем җаным­ның яртысы” дип яшәгән гаиләләр озын гомерле була.


Үзеңне күрәсең килсә, ба­ла­ларыңа кара, диләр. Гаилә турында без Миңназыйм белән еш сөй­лә­шәбез, марксизм классикларының гаиләне җәмгыятьнең нигезенә тиңләүләрен дә искә төшерәбез. Миңназыйм исә гаиләне ил эчендәге бер дәүләт белән чагыштырырга ярата. Илнең киләчәге, бәхетле яки бәхетсез язмышы шушы дәүләтләрнең, ни рәвешле яшәве белән бәйле, ди. Гаиләдә исә ана кешене беренче урынга куя. Әнисез йортны мичсез яки ягылмаган салкын өй белән чагыштыргалый. “Ана назы”, “ана җылысы” дигән сүзләр юкка гына барлыкка килмәгән, ди.


Яза торгач, бәйрәмнән бераз читкәрәк киттем, ахрысы, дип уйлаган идем – юк икән. Узган ел Миңназыймның хатыны Резидә аягын сындырган иде. Бу хәбәр ишетелүгә, инде үз тормышлары белән аерым яшәүче кызлары ирләре, балалары белән “төп йорт”ка кайтканнар. Ана кешегә нинди ярдәм кирәк, аның хәлен ничек җиңеләйтергә – бөтен уйлары бары шул булган. Ир кешегә вакытлыча булса да хатынсыз яшәү ансат түгел: ашарга да пешерәсе, кер дә юасы, өйне дә җыештырасы бар...


Бу гаиләдә ата белән ананың үзара мөгамәләсе, ягъни бер-берсенә җанын бирергә әзер торуы балаларына да күчкән.


Бәйрәм барганда күңелгә төрле уйлар килде. Якты, өметле иде ул уйлар. Гражданлык актларын тер­кәү (ЗАГС) оешмалары инде 11 нче ел уздырып килгән бу бәйрәмнең әһәмияте гаять зур дип саныйм мин. Бит кешене ачы гыйбрәт белән  генә түгел, яхшы үрнәк белән дә тәрбияләргә була. Дөньяны сүгеп утырудан файда юк.


Күңелдә тагын бер уй кый­мылдап-кыймылдап куя әле. Бәй­рәмгә килгән Владимир атакайдан катнаш никахларга мөнәсә­бәтен сораган идем. Уңай карый икән. Извините, кәнишне, бик үк килешеп бетәсе килми, Ходай Тәгалә терек­лекне төрледән-төрле итеп яраткан дибез икән, димәк, һәр халык­ның үз яшәү рәвеше, йола-бәй­рәмнәре, теле, җыры-көе дә яшәргә тиештер. Һәр милләт бер-берсенең иң күркәм якларын үрнәк итеп алып яшәсен иде ул. Бу уңайдан, бәлки, татар гаиләләре бәйрәмнә­ре, йә бәйгеләре уздырырга ки­рәктер. Телиләр икән, башка мил­ләтләр дә кушылсын. Тукай әйт­мешли, “бер җепкә бергә теркәлеп, тел-лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” матур гына яшәр идек әле.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 100, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр