ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 180, 12.12.2018/

Россия юлы ул түгел...
 
Россия Федерациясе – социаль дәүләт. Аның сәясәте кешене лаеклы тормышта яшәтүгә, аның ирекле үсеше өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Бу – суга сәнәк тыгып, яисә коймага акбур белән язылган сүзләр түгел, ә Россия Конституциясенең 7 нче маддәсендәге акка кара белән шәрехләнгән җөмләләр. Пенсия реформасы, гамәлгә ашырылган очракта, шушы маддә белән кискен каршылыкка килмиме?

 s1
Әлбәттә, килә. Монда Россиядәге уртача гомер озынлыгы (дөнья илләре арасында 110 нчы “почетлы” урын), лаеклы ялга чыгу яшен арттырган очракта пенсияне бер тапкыр да алып карамаячак, күрмәячәк кешеләрнең икеләтә-өчләтә ишәюе, шул рәвешчә миллиардлар белән исәпләнгән акчаларның дәүләтнең төпсез кесәсенә агачагы, шунда калачагы турында озын-озак итеп сөйләргә, нәфрәтләнергә булыр иде. Тик, беренче башлап, халыкара терминология буенча социаль дәүләт дип кемне атарга яраганын билгеләп үтик. Социаль дәүләт ул – эчке сәясәттә социаль гаделлек принципларына таянып, аларны алга сөреп, матди байлыкларны төрле катлауларга гадел (тигез түгел) итеп бүлүне оештырган, шул рәвешчә һәр гражданга лаеклы, сыйфатлы тормыш тудырган дәүләт. Ягъни халык өчен булган, гражданнарга хезмәт иткән дәүләтне генә социаль дәүләт дип атарга мөмкин.


Гаделлеккә ирешү, кешегә йөз белән борылган җәмгыять, социаль дәүләт төзү юллары күптән билгеле, велосипед уйлап табасы юк. Социаль гарантияләр икътисадта дәүләт идарәсе (беренче чиратта эре бизнесны йөгәндә тоту) һәм уйланылган салым сәясәте аша булдырыла. Бездә шушы ике рычагның берсе булса да эшкә җигелгәнме? Юк! Биредә барысы да киресенчә: эре бизнес барысын да йөгәнләгән. Ил алар кесәсенә эшли. “Буржуаз хөкүмәт – эре капиталның вак мәнфәгатьләрен үтәүче йомышчы малай гына ул”, дигән Ленин билгеләмәсе Россия өчен йөз елдан соң да актуаль. Шулай булмаса, Россиядә үтә байлар байлыкларын даими арттыра алыр идеме? Зур булмаган төркем-корпорация рәхәтләнеп нефть, газ сата, акчасын аерым бер саранлык белән чит ил банкларына урнаштыра, шул тарафларда гади халыкның төшенә дә кермәгән затлы күчемсез милеккә тиенә тора. Халык белән бүлешү аларның планында юк.


Байларның – байларча, урта катлауның уртача салым түләве, ярлыларның бөтенләй түләмәве – бөтен дөньясында кулланышта торган прогрессив салым системасының булмавы да “кодалык” схемасы белән аңлатыла. 20 мең үтә байны тиешенчә “кысып”, алардан прогрессив салым түләткәндә, өстәмә 300 миллиард сум бюджет корсагын төртеп тишәр идеме әллә? Юк, акча биредә гади халыкның кәҗә маен чыгару хисабына табыла. Социаль кертемнәр дигәндә дә калын кесәле кавемгә ташламалар каралган. Белгечләр аны дөрес оештырганда, Пенсия фондына 600 миллиард сум өстәлү мөмкинлеген билгели. Дәүләт, теләгәндә, салымнардан качып, капиталны оффшорларга ташучы, рәсми булмаган хезмәтне кулланучыларны да авызлыклый, бюджетка, Пенсия фондына триллионнарны кайтара алыр иде. Тик ул аларны эшләми. Гасыр башы белән чагыштырганда гомер озынлыгы нибары 3 елга (ВОЗ статистикасы) артканда, кешене тагын 5 һәм 8 елга эшендә калдыру (бер түрә әйтмешли, “сорыкортлар” тотмау) кулайрак шул...

 

“Европа илләрендә сорыкортлык шаулап чәчәк ата. Аларда эшләүгә караганда эшләмичә яшәү кулай. Бу хәл икътисадка да, әхлакка да зыян сала. Россия юлы ул түгел...” Монысы – Илбашыбызның “РИА-Новости” агентлыгына биргән интервьюдан. Эшләмичә җырлап яшәү Россиягә янамый. Ә менә 60тан узган ир-атны, уртача гомер озынлыгы 64 ел булганда сорыкортка чыгару кайберәүләрдәге әхлакнең зыянлы икәнен чыннан да күрсәтә.     

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 98, 14.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр