ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

//

Дару үләннәре җыясызмы?

 

Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме узып китте. Халык, бу көннән соң көннәр көзгә авыша, кошлар сайраудан туктый, ди. Кайберәүләр дару үләннәрен дә Питрау бәйрәменә кадәр генә җыярга кирәклеген искәртә. Янәсе, Питраудан соң бар файдасы тамырга күчә. Ә сез дару үләннәре җыярга өлгердегезме?

4-3

Алмаз Мирзаянов, алып баручы:

 
– Аерып кына дару үләннәрен җыймадым. Сары һәм зәңгәр мәтрүшкәне, юкә чәчәген җыйдым. Го­мумән, мин – хисле кеше. Табигатьтә булырга яратам. Күңелем нинди үлән тели, шуны өзеп алдым. Кай­бер­ләре күңелгә ошамаска да мөмкин бит әле. Әйтик, сары мәтрүшкәнең файдасын да белмим, әмма исен, төсен яратам. Ә себеркегә килгәндә, аның һәркайсын дару үләннәре белән ясадым. Бер генә буш себерке булмады. Быел имәннекен күп ясадык. Ул бик җиңел эш түгел икән. Рәтен белеп җыярга кирәклеген аңла­дым. Себеркегә тыкмаган үлән калмады. Һәркайсы аерым бер букет булды. Әмма урманга баргач, эчем пошып кайтты әле. Кешеләр агачларны сындырып, бутап бетергән. Нәрсә генә җыйсаң да, сак кына эшләр­гә буладыр бит инде?

 
Әмир Шәрәфиев, халык синоптигы (Балтач районы, Яңгул авылы):


– Безнең дару үләннәре җыю белән шөгыльләнгән юк. Бакчабыз зур, җәй буе шуннан кермибез. Үлән­нә­ргә килгәндә, бары тик мәт­рүшкә, юкә чәчәге генә кип­терәбез, яшел тәм­ләт­кеч­ләрне туңдыргычка куябыз. Элек зәңгәр мәтрүш­кә­не Чу­тай якларыннан алып кай­та идек, хәзер күренми, шуңа Питрәч районында яшәүче малаема барып җыям. Ул якта бик күп. Дару үләннәре җыючы кешеләр элек тә бар иде, хәзер дә. Мәсәлән, минем әни дә бу эшкә һәвәс иде, дәва алыр өчен аңа йөр­деләр. Ярдәм сорап әллә кайлардан килә торганнар иде. Аның бетми торган кутыр авыруларыннан дару ясап биргәне хәтердә. Авылдагы бер кеше шуны кулланып, чирдән арынды, тәнендә эзе генә калды. Миндә исә үлән­нәр белән кызыксыну булмады. Ә менә миллекнең төр­лесен әзерлибез анысы.

Эльмира Шәрифуллина, шагыйрә:


– Дару үләннәрен май аеннан ук җыя башладым. Аны урман буйлап эзләп йөр­мим. Алар бакчада да бик күп үсә. Шуларны җыеп күләгәдә кип­терәм. Бака яфрагы, мелисса, бөтнекне чәйгә салам. Пәйгам­бәр тырнагы үләненең чәчә­ген җыям. Кыш көне салкын тигәндә тамак төбен чайкарга әйбәт ул, теш уртлары бозылганда да файдасы бар. Бу үләннәрне җыю га­дәте әнкәй­ләр­дән күчкән. Мин китап буенча эш итмим, белгәнне җыям. Кура җиләге, карлыган яфракларын да кышка әзер­ләп куйдым. Өч еллык андыз тамырын да киптерәм. Аны эчкән кеше цистит белән авыр­мас дип укыганым бар борынгы китаплардан. Файда­лансаң, барысының да шифасы бар инде. Чамасын белеп кулланырга гына кирәк.

Харис Хаҗипов, Татарстанның атказанган укытучысы (Әлки районы, Иске Чаллы авылы):


– Даруханәнең ни икән­леген белмәгән буын ке­шеләре күбрәк табигатькә таянган. Хәзер кайберәүләр ялгыш төчкерсә дә дару кулланырга тырыша. Ә бит аның составындагы химик препа­ратларның файдасына караганда зыяны күбрәк. Тугызынчы дистәне тү­гәрәкләп килүче буларак, табигать биргән мөмкин­лек­ләр­не күбрәк файдаланырга тырышам. Бал корты, чәчәк­ләр, яфрак, үлән тамырлары, җиләк-җимеш­нең кеше сәламәтлегенә файдасы зур.
Тик белеп җыю һәм тие­шенчә саклау кирәк. Әйтик, үлән тамырын – яз башы һәм көз көне, яфракны – агач чәчәк аткач, тамырны – иртә яз яки көз уртасында, җиләк-җимешне өлгереп җиткәч һәм бары тик ни белән булса да зарарланмаганын гына җыясы.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 100, 14.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр