ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

Биргәнне кире алу

 

2014 елда үзләренең печтек кенә пенсияләренә кечтек кенә хезмәт хакы өстәп, тормыш йөген тартып баручы пенсионерлар башы өстендә күк күкрәп яшен яшьнәде: аларның пенсияләре индексацияләнми башлады. Федераль хөкүмәтнең бу гамәлен пенсионерлар “йотты”: беркем дә протест белдереп мәшәкатьләнмәде. Булдыра алганнар “күләгә”гә күчте дә, шыпырт кына хезмәт хакы да алып, пенсияләрен дә индексация­ләп яши башлады.

5-1  
Тик “күләгә” бәхете һәркемгә дә тәтеми, чөнки эш бирүчеләр арасында  рәсмиләштермичә хез­мәт хакы түләү белән беркайчан да килешми торганнары җитәрлек. Әйтик, өлкән яшьтәге вуз профессоры ярты ставкагамы анда, чи­регенәме лекцияләр укып йөри икән, беркем дә аңа хезмәт хакын конвертта түлә­мәячәк. Иҗат ин­теллиген­ция­сенең дә хәле шундыйрак. Рәсми журналда роман бас­тырган язучы шунда ук Пенсия фондының һәм салым оешма­сының микроскобы астына эләгә, аны кичек­мәстән эшләүче пенсионерлар сафына бастыралар һәм сау бул, индексация! Гонорарлар исә еш кына индексация акчасына караганда да түбәнрәк булып чыга. Инде берничә ел индексациядән мәхрүм булган пенсияне исә инфляция ашый һәм ул эссе җәйдә күктән җиргә төшеп өлгергәнче үк парга әйләнеп юкка чыга торган яңгыр тамчысын хәтерләтә башлый. Мескен пенсионерлар шундый хәлгә куела: эшләмәс идең, яшәргә җитми, эшләсәң, дистә меңнәргә таланасың. 


Тотрыклы хезмәт хакы алып эшләгән өлкәннәр бу хәлгә түзә. Түз­мәс идең,  бик шаулый башла­саң,  экстремистка әйләнәсең, урам­­га чыгып тавышлансаң, муен тамырыңа ОМОН күсәге тө­шәргә мөмкин. Һәм, гомумән, шөкер итеп яшәү стресслардан имин итә. Елга бер тапкыр чыпчык йомыркасы кадәр гонорар алган Аллаһ колла­рының хәле яман, чөнки Пенсия фонды аларны да бәхәсләшергә урын калдырмаслык итеп “эшләүче пенсионерлар” армиясенә  язып куя. Бер тапкыр түләүле лекция укы­ган профессор социаль чел­тәрдә сыкрый әнә: аны социаль фронт сугышчылары кычкыртып талаган: мең сумлык гонорар өчен елга берничә мең сумга җыела торган индексация акчасыннан мәх­рүм иткәннәр. Әдәби журналда бер мәкалә бастырып, инә күзе кадәр гонорар алган язучы да шул ук хәлдә.  


Пенсия фонды исә эшләүче пенсионерларны гына түгел, сик­сән яшен тутырган пенсионерларны да шулай кычкыртып талый. Боларның пенсияләренә, яше җиткәч, шулай ук акча өстиләр бит. Суммасын төгәл белмим, айга мең ике йөз сум тирәсе бугай. Тик бу акчаны пенсионер үзе генә ала алмый. Беркайда да эшләмәүче берәр кеше аны караучы буларак рәсми­ләштерелә һәм карт-кар­чыкның пенсиясенә акча өстәлә. Бу бик сәер система инде: акча “караган” кешегә түгел, пенсионерга бирелә. Дөрес, пенсионер әле һич тә ярдәмгә мохтаҗ түгел, мохтаҗ булганнарның да бай­тагының яннарында үз балалары бар, шуңа күрә “караучы” кыл да селкетми һәм, билгеле инде, бер тиен акчага да өмет итми.


Беркайда да эшләмәүчеләр гадәттә мәктәп балалары һәм студентлар булганлыктан, “караучы” итеп тә шуларны рәсми­ләш­терәләр. Еш кына болар өйдәге оныклар ук була, алар шулай итеп әби пенсиясенә акча өстәр­гә булышалар. Бер бала берничә пенсионерны акчалы итә ала, шуңа күрә андый балалар пенсионерлар өчен кадер­легә әй­лә­нә. Авылда балалар кытлыгы сәбәпле, алар­ның кадере бермә-бер арта. Күршедәге ялгыз карчык сиксән яшен тутыргач, ул чакта мәктәптә укыган минем кызым да аңа шулай “булышты”: Пенсия фонды ишеге төбендә бер-ике көн әлсе­рәп чират торгач, күрше әби пен­сия­сенә акча өстәтүгә иреште. Күрше карчык бу күктән төшкән акчаның игелеген күреп яши башлады.


Тик гомер тиз уза, кыз да, мәк­тәпне тәмамлап, медуниверситетка укырга керде һәм буш вакытында фәнни эш белән шө­гыльләнә башлады. Берникадәр уңышка ирешкәч, аңа фәнни эшне финанс­лау өчен грант бирделәр. Бер тапкыр бирелә торган бу акча студент кызны шунда ук “эш­ләүчеләр” исемлегенә бастырып куйган, чөнки грант акчасыннан салым түләнгән. Үзенең “эшләүче” икәнен белмәгән кыз бу хакта, билгеле инде, Пенсия фондына барып, әйтеп йөрмәде. Тик чиновниклар бер­ничә айдан соң канун бозучы кызның эзенә төштеләр: аңа, Пенсия фондының район бүлекчәсенә барып, аңлатма язарга туры килде. Карчыкка түләнгән берничә айлык өстәмә пенсия акчасы исә кайтарып бирелүгә дучар ителде. “Бир­гәнне кире алмыйлар” дигән кешелекле принцип дәүләт оешмаларында эшләми чөнки. Кыз исә үз өстен­нән җаваплылыкны төшерде: күрше карчыкны “ка­рау”дан баш тартты, чөнки икенче елга да, грант отып, хәл кабатланырга мөмкин иде. Карчык исә аны “карарга” буш балалар булмау сәбәпле, пенсиягә өстә­мәдән колак какты.


Россия законнарында мондый бер көнлек хезмәт хаклары турында берни дә әйтел­мәгәнлектән, чиновниклар  аяусыз. Алардан берни дә яшереп булмый, бар нәрсә үтә күренмәле. Аз гына салым түләрлек акча алдыңмы, шунда ук чиста суга чыгаралар һәм өстен­лектән мәх­рүм итәләр, “хөкүмәт җилкә­сендә яшәргә” ирек бир­миләр. Мәсь­әләнең кычкырып торган гаделсез ягы тагын шунда: син салым да түлисең, өстенлекне дә югал­тасың. Хуҗа Насретдинга хас зи­рәклек безнең халыкта юк бит инде ул. Хуҗа әнә табыш та алу, салым камчысыннан котылу юлын да таба алган. Ул даими рәвештә, ишәккә атланып, чик аша чыгып китә икән. Таможнячылар аңа бәй­ләнеп карыйлар, ләкин чикнең теге ягында нәрсә белән сәүдә итүен ачыклый алмыйлар, ди. “Туганнарыма кунакка барам, ишәк сыртындагы пе­чән исә малга ашату өчен”, – дип кенә котыла икән Насретдин. Үзе һаман байый, тик чиновниклар аның байлык чыга­нагының эзенә төшә алмыйлар һәм пошлина да, салым да түләтә алмыйлар”,  ди. Еллар үткән, таможня җи­тәкчесе картаеп, пенсиягә чыккан һәм Хуҗага килеп әйткән: “Хәзер инде мин сиңа зыян сала алмыйм. Әйт әле, нәрсә белән сәүдә иттең син чикнең теге ягында?” – дип кызыксынган. “Ишәк белән”, – дигән Хуҗа, авызын ерып.


Без, мескен россиялеләр дә, Хуҗа кебегрәк итеп ишәк белән сәүдә итәргә өйрәнсәк кенә инде. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 102, 20.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр