ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 135, 21.09.2018/

“Әни, киләсе елга хаҗга барасың...”

 

Быелгы Хаҗ сәфәренә җыенып чыгып китәргә дә күп вакыт калмады. Хаҗ ул – бик күпләр өчен гомерлек хыял. Ул хыялны тормышка ашыручылар сирәк. Гөлсирә апа Кадыйрова да – хаҗия. Аның белән шул хакта сөйләшергә дип күрештек.

i1
Чистай районында туган, шунда эшләгән, гаилә корган, балалар үстергән Гөлсирә апа. Улы Илнур тырыш булган, өйләнгәнче үк торыр урынын кайгырткан. Өйгә килен төшерәләр, оныклар туа. Кызганыч, мондый бәхетле көннәрнең дә азагы була икән. Илнур 43 яшендә үлеп китә. Нилектән шулай килеп чыгуын аңламый да калалар. Хәсрәт утларында янган атасы – Әнвәр абый бер елдан яман шеш белән авырый башлый. Озакламый килен дә балаларны алып, әнилә­ренә кайтып китә. Үпкә­ләшеп, араларны бозып түгел, Гөлсирә апа белән шулай килешәләр. Ире вафатыннан соң болын кадәр йортта 71 яшьлек карчык берүзе яшәп кала.

 
Язмыштан узмыш юк, дип юана бүген Гөлсирә апа. Аның ике кызы бар бит әле. Алар ялгыз әниләрен үзләре янына Казанга чакыралар. Иренең елын уздыргач, тормыш алып бару кыенлашкач, Казанга китәргә ризалаша. “Берегезгә дә бармыйм, кечкенә генә булса да, аерым фатир алыйк, үз почмагым булсын”, – ди Гөлсирә апа кызларына. Казанга килгәч, мәчеткә йөри башлый. Элегрәк, Казанга китеп, ялгыз яшәячәксең дисәләр, ышанмас та иде. Ялгыз түгел ул, кызлары хәлен белә, тик Чистайда калган үткәннәр сагындыра. Намаз укып, Әнвәр улы Илнурга багышлыйм дигәндә, үзәге өзелә, күзен­нән мөлдерәп яшь агарга тотына... Ана күңеле белән һаман улы янында.

 
Чистайда чагында мәчеткә йө­рергә җай чыкмаган, сүрәләрне үзлегеннән өйрәнгән. Яшьлеге, мәктәптә укытучы булып эшләгән еллары динсезлек чорына туры килгән. “Шулай да, Аллаһы Тәгалә һәрчак күңелдә иде”, – ди Гөлсирә апа. Өч баласын бала табу йортыннан алып кайткач, иртән таң бе­лен­гәндә урамга чыгып, Аллаһы Тәгаләкәем, шушы балаларымны үзем үстерсәм, югары белем биреп, бәхетле гомер кичерүләрен күрсәм иде, дип тели. Казанга ки­лүгә мәчет эзләп китүенең дә сәбәбе бар. Шәһәрдә яшәүче сең­лесе пенсиягә чыгыйм гына әле, мәчеткә йөри башлыйм, дип ниятләгән. Тик аның 55не тутырып, лаеклы ялга чыгуын үлем сагалап торган икән. Гөлсирә апа, дин юлына басып, аның теләген дә тормышка ашыра.


Ризван мәчетендә Рәмзия абыс­тай ярдәме белән гарәпчә укырга өйрәнә. “Бик теләп укыдым, мәчет­тән кайтам да, өстәлгә дәфтәр­ләремне таратып, тагын укырга керешәм. Габдулла Тукайның гарәп хәрефләре белән язылган китапларын таптым. Мәчеткә йөрү ялгызлыктан коткарды, кайгымны басты. Чистайдан килгәч, ничек авыр булганны үзем генә беләм. Давыл чыгып, олы наратны тамыры белән куптарып салгандай тоелды. Кү­ңел­дә бушлык иде, – ди Гөлсирә апа. – Урамда ләчтит сатып утырырга да, кеше җыеп, кәеф-сафа корырга да була. Бу хәрефләрне өйрә­нергә тиешсең, абыстай ук булма­саң да, балалар ихтирамын яуларсың, аларга изге юлга басарга ярдәм итәрсең, дип максат куйдым”.


Ә хаҗга бару турында уйлап та карамаган. Саулыгы юк: аяклары сызлый, астмадан җәфа чигә, 11 ел элек туры эчәгендә яман шеш булып, эчәкне кисеп атканнар, кан басымы уйный. Кыскасы, олы кеше чирен саный башласа, очына чыга торган түгел. Олы кызы Гөлназ Гөлсирә апага Казанга китәсе елны Сочидагы санаторийга юллама ала. Анда әби оныгы белән бергә ял итә. Барасым бер дә килмәде, кәефем дә юк иде, ди үзе. Аннан кайткач, Корбан гаете көннәрендә тагын Гөлназы шалтыратып: “Әни, кич сиңа кереп чыгам әле, сюрприз ясыйм, ди. Гөлсирә апаның кү­ңеленә, бу юлы кая җибәрер икән дигән шом керә. Кичен, кош тоткандай сөенеп килеп кергән кыз: “Киләсе елга хаҗга барырга заявка бирдем, әзерләнә тор!” – ди. “Кызым, авыруларым вазадагы букет кебек. Ничек анда хәтле барыйм?” – дип каршы килүен ише­тергә дә теләми. “Әни, барабыз, әле аягыңда вакытта сине изге җирләргә алып барырга күптәннән хыялланам”, – ди ул. Ана, кызымның шундый матур хыялын ничек җимерим инде, дип ризалаша.


Хаҗда теш дәвалату бик кыйм­мәт дигәч, озак кына тешләрен карата, яңасын куйдыра. Хаҗга алып баручы табиб киңәше белән алты-җиде чакрым җәяү йөрергә өй­рәнә. Аякларны чыныктырмыйча ярамый, хаҗда күп йөрелә. Баштарак тыны кысыла, кан басымы кү­­тәрелә. Хаҗга бару – Аллаһы Тәгалә бүләге, кызым әлеге сәфәр­не тормышка ашыруда яр­дәмче генә, дигән уйны күңеленә бер­кеткәч, авырлыкларга бирешми башлый. Август азагында хаҗ­га китеп баралар. Юлдаш­лары­ның кү­бесе – яшьләр. Гөл­сирә апаның чемоданнарын күтәрешә­ләр, изге җир­ләрдә меңнәрчә кеше арасында егылып калмасын өчен, ике яктан култык­лап та алып китәләр. Әбигә “безнең бәхет капчыгы” дигән исем дә тагыла. Яшьләр үзләренә шулай әҗер-савап җыя.


– Ниятләсәң, хаҗга баруның да берние юк икән, – ди Гөлсирә апа. – Дөрес, анда барыбыз да авырдык. Эсселек, бөтен җирдә кондиционер, салкын тиде. Хаҗга барырга җыенган кеше, ничә яшьтә булса да, бернәрсәдән дә куркып калмасын иде. Аллаһы Тәгалә ярдәменә өметләнсен. Гөнаһларыңны юып, тәүбә кылып кайткач, масаймыйча, бүтәннәргә үрнәк булып яшәргә кирәк.

 

Хаҗга баручыларга Фәния абыстай Җәләлиева киңәшләре:

 

– Беренче чиратта, Аллаһы ризалыгы өчен дип ниятләргә.
– Уңайлы аяк киеме кияргә, үзең белән тагын берне алырга мөмкин.
– Өс киеме табигый тукымадан тегелгән булсын.
– Вируска каршы, тамак чайкый торган дарулар, битлек алып барырга.
– Анда баргач, ашау-эчүдә талымлырак булсыннар, ризык бөтен җирдә бар, җитә.
– Үзең белән шешәле су йөртергә.
– Каһвә эчүдән курыкмагыз, ул хәл кертә, йөрәккә, бавырга файдасы бар.
– Бик күп җәяү йөрелә, анда өйдәге ятаклар да юк, зарланмагыз.

– Берәүнең зарлануы бөтен кешегә дә начар тәэсир итә.
– Хаҗ башланганчы, мөмкин булганда ял итеп алу ягын карасыннар, бүләккә дип күп әйберләр җыймасыннар, нәфесне тыя белсеннәр иде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 99, 13.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр