ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 21, 13.02.2019/

Әйбәт булсаң, әни диярмен!

 

Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яшәүче Надия Сәфәргалиева турында белмәүче кеше сирәктер. Хәер, аларны хәзер Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә таныйлар. Телевидениедә гаиләләре турында тапшыру чыккач, кайдан гына шалтыратулар булмаган.  Надия апа – газетабызның күптәнге дусты. Әтнә район үзәгенең РТС бистәсендә узган хәйрия концертында очрашып, без дуслык җепләрен тагын да ныгыттык.

17-1
Кешегә чыгарасым килмәде

Надия апаның көчле рухлы, батыр булуына сокланмаган кеше юк. Булдыра торган хатын. Ире Фәр­гать абый моннан 19 ел элек инвалид калып, урын өстенә яткач та, үзендә яшәргә көч табып, ирен дә язмыш сынаулары алдында сыгылып төшмәскә күндерә ул.


– Без ирем белән 34 ел бергә яшибез. Шуның 19 елы сизелмичә дә узып киткән. Бер-беребезне яратып яшәгәнгәдер инде. Әмма күңелдә китек бар иде. Бик тә бала сөясебез килде. Үз балаларыбыз булмады. Ирем авариягә эләккәч, мин бу хакта тагын да ныграк уйлана башладым. Ичмаса, балабыз да юк, дия идем. Мине шундый минутларда Аллаһы Тәгалә ишеткәндер, күрәсең, берне генә түгел, өчне җибәрде, – дип сөйли  Надия апа. – Ирем дә каршы булмады. Үзе генә өйдә ята башлагач, күңелсезләнде ул. Янәшәдә  кеше булмау бик читен бит. Тәвәккәлләп, район опека бү­легенә киттем. Нинди документлар кирәген аңлатып бирделәр. Мәшәкате күп булды. Шунда бер танышым киңәш бирде. Бала алу – озак эш. Син аны башта кунакка алып кайт. Аннары илтеп тормас­сың. Рәс­миләштерүе җиңел булыр, диде. Тыңладым. Беренче көнне бала карарга киттем. Анда бит сабыйларны компьютер аша  гына кү­рәсең. Күңелләрен яралап, кү­ренеп йөрергә ярамый. Озак сайландым. Шунда җитәкче ханым, карале, Надия, мин хәзер монда бер кызны алып керәм. Ул рәсемнәр караганда, син аны күзлә, диде. Керде бала. Шулчакта йөрәгем дерт итеп китте. Минеке бит бу! Нәкъ үз кызым! Килеш-килбәтләре, кыяфә­тенә кадәр үзем. Бу баланы бик яраттым. Икенче көнне, кунакка алып кайтырга дип, тагын чыгып киттем. Ул вакытта язгы каникул иде. Беренче сыйныфта укучы Кадриямне иярттем дә кайттым.

Үткәнемне искә алу авыр
 
Надия апа Кадрияне авылга алып кайтканчы, Мәскәү базарында урнашкан  колак тиштерә  торган җиргә алып керә. Шундук алка да кидереп куялар. Кадрия исә бу йортны шулкадәр ярата. Ишектән каршы алган бабасын да, әтисен дә бер күрүдә үз итә. Надия апа кызыннан, әни дип әйтерсеңме, дип сорый. Ә ул шулкадәр тере, үткен була, бер дә югалып калмый, әйбәт булсаң, әйтермен, дип җавап кайтара. Гомере буе әни сүзен ишетергә тилмергән ханым бу бәхетне татыр өчен әйбәт кенә түгел, бик әйбәт булырга тырыша.


– Үз әниемне үтерделәр. Шуннан соң без әти белән калдык. 90 нчы еллар иде бу. Ул чакта әшәкелек көчле  булган. Әти гарип тә иде әле. Кара риэлторлар тозагына эләгеп, фатирсыз калдык. Мине балалар йортына озаттылар. Әти юкка чыкты. Мин аны бик ярата идем. Ул чакларны уйласам, йөрәк өзелә. Сүз белән генә аңла­тырлык түгел. Шөкер, бәхетебезгә, әтием белән әнием килеп чыкты. Безнең кебек әтием, әнием дип дәшүче кешеләр Әтнәдә  юктыр, мөгаен. Шулкадәр рәхәт сүз бит ул. Мин аның кадерен белеп әйтәм, – дип сөйли Кадрия.


Икенче итеп Надия апа  ту­ганының кызын үзләренә алып кайталар. Шулай килеп чыга, кыз аларга яшәргә күченә. Элина да, апасына карап, әтием һәм әнием дип йөри башлый. Баланың үз әнисе дә исән-сау. Аның белән аралашып тора. Әле бәйрәм­нәрдә, Гөлия әнигә моны алыйк, аның бу әйбере  юк, дип әйтә икән.  Менә шулай  бу йортта кызлар да олы йөрәкле, мәрхәмәтле булып үсә. Ике кызы булгач, Надия апа, малайлы да булыйм әле дип, тагын РОНОга юл тота. Аңа, авыру ирең янына бала ташыма, диючеләр дә очрап куя. Әмма ул  бер дә кеше сүзенә карап тормый. Балалар йортында яшәүче 5 яшьлек Маратны алып кайта. Ошаса ошар икән, ул да коеп куйган Надия апа! Кечкенә вакытын хә­терләми дә, инде хәзер бу хакта уйларга да теләми ул. “Әти-әние­мә зур рәхмәт! Безне бәхетле ит­теләр. Минем өчен алар бер­дәнбер!” – ди Марат.

Ул – өйдә, мин – тышта

Фәргать абый йөреп торган җиреннән  инвалид арбасына калуны авыр кичерә. Өч ел буена кеше күзенә күренми. Урамга бө­тенләй чыкмый. Надия апа аны болай ук авыр кичерер дип уйламый. “Авариядән  соң сөйләшә, акылында. Бер дә йөри алмас дигән уем булмады. Табиблар аяк­лар турында әйтә башлагач кына бераз уйландым. Ә инде йөри алмаслыгын әйткәч, тагын бер кат  көчле булырга өйрәндем. Төрле чаклар булды. Әмма сабырлык белән тормышны җайлый алдык, – ди Надия апа.  – Ирем армиядә ашчы булган. Өйдә утыра башлагач, ашарга пешерә башлады. Мин маллар карадым, тышта булдым. Дус кызым да арбада йөри. Бервакыт ул кунакка кайтты. Миләүшә Фәр­гатьне дөньяга алып чыкты.  Моңарчы кешегә күренгәне юк иде. Әк­ренләп уңайсызланмый башлады. Үзенең халәтен ничек бар шулай кабул итте. Итми ни! Без аны ничек бар, шулай яратабыз. Иремә булган хисләрем еллар барган саен ныгый гына. Гаиләгә бер каза килсә, аның янәшәсенә сөеп, яратып туя алмаслык балаларым пәйда булды. Әнием дигән сүзне мин бит 19 ел буе көттем! Мин дә аларга бар назымны бирәм. Шул­кадәр яраттым үзләрен. Әнием дә кайчак шакката. “Ии, балам. Мин сезне болай ук яратмадым кебек”, – ди. Тормышыма бик рәх­мәт­лемен. Бер дигән дусларым бар, авылдашларым, райондашларым хөрмәт итеп, яратып тора. Ирем янәшәмдә, балаларыма сөенеп туя алмыйм. Мин Ходаема чиксез рәхмәтле”. Шул чакта Надия апа белән Фәргать абый турында йотлыгып, яратып сөй­ләүче Кадрия кушыла. “Чын тәрбия бирде алар безгә. Әнием башкалар белән матур итеп сөйләшергә өйрәтте. Гел беренче бул, тырыш, кызым, диде. Эш белән тәр­бия­ләделәр. Хәзер без курыкмыйча бөтен эшкә тотына алабыз. Мин әтием белән әнием­нең аякларын үбәр идем”.


Әле менә шушы көннәрдә Надия апа белән Фәргать абый турында ишетеп, бер гаилә боларга кунакка килгән. Күптән түгел бер­дәнбер  баласын югалткан бу гаилә алар мисалында ятимнәрне әти-әниле итмәкче була икән.


“Үзем ана булып карамагач, кулыма алып нарасыйларымны сөй­мәгәч, миңа бу балаларым газиз. Мин бар яратуымны аларга бирәм. Ә менә үз баласы булып та, аның янына алып кайтучыларга тагын да сокланам. Әле менә яңа танышларым да бала алмакчы. Авыр хәсрәт килгән гаиләләргә үрнәк була алабыз икән, без бик шат, – ди Надия апа. – Гомер уза да китә икән ул. Күңелендә, ятим баланы бәхетле итәр идем, дип йөргән кеше бар икән, бу эшне  соңга калмыйча башкарсын иде. Безнең кебек бә­хетлеләр күбрәк булсын”

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 13, 25.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!